Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фәргать – Реваль “дуэле”

Райондашлар әле яхшы хәтерлидер: моннан дистә еллар элек урып-җыю чорында урак батыры исеме өчен нигездә ике кеше көрәшә иде. Берсе - "Татарстан" хуҗалыгы комбайнчысы Реваль Бариев, икенчесе Тимирязевтан Фәргать Гаязов.

Бер елны берсе, икенче елны икенчесе җиңсә, әллә болар Сабантуй батырлары кебек, кайчакта алдан сөйләшәләрме икән әллә дигән көфер уйлар да килер иде дә, юк, Фәргате дә, Ревале дә икешәр-өчәр ел рәттән җиңәргә мөмкин. Шулай булды да. Әмма тагын шунысы хак: ничә еллар лидерлык фәкать шушы ике кеше кулында булды (әле бит берсе беренче булса, икенчесе, аннан аз гына калышып, икенче була иде!). Реваль инде биш еллап комбайнда эшләмәсә, Фәргать бүген дә штурвал артында әле. Аның белән сөйләшүне шушы лидерлыктан башладым.

-Мин беркайчан беркем белән ярышмадым, беренче булыйм дип тә омтылганым булмады. Реваль дә басуга Фәргатьне узыйм әле, җиңим әле дип чыкмагандыр. Алай итсәң, ашыксаң-кабалансаң, кырда , бигрәк тә комбайнда эшләп булмый. Нәтиҗә өчен дип, центнер өчен дип эшлисең икән, чын мәгънәсендә янасың. Ярыш ат чабышында гына була дип саныйм мин. Ә кырда ватылмыйча эшләргә тырышырга кирәк, шул чакта гына нәтиҗәң була. Комбайн бит шундый техника: монда игътибарың читкә юнәлеп, бер кечкенә генә таш керә икән, иң аз дигәндә берничә сәгатьлек яки инде бер көнлек ремонтыңны сал да куй... Әле бер генә ремонт булмаска да мөмкин... Бер көе китсәме... Берни эшләп булмый, көннәр алып ремонтта яткан чаклар да була...
Әле бит моны Фәргать сөйли! Башкалар көн алып ятарлык ремонтны да өч-дүрт сәгатьтә эшләп чыгучы Фәргать (хәтерләсәгез, бер язмабызда Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов Фәргать турында шулай дип сөйләвен язган идек). Кичтән ватылып кайтса, тынычлап йоклый алмый торганнардан шул Фәргать, аны ремонтлап бетереп, кеше рәтендә эшкә кузгала торганнардан. Башкалардан калышмыйм дигән әйбер түгел бу, гадәте шундый, шулай эшләргә күнеккән. Һәм бит әле аңа ничектер барысы да җиңел бирелә кебек. Сәләт дигәнең дә бардыр, тәҗрибә дә үзенекен эшлидер. 1975 елдан бирле шушы техника янында бит инде ул (бу еллар эчендә комбайннарны, һәр узелын "энәсеннән-җебенә" кадәр ничәләр сүтеп-җыйды икән?!). Эшләп китүе дә бүгенге күзлектән караганда могҗизага тиң. Бер ел ул чакта данлыклы комбайнчы Шаһислам Мәрдановта ярдәмче булып эшли дә, 1976 елда инде Фәргатьнең үзенә аерым комбайн бирәләр. СПТУның беренче курсын тәмамлаган егеткә бит ул!
-Үрнәктә укый идем әле ул чакта. Ике ел правасыз эшләдем, - дип көлемсери Фәргать. - Ничек ышанып биргәннәрдер, белмим. Беренче елны мәрхүм энекәш Тәлгать белән эшләдем, аннан Җәүдәт, Шәүкәт энекәшләр ярдәмче булды...
Аларга алмашка Фәргатьнең үз уллары Рифкать, Рәис, Рамил килә. Инде алардан соң да аның кул астында техника серләренә өйрәнгән егетләр шактыйга җыйнала. Төгәл санын гына хәтерләми, әмма үзе белән эшләгән һәр егет белән килешеп, аңлашып эшләүләрен, үзе белән эшләргә теләүчеләрнең күп булуын сөенеп искә ала. Соңгы ике елда Фирдүс Гарифуллин белән эшлиләр икән. "Молодец, булдыра торган егет", - дип, без сөйләшкән арада штурвалын аңа бирсә дә, комбайныннан күзен дә алмады Фәргать. "Кеше баласы бит ул, ышанып алып чыккансың икән, исән-сау тапшырырга да язсын, бик зур җаваплылык бу", - ди ул.
Еллар үзенекен итә: хәзер инде Фәргать комбайндагы һәр хәрәкәтләнә торган детальнең (ә биредә бөтен нәрсә дә хәрәкәтләнә ди ул) "көе"-тавышыннан барысы да әйбәт булуын яки кечкенә генә төгәлсезлекне дә аңлап ала. Дүртенче маркалы комбайнда эшли ләбаса! Бу "Дон"ында гына да уналтынчы сезоны.
-Комбайның шактый иске икән бит, яңа техника кайткач, ничек сиңа бирмәделәр, - дим.
-Минем чират түгел бит, - дип гаҗәпләндерә Фәргать . - Бездә бөтенесе дә чират белән. Үз гомеремдә беркайчан яңа комбайн бирегез дип йөргәнем булмады.
-Районда ничә тапкыр җиңгәнеңне беләсеңме? - дим.
-Үземнең санаганым булмады, Марат Готович әле районда эшләгәндә: "унҗиденчесе" дигән иде...
-Иң авыры нәрсә?
-6 метрлы ургыч белән юлда йөрү, бигрәк тә эңгер-меңгердә.
-Төнлә эшләү дип әйтерсең дип уйлаган идем...
-Төнлә эшләү - эшләү түгел инде ул. Артка бөртек чыкканын да күрмисең, калганын да... Бездә бит шуңа да бик четерекле очракларда гына төнлә эшләтәләр. Иртәгә яңгыр ява, менә шушы участокны яки борчакны бетерик инде дигәндә эшләгән вакытлар булгалады.
Кырык елдан артык эшләү дәверендә, билгеле, төрлесен күрергә, төрле шартларда эшләргә, әллә ниткән четерекле хәлләрдә калырга туры килә. Әмма эшне булдырып эшләгәнгәме, холкы шундыймы, Фәргать бер нәрсәдән зарлана белми. Егерме еллап элек нинди булса, бүген дә шундый ук тапкыр сүзле, җор телле. Әнә бу баруыбызда да безне (әле ул чакта көзге бодай сугалар иде), "борчак сукканда килегез сез, вәт ул чакта күңелле була, бер чакрымнан безне күрмисез дә", - дип шаяртып калды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250