Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Эшне дөрес итеп оештырганда, булган кеше белән дә эшләп була»

Мари Иле белән чиктәш урнашкан «Арбор» җәмгыятендә һәрбер хуҗалыктагы кебек эшләрнең гөрләгән чоры.

Инде урып-җыю, көзге чәчү эшләре тәмамланса да, җир эшкәртү, басулардагы саламнарны ташып бетерү, терлек азыгы әзерләү үз көенчә эшләнеп барыла. Быелгы ел уңышыннан хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов канәгатьме, аны борчыган нинди мәсьәләләр бар, әңгәмәбез шул хакта.

— Хәмит Сәетович, быелгы урып-җыю сез көткән нәтиҗәләрне бирдеме?

— Аллаһыга шөкер, бирде. Булганына шөкер итәбез. Узган елгы шикелле түгел, уңаерак уңышлар. Сентябрь башында урып-җыюны тәмамладык, хәзер комбайннар башка хуҗалыкларга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү бара, люцернаның өченче катыннан сенаж салабыз. Аннан соң кукурузга керешәбез инде. Без ел да беренче катны иртәрәк алырга тырышабыз, аннан соң икенче укосны да тиешле вакыт аралыгында җыеп алабыз, өченче укос та әйбәт була. Запасны ел ярымлык итеп әзерлибез. Әле бүгенге көндә алдагы елныкын ашатабыз, яңасын ачмадык. Башка елны читкә чыгып та туплый идек терлек азыгын, быел анда чыкмадык, үзебезнеке җитте. Агымдагы елда бөртеклеләрнең мәйданын киметеп, күпьеллык үләннәрнең мәйданнарын арттырдык, чөнки ашлыкның бәясе юк бит инде, шуңа үзебезгә җитәрлеген генә чамалап чәчәбез. 

— Быел һава торышы яздан алып сынады, игеннәрнең уңышына тискәре тәэсир итмәсме, югалтулар булмасмы дигән борчылулар булдымы сезнең тарафтан?

— Булды инде. Һәрбер көннең һава торышын карап торабыз. Ел буе эшләгән эшнең нәтиҗәсен җыеп алабыз бит инде, аны югалтасы килми. Һава торышының зыяны булмыйча калмады инде, башта яңгырлар комачаулады, шунлык белән амбарга кайткан барлык ашлыкны киптерергә туры килде. Дымлы килеш сукканда югалтулар да күбәя, коры ашлык әйбәтрәк сугыла, кайткач та эшкәртергә тизрәк, шунлык белән чыгымнар да кимрәк була. Хәзергә калдырган булсак киптерәсе дә булмас иде, ләкин югалту күп була иде инде. Әле ярый бездә бодайлар үрмәде, күп җирдә башакта килеш үргән бит. Аны бит инде киләчәктә симәнәгә кулланып булмый. 

— Көзге чәчүне вакытында эшләп чыга алдыгызмы?

— Әйе, вакытында чәчеп куйдык. Ләкин елдагыча быел да яңгыр юк, ә көзге чәчүдән соң ул бик кирәк. Арыш чәчмәдек быел, бодай гына. Бодай ике яфрак чыгарып калдырса, үсә ул яз көне. Туфракта дым азрак бар әле, борын төртә башлаганнар инде, бер яңгыр булса бик шәп инде. Икенче ягы да бар. Көннәр мондый җылы торганда, алдан чәчеп, тишелеп чыккан булса, төрле бөҗәкләр аларга күкәй салып калдыралар һәм икенче елга ул үсентеләр үзеннән-үзе коралар, чөнки шушы бөҗәкләрнең личинкалары аларны суырып яталар. Андый проблема белән бер елны үзебезгә дә очрашырга туры килде.

— Кадрлар проблемасы ничегрәк тора хуҗалыгыгызда?

— Кеше җитмәү вәзгыяте бер бездә генә түгел, бөтен җирдә дә бар инде. Бездә артык зур проблема дип әйтеп булмый әле, шөкер. Үзебезнең механизаторлар белән эшләрне вакытында эшләп барабыз. Кытыршылыклар булып алса да, көйләп җибәрәбез, җитәкче дә, белгечләр дә шуның өчен бит инде. Эшне дөрес итеп оештырганда, булган кеше белән дә эшләп була бит. Механизаторларыбыз кушкан эшләрне җиренә җиткереп башкаралар. 
Бер техникадан икенчесенә күчеп утыралар, бер-берсенең техникасында да эшләп торалар. Күбесе инде хәзер икешәр техника иярли. 

Хәмит Сәетович белән аралашканнан соң хуҗалыкның баш агрономы, 1992 елдан бирле эшләүче, үз эшен яратып һәм күңел биреп башкаручы Марат Галләмов белән гаражга киттек.

— Терлек азыгы әзерли торган ике комбайн да гаражда ремонтта иделәр әле, чыгып китмәделәрме икән басуга, — дип, Марат абый комбайннарның берсе янына килеп туктады. Инсаф Ногманов "тимер ат«ын төзекләндереп, тизрәк басуга чыгып эш башлау өчен тырыша иде, янәшәсендә «КамАЗ» шоферы Марат Гарифуллин да бар. Күмәкләп башкарылган эшнең нәтиҗәсен озак көтәргә туры килмәде, Инсаф Ногманов та басудагы теземнәргә салынган күпьеллык үләннәрне комбайны белән җыярга кереште. Ике комбайн эшләгәнен күзәтеп, баш агроном эшләре белән таныштырды.

— Терлек азыгын әзерләүдә егетләр бик әйбәт эшләде, вакытында җыеп алдылар. "Магдон«да күпьеллык үләннәрне Марат Мифтахов теземнәргә салып бара, шул теземнәрне «Полесье» комбайннары белән Фәннур Гаязетдинов белән Инсаф Ногманов җыеп алалар. «КамАЗ» шоферлары Зиннур Галләмов, Марат Гарифуллин, Айнур Гаязетдинов, Ринат Нигъмәтуллин базга ташып торалар. Җәй көне «КамАЗ» машинасы белән Нурулла Әскаров та ташыды, хәзер ул амбарда «ЗИЛ» белән ашлык күчерә. Траншеяга кайткан массаны Заһидулла Зиннәтуллин белән Марат Фәйзрахманов таптап торалар. Шушы өченче кат белән бергә барлыгы 6000 тоннага якын терлек азыгы тупланды. Барлыгы 660 гектарда күпьеллык үләннәр бар, шуның 50 гектары симәнәгә иде, анысын җыеп алдык инде. Сенажны тәмамлауга силоска керешәчәкбез. Кукурузны 400 гектар мәйданда иктек, без үзебезнең ил сортлары белән эшлибез, быел үстерелгәннәре — «Каскад 195», «Ладожский 191» һәм «Прохладненский».

Инде урып-җыю эшләре барышына әйләнеп кайтканда, анда бүленеп эшләргә туры килде. Уракны 27 июльдә үк башлап җибәргән идек, яңгырларга кадәр борчак белән виканы җыеп ала алдык. Барлык җыелган уңыш 2951 тоннаны тәшкил итте.

Урып-җыю чорында амбарга да туры китереп эшләргә тырыштык, быел бит инде ашлык юешрәк кайтты, шунлык белән амбарга кайтканын вакытында урнаштырып бара алсыннар дип туктабрак та эшләдек. Амбар хуҗалыгында урып-җыю чорында эшне әйбәт оештырып, бик тырышып хезмәт куйдылар. Анда Фәрит Гарипов, Фидәил Әхмәтҗанов, Эдуард Ионов, Рифат Гобәев, Фоат Мифтахов, Илнар Йосыпов, Гадил Гайфуллин, Нурулла Әскаров һәм Илсур Хәбибуллин эшли.

Без күбрәк арпа һәм бодай культураларына басым ясап эшлибез, солыны күп чәчмәдек, 44 гектар гына. Быел 130 гектарда вика чәчтек, 100 тоннадан артык аның симәнәсен туп-лап куйдык. Культураларга килгәндә, беренче чәчкән арпалар әйбәтрәк чыкты, 34-36 центнер уртача уңыш күрсәттеләр. Бодайлар да беренче чәчкәннәрнеке уңышны 30 белән 40 центнер арасында күрсәтсәләр, ахырдан чәчкәннәренеке 30 центнер тирәсе генә булды. Гомуми уртача уңышка килгәндә, 34,7 центнер.

Урып-җыюда ике «Акрос 595» комбайннары эшләде. Берсендә кырык елдан артык комбайнчы булып эшләүче Нурулла Ульданов, икенчесендә Илнар Зиннәтуллин хезмәт куя. Илнар быел вымпел иясе дә булды. Ике комбайнга ике «КамАЗ» беркетелгән иде, аларда Марат Гарифуллин белән Зиннур Галләмов хезмәт куялар. Янгын сүндерү машинасында лаеклы ялдагы Нурзада Бәдретдинов эшләп торды.

Көзге кыр эшләре дә үз җае белән бара. Чәчүне дә тәмамлап куйдык, бу эшләрне бездә Илсур Хәбибуллин башкарды. 120 гектар тирәсе көзге бодай чәчтек. Туңга сөрүдә «БТЗ 243» тракторы белән Фәнил Гаязетдинов эшли. Шулай ук бүгенге көндә «Магдон»да хезмәт куючы Марат Мифтахов та икенче техникасы — «Т-150» тракторы белән җир эшкәртүдә хезмәт куйды. Комбайнына эш бетсә, янәдән басу-кырларга тракторы белән чыгып китәчәк ул. Җир эшкәртүдә эшли торган тагын бер механизатор — ул Марат Фәйзрахманов. Салам пресслауда Айрат Мифтахов, Фәннур һәм Айнур Гаязетдиновлар эшли. Тиздән инде бу эшләр дә тәмамланачак. 

«Арбор»лылар арасында күпчелеге урта буын хезмәткәрләре, пенсия яшенә җитеп килүчеләре дә бар, шулай да Хәмит Сәетовичның сүзләрен тагын бер кат ассызыклап узасы килә: «Эшне дөрес итеп оештырганда, булган кеше белән дә эшләп була». "Арбор"лылар бу сүзләрнең хаклыгын сүздә генә түгел, эштә дә дәлилләп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю  «Арбор» хуҗалыгы «Арбор»лылар