Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгында эшләүче 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр арасындагы бәйгедә җиңүчеләр арасында безнең районнан Геннадий Чайников фамилиясен күргәч, иң элек «Сорнай», «Алга», «Труд», «Активист» хуҗалыкларын «йөреп чыктым».
Әмма ул чеп-чи татар авылларын берләштергән «Кама» хуҗалыгыннан булып чыкты. Икътисадый яктан тотрыклы үсеш алган хуҗалыкның Әтнә фермасында эшли икән. Татарлар арасына ничек килеп эләктең дигәч, Пыжмара фермасында мал табибы булып, минем тормыш иптәшем Любовь Николаевна да эшли әле, дип мине тагын аптыратты һәм үзләре белән таныштыра башлады.
«Чепья мәктәбен укып бетергәннән соң кая бару турында сорау тумады. Әти-әни фермада эшләмәсә дә (Геннадийның әтисе Анатолий Чепья күптармаклы коммуналь предприятиесендә, ә әнисе Маргарита Павловна Чепья «Наз» сәламәтләндерү үзәгендә хезмәт куя), ниндидер эчке көч мине Можга шәһәренең ветеринария колледжына алып барды. Анда укыган еллар бик истәлекле. Беренче мәхәббәтем Любаны да шунда очраттым, ул бездән бер курс түбәнрәк укый иде».
Диплом алуга Геннадий Улисьял фермасында хезмәт юлын башлый. Ил алдында бурычын үтәп, ел ярымлык армия сафында хезмәт итеп кайта һәм 2009 елда чакыру буенча «Кама» хуҗалыгының Әтнә фермасына килә. Шул ук елны Киров өлкәсенең Чюмсин районы кызы Люба да кайтып, карап киткәч, бу якларны үз итә. Геннадий белән тормыш коралар. Сөекле уллары Даниилга җәй башында инде 5 яшь тула. Чепья авылында өй җиткерәләр. Анысы да бергәләп эшләгән хезмәт җимешләре.
2013 ел нәтиҗәләре буенча «Кама» күмәк ху-җалыгы республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында мактаулы 9нчы урынны алгач, терлекчелек өлкәсендә эшләгән Чайниковлар гаиләсенә дә «кояш елмая». Хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗипов тәкъдиме, район башлыгы Рамил Нотфуллин булышлыгы белән республиканың махсус Программасы аша йорт салу өчен сертификат бирелә, инде акчасы да килер дип көтәләр.
Гомумән, хуҗалык җитәкчесенең ярдәменә ышаналар, аның белән килешеп, аңлашып эшлиләр. Нинди дә булса даруның терлекләр өчен, киләчәктә терлекчелектә продукция җитештерүне арттыру өчен ярдәм итәчәгенә ышандырсаң, рәис акчадан тормый, ди Геннадий. Әнә бит, башта Чепьядан көн саен йөрер өчен «семерка» машинасы алып бирсә, хәзер Геннадий эшкә «Лада Гранта» автомобилендә җилдерә. Кул астында техника булу белгечкә терлекчелектә чыгып туган көндәлек проблемаларны тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итә.
Гомумән, хуҗалыкта һәр тармак белгечләре килешеп эшли, бер-берсе өчен җан аталар. Фермада хезмәт куючылар, Геннадий конкурска киткәч, борчылып торганнар. Ә җиңү белән кайткач, сыер савучыларның да, терлек тәрбияләүчеләрнең дә күңелләре булган, хезмәттәш бит. Чайников үзе дә яулаган үрләрен бары хезмәттәшләре белән бергә, ярдәм итешеп эшләгәннән күрә. Хуҗалык җитәкчесе: «9нчы урыннан да төшмә инде, хуҗалык югарылыгында бул», - дип әйтеп җибәргән. Иң мөһиме, әйтелгәнне үтәдем, ди Геннадий.
Югары белемле күп белгечләрнең борынына чиерткән ул. Колледжда алган белеме, күмәк хуҗалыкта туплаган тәҗрибәсе аңа республика күләмендә яшь мал табиблары арасында өченче урынны яуларга мөмкинлек биргән. Менә шуңа сәяхәт итеп кайту өчен Алман иленә юллама белән бүләкләнә ул. Без аңа исән-сау йөреп кайтырга, киләчәктә дә югары үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев