Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гаражда чүкеч чыңы, трактор гөрелтесе

«Труд» җәмгыятендә бүгенге көндә язгы кыр эшләренә әзерлек йөзеннән чәчү һәм җир эшкәртү техникаларын ремонтлау, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр башкарыла.

Район буенча барган техник күзәтүгә «Труд» хуҗалыгында нокта куелачак. Чөнки 14 апрельдә алар иң соңгы булып шушы имтиханны тотачак. Инде күпчелек техникалар төзекләндерелеп куелган. Гаражда берничә генә техника калган, анда исә трактор хуҗасы гына түгел, ә механизаторлар барысы бергә күмәкләшеп бер-берсенә ярдәм итә. Биредә чүкеч чыңы да ишетергә була, тракторлар гөрелтесен дә. Инде язгы кыр эшләрен дә җиңеллек белән, техникалары ватылмыйча, башкарып чыгарга язсын. Үзләре дә бит шуңа өметләнәләр, кәефләре шәп, эшле булганнарына сөенеп хезмәт куялар.

Язгы чәчүгә нинди әзерлек белән килүләре хакында хуҗалыкның баш агрономы Илдар Гыйләҗев белән сөйләшеп уздык.

– Күргәнегезчә, техникалар-ның күпчелек өлеше инде әзер, әлегә ремонтта булганнарын да механизаторлар җайлап төзекләндерәләр. Чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар барысы да әзер. Бер чәчкечне инде басу янына чыгарып куйдык, икесе гараж янында тулы әзерлектә көтәләр. Бездә чәчү комплекслары юк, моннан берничә ел элек «СЗП-3.6» чәчкече алган идек, шуның белән эшлибез, тигез чәчә, без аның эшеннән канәгать. Җирне тирәнтен эшкәртүгә дә соңгы ике-өч елда басым ясап эшли башладык. Моның өчен узган ел «Кама Tiger» дигән махсус агрегат та алдык. Аның киңлеге 5 метрны тәшкил итә, җирне 40 сантиметр тирәнлектә эшкәртә. Техникаларны гел яңартып торырга тырышабыз, узган ел көздән өч техника алдык – «МТЗ-82», прицеплы «КамАЗ» һәм үзйөрешле сиптергеч «Туман-3».

Сортларны шулай ук ел саен аз-азлап яңартабыз. Узган ел ике төрле культура алдык – борчак һәм арпа. Борчакны Ульян өлкәсеннән, ә арпаны Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән алдык. Быел Ульяннан 3 тонна тагын икенче төрле сорт арпа алып кайттык. Ашламаларга килгәндә, 315 тонна аммиакны көзлектә үк ташып куйдык, 100 тонна – селитра, 180 тоннадан артык катлаулы ашлама әзерләдек, ул тагын 50 тонна кирәк һәм 10 тонна тирәсе карбамид кирәк калды. Шушы көннәрдә аларын да алып кайтып бетерәбез.

Чәчү мәйданнарын планлаштыру буенча карасак, безнең моңарчы хуҗалыкта дуңгыз да үрчетелде бит, шуңа күрә бөртеклеләрне без күп чәчә идек, терлек азыгы да әзерләнгән кадәре я җитә дә бетә, я җитеп бетми һәм сатып ала идек. Фуражны ел саен сатып алдык. Быел исә, терлек азыгы да, фураж да җитәрлек булды. Дуңгызларны бетергән хисапка сыер санын арттырмакчы булабыз. Быел терлек азыгы мәйданнары, ягъни силос-ка алынасы кукуруз, киметелеп, бөртеклеләр мәйданы 100 гектар тирәсенә артты. Бөртеклеләрнең уңышы узган ел мулдан булса да, быел аларны сатып булмый, чөнки бәясе үзен акламый. Шуңа да аларны сатмыйча, фуражга тотарбыз, дип исәпләдек, – диде Илдар.

Авыл хуҗалыгында һәрбер тармак мөһим булса да, язгы кыр эшләренә әзерлек бүген көн темасы булып тора. Шушы юнәлештәге сорауларыбыз белән хуҗалык җитәкчесе Рашит Һадиевка мөрәҗәгать иттек.

– Рашит Хафизович, техника паркын ел да яңартып торасыз, алай да заманча комплекслы чәчкеч алу планда юкмы?

– Заманча комплекслы чәчкеч алу планда булса да, без әле аңа шуның кадәр мохтаҗ түгел. Комплекслы чәчкеч ул мәйданы ягыннан зур басуларда эшләргә исәпләнгән, ә безнең хуҗалык үз эченә алты авылны алса да, мәйданнар ягыннан басулар кечкенә – 15, 20, 30 гектарлы... Әлеге комплекс-лар берничә эшне бергә эшләп бара һәм аларга чәчкеч артында йөрүчеләр дә кирәкми. Ләкин бүгенге көндә безнең чәчкеч артында йөрүчеләр бар. Чөнки шушы чорда безгә 20-30ар студент практикага килә. Алар арасында Казан Аграр университеты, Ветеринария академиясе, Можга, Саба, Арча, Кукмарада булган уку йортларыннан да студентлар бар. Менә шушы практикантларыбыз белән әлегә язгы чәчүне эшләп чыгабыз, ә чәчкеч артына басып йөрер кешебез булмаса, әлбәттә, чәчү комплексларына мәҗбүри күчәр идек.

– Хуҗалыкта кадрлар кытлыгы килеп тумыймы?

– Кадрлар белән кытлык бар дип әйтә алмыйм. Шушы көннәрдә генә механизаторларны укытып имтихан алдык, анда 42 механизатор бар иде, әле бу барысы да җыелып бетеп тә түгел. Бүгенге көн белән генә яшәмибез, әлбәттә, стипендия түләп укыта торган егетләребез дә бар. Соңгы елларда гына эшли башлаган яшь 6-7 механизаторыбыз бар. Читтән килеп эшли торган кешеләребез юк дип тә горурланып әйтә алам, чөнки читтән килеп эшләүче ул бүген киләм, иртәгә китәм, дип кенә эшли, эшкә карашы да шундый гына була аның. Ә үзебезнең авыл кешеләре үзебез өчен, дип тырышып хезмәт куя. Терлекчелек кадрлары буенча кытлык булып тора, кешене дә аңлап була, аларның да ял көне булган эштә хезмәт куясылары килә. Ә терлекчелектә анда ял юк, бәйрәмдә дә эшлисе.

– Дуңгызны бетердек дидегез...

– Әйе, аны бетергәннән соң Сырьядагы фермага реконструкция ясадык, 70 баш симертү үгезләре бар анда хәзер һәм 250 башка исәпләнгән савым заллы ферма итеп үзгәртеп эшләдек. Авылларда фермаларны бетерү яклы түгел мин, чөнки ферма эшләп торган авылның киләчәге бар аның, анда кеше өй дә сала, социаль объектлар да эшли, ә инде ферма бетә икән, бу авыл җайлап бетә башлый. Дөрес, мегафермалар алар хәзер замана таләбе инде, киләчәктә бездә дә салыныр, тик әлегә булганына канәгать булып эшлибез һәм яшибез. Сырья авылын гына мисал итеп алыйк, анда әле дә райпо кибете эшли, яңа ФАП төзелде, барлыгы 57 бала бар анда, бу инде авылның киләчәге барлыгын да күрсәтүче төп фактор булып тора.

– Язгы чәчүгә үз хуҗалыгыгызның әзерлеген ничек дип бәяләр идегез?

– Әзерлекне бәяләүгә килгәндә үзебезнең хуҗалыкныкын гына түгел, район буенча әйтә алам, Балтач районы язгы чәчүгә һәрчак 100 процент әзерлек белән килә ул. Чәчү вакыты ул иң рәхәт вакыт, чөнки без аңа кыш буе әзерләнәбез, урып-җыю чорына да зур әзерлек белән киләбез, ә менә терлек азыгы әзерләү чоры иң авыры дияр идем, чөнки ул чакка бөтен эшләр дә туры килә, әйтик, урып-җыюы да, көзге чәчүгә җир әзерләп, чәчү дә. Көзге чәчү нигәдер ул болай да күләгәдә кала, аны бер механизатор эшләп чыга дияргә кирәк, ә язгы чәчүгә техника да әзерләнә, симәнә дә, ашламалар да... ул хакта күп сөйләшенә дә. Ә бит кеше язгы чәчү чорын көтеп ала, чөнки кышкы эшсез чордан соң аларга эш сезоны башланып китә, алар эшкә сусап чыгалар.

Әйе, җитәкче фикере белән килешми мөмкин түгел, авыл хуҗалыгының киләчәге замана таләпләренә туры килгән техника яки ферма белән генә бәйле түгел, авыл яшәсен өчен аның кешесе эшле, ашлы һәм иртәгәге көненә ышанган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Труд» хуҗалыгы