Эшләре бербөтен чылбырдай, нәтиҗәләре сөенердәй (фото)
Яңгыр яву сәбәпле кайбер хуҗалыклар урып-җыю кампаниясен өзлекле рәвештә алып барырга мәҗбүр булсалар, «Бөрбаш» җәмгыяте кырларында эшләр гөрли, чөнки Бөрбаш ягында соңгы 5-6 көндә бер тамчы да яңгыр төшмәде диләр. Биредә өчесенә җиде техника иярләүче оста комбайнчылар хезмәт куя.
Яңгыр яву сәбәпле кайбер хуҗалыклар урып-җыю кампаниясен өзлекле рәвештә алып барырга мәҗбүр булсалар, «Бөрбаш» җәмгыяте кырларында эшләр гөрли, чөнки Бөрбаш ягында соңгы 5-6 көндә бер тамчы да яңгыр төшмәде диләр. Биредә өчесенә җиде техника иярләүче оста комбайнчылар хезмәт куя.
Комбайннардан тыш Нурислам Сабирҗановның да, Илшат Нотфуллинның да, Алмаз Корбангалиевның да өстәмә техникалары – тракторлары бар, Алмазныкы хәтта икәү дә. «Кыр кораб»лары җыеп алган уңышны җилдәй җитез шоферлар – Рамил Дәминов, Илдар Сабиров һәм Илдар Юнысов ындыр табагына алып кайтып торалар. Ул арада баш агроном Искәндәр Гыйльметдинов чиста кайтамы, дымлылык ничек, дип ындыр табагындагылардан бөртеклеләрнең сыйфатын кайгыртып сорый. Комбайннар артыннан калган саламны җыеп алырга дип пресс-лаучылар да басуга килеп җиттеләр.
Биредәге эш тәртибен күзәткәч, бербөтен чылбыр белән чагыштырасы килде. Бары тик дөрес планлаштырган эш булганда гына һәрбер эшнең нәтиҗәсе дә югары була шул. Җәмгыятьнең баш агрономы Искәндәр Гыйльметдинов озак еллардан бирле эшләүче белгеч буларак, һәрбер комбайн артыннан теземнәрне күтәреп карап, бөртекләр чыкмыймы дип тикшерә. Әгәр берәр комбайн артыннан кимчелек күрсә, комбайнчыга шалтыратып, комбайнын көйләп җибәрүне сорый. Эшенә күңелен биреп башкара торган белгеч белән сүзебезне терлек азыгы әзерләүдән башлап җибәрдек.
– Бүгенге көндә 8050 тонна сенаж әзерләнде, моның 6500е беренче укостан, калганы күпьеллыкларның икенче катыннан алынды. Күпьеллык үлән җирләренең начар үсүе сәбәпле, барлык мәйданнарның да икенче укосын ала алмадык. Әзрәк күтәрелгәнрәк, биегрәк булган участокларны – 400 гектар тирәсенең икенче укосын сенажга ала алдык. Ел башында үзебезгә куелган бурыч буенча безгә 16 мең тонна – сенаж, 18 мең тонна силос әзерләргә кирәк. Шушы максатка ирешү өчен күпьеллык үләннәр әзрәк күтәрелеп китсәләр, алынмаган участокларны сенажга салачакбыз.
Бу урып-җыю эшләре белән бервакытта башкарылачак инде. Терлек азыгын әзерләүдә «Ягуар» комбайны белән Рәсим Мотыйгуллин һәм «Полесье» комбайнында Ринат Гафуров эшләделәр. Уруда «Магдон» комбайны белән Нуриян Сабиров хезмәт куйды. Ташуда күбрәк Илдар Сабиров, Илдар Юнысов, Рамил Дәминов, Әнәс Насыйбуллин, Хәниф Рәхматуллин эшләделәр. Техника җитмәгән вакытта «МТЗ-1221»ләрне дә чыгардык, аларда Нурислам Сабирҗанов белән Радик Шәймөхәммәтов хезмәт куйды. Базда «К-742» тракторы белән Илнар Гыйльмуллин, «К-742» тракторы белән Газинур Хәкимуллин һәм «К-700» тракторы белән Рәмис Мотыйгуллин таптап тордылар.
472 тонна печән әзерләдек. Хуҗалыкка да өләштек. Печән һәм салам пресслауда Хәниф Минһаҗев, Газинур Хәкимуллин һәм Зиннур Зәкиев эшлиләр. Хәниф абый елның-елында шушы чорда, лаеклы ялыннан аерылып торып, безгә ярдәм итәргә чыга, рәхмәт аңа.
Кукуруз мәйданнары быел 797 гектар, шуның 200 гектарын сугып алырга планлаштырабыз. Кукурузның Воронежда җитештерелә торган ярым чит ил гибридларын алдык – «Золотой початок 153», «Золотой початок 170», калганнары үз илебез сортлары – «Росс 195», «Машук» һәм «Северина», – дип таныштырып үтте белгеч.
Быел биредә яңа культура да үстереп карарга булганнар, ул да булса соя. – Әлеге культура 51 гектарга чәчелде. Кузаклары бик әйбәт кузакланды, ул иң югары аксымлы культура булып бара бит инде, шуңа да үзебездә кулланырга дип чәчтек. Уңышы белән җыеп алганнан соң гына таныштыра алачакбыз инде. Бүгенге көндә өлгергәнчә басуларда эшләп киләбез. Беренчеләрдән булып көзге культураларны суктырып алдык. Көзге бодай бер гектардан уртача 35 центнер уңыш бирде, арыш чигенкерәк, аныкы 24 центнер. Сабан культураларын алып карасак, арпаның уртача уңышы 30 центнерга якын, борчакныкы 25 центнер булды. Урып-җыю эшләре белән берүк вакытта зяб эшкәртү эшләре башкарыла, бүгенге көндә 200 гектар җир сукаланды инде. Быел көзге культураларны күп чәчәргә планлаштырмыйбыз, 200 гектардан әзрәк артыграк булачак. Бездә терлек күп, шуңа да терлек азыгы культураларына мәйдан күбрәк бирелә.
– Искәндәр абый, сортларны яңарту эшләре белән дә таныштырып узыгызчы?
– Узган ел көздән көзге бодайның «Льговская 4» супер элита сортын чәчкән идек, аны җыеп алдык инде һәм быелгы чәчү вакытында шуны чәчәчәкбез. Арышның – «Подарок», борчакның югары репродукцияле «Ватан» һәм «Усатый кормовой» сортларын алдык. Соңгысы массаны күп бирә торган, сенажга бик әйбәт сорт.
– Язгы чәчү вакытында һава торышының салкын, урыны белән карлы булуы игеннәргә һәм күпьеллык үлләннәргә зыян китердеме?
– Безнең бу як зонага ул суыклар зыян китерде дип әйтмәс идем. Сабан культураларын апрель ахырында чәчә башладык, көннәр сүрән, туфрак салкын булу сәбәпле, алар әле тишелергә өлгермәгән иделәр. Ләкин орлык биологик һәм химик препаратлар белән тиешенчә эшкәртелеп чәчелгәнлектән, алар анда тишелешен югалт-мады һәм чермәде дә. Кукурузларга да зыяны булмады, чөнки 28 апрельдә генә чәчкән идек, ул тишелеп чыгарга өлгермәгән иде әле. Ә терлек азыгына килгәндә, люцернага аның зыяны булды. 8-10 сантиметр вакытта -3 -4 градус салкыннар яфракларына тәэсир итте. Шуңа да беренче укос соң башланды.
Быелгы уңыш ничек соң, дип кызыксынам игенчеләрдән. Төрле басу бар инде, мәсәлән, арышныкы начар булды, чөнки аны чәчкәннән соң ул яңгыр күрмәде. Башка культуралар төрле басуда төрлечә күрсәтә, диләр. Уңышы ничек кенә булса да һәрбер комбайнчы алдында бер бөртекне дә югалтмый җыеп алу бурычы тора һәм бу хуҗалыктагы игенчеләр үз эшләренә җаваплы карап, тырышып хезмәт куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев