Авыл хуҗалыгы
Гарасаттан соң күтәрелеш (+фоторепортаж)
Узган ел районда дулаган гарасат «Татарстан» җәмгыятенеӊ амбар хуҗалыгы һәм терлек абзарларын нык туздырды, җимерде. Үзебез дә давылдан соӊ хуҗалыкта булган җимерекләрне күреп, боларны торгызу, яӊадан тиешле хәлгә китерү өчен күпме көч, күпме финанс чыгымнары кирәк булачак бит, дип нык офтанган идек. Шөкер, хуҗалык үз тырышлыгы белән бу авырлыкларны җиӊеп...
- Барлык зыянны исәпләп-хисаплап караганда, 10 миллион сумнан артыкка чыкты. Каяндыр, ниндидер ярдәм булмады, шушы хуҗалык хезмәтчәннәре тырышлыгы белән барысын да яӊадан торгыздык, - ди хуҗалык рәисе Айнур Нотфуллин. Үзенеӊ хезмәт юлыныӊ 30 елын шушы өлкәгә багышлаган Иӊгел Мөхәммәтҗанов амбар хуҗалыгы өчен җаваплы. Мондагы һәр төзелеш, һәр үзгәреш аныӊ күз алдында булган. Һәр җирдә пөхтәлек, чисталык, ындыр табагына кергәндә икенче аяк киемен алыштырып киясе килә. Барлык мәйданнарны асфальтлауда, тиешле җиһазларны булдыруда элек эшләгән хуҗалык рәисләренеӊ өлеше зурдан. Махсус орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкныӊ ындыр табагы нәкъ шушылай булырга тиештер, ашлык киптерү агрегатлары гына да дүртәү эшләп утыра. Аларныӊ һәрберсе үз вазыйфасын башкара, бигрәк тә Польшада чыгарылган ике киптерү җайланмасын мактыйлар. Икесенә берьюлы 80 тонна ашлык кабул итеп, тиешенчә киптереп, хәзерләп тә чыгаралар икән. Эш 2 сменада оештырылган, көндез өч машина, кич белән 2 машина көшелләрдән ашлыкны тутырып, киптерүгә озаталар, сортын-сортка туры китереп, яӊадан амбарга урнаштыралар. Мәктәп укучылары да елдагыча ындыр табагына эшкә тартылган. Тузанлы һәм ялыктыргыч эш булса да, аларныӊ кәефләре күтәренке, үзләренеӊ хезмәтләренеӊ кирәклеген тоеп эшлиләр. Безнеӊ аяк та җиӊел булды, ахрысы, килеп туктаган машина амбар хуҗалыгы өчен өр-яӊа ашлык сиптерү агрегаты алып кайткан икән, аны тизрәк бушатып, беренче сынау үткәрү өчен хәзерли дә башладылар. Орлыкчылык юнәлеше хуҗалыкта төп эшчәнлекнеӊ берсе булуы зур җаваплылык йөкли. Узган хуҗалык елында игенчелек өлкәсе 27 миллион сум табыш биргән. Яӊа сортларны сынау, аларны күпләп булдыру һәм чисталыгын тәэмин итү дә җәмгыятьтән орлык алган башка хуҗалыкларныӊ да булачак уӊышына турыдан-туры бәйле. Районыбыз хуҗалыкларында гомуми уӊыш күләме елдан-ел арта икән, димәк, «Татарстан»лылар бу өлкәдә дөрес юл сайлаганнар.
Сыйфат комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев