Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәрбер эшнең вакыты һәм җае бар (фото)

«Кызыл юл» кооперативында терлек азыгын әзерләү көндәлек кичектергесез эшләр белән бергә тигез алып барыла

«Кызыл юл» кооперативында терлек азыгы туплауның торышы белән урында танышу өчен  Нөнәгәр, Чутай якларына юл тоттык. Алдагы елларда хуҗалык бу эшләрне беренчеләрдән башлап, тәмамлап куярга да өлгерә иде, агымдагы елда бу өлкәдә сүлпәнлек сизелмиме, дип җитәкче Фердинанд Нургаян улына бу сорауны бирдек.

– Безнең куллануда авыл хуҗалыгы максатларында файдалану өчен 4643 гектар, шуның 4095 гектары сөрүлек жирләре бар. Терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә, аның башында бераз тоткарлыклар булса да, бу инде артта калды, диде ул. Берничә тапкыр төшкән кыраулар люцерна уңышына тискәре йогынты ясады, хәйран гына иске күпьеллык үләннәрнең мәйданнарын да сукаладык, аларны яңартмыйча булмый иде инде. Узган елгы 18 мең центнер фуражга дигән ашлык, 62 мең центнердан артык сенаж, 79 мең центнер силос, 550 тонна печәнебез бар. Шөкер, алар яхшы сыйфатлы. Күреп торасыз, терлек азыгының запасы шактый, аларны еллар буе саклап ятып булмый, вакытында кулланырга кирәк. Шушы максатлардан чыгып эшебезне оештырдык та. Бүгенге көндә инде күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан, шулай ук берьеллык культуралардан сенаж салуны тәмамладык.

 

Әйе, терлек азыгын запасы белән тупламыйча мөмкин түгел. Елның-елында икътисади нәтиҗәләре буенча кооператив кассасына барлык төр сатулардан һәм хезмәт күрсәтүләрдән кергән акча кеременең 89-91 проценты терлекчелек продукциясеннән. Бу саннар терлекчелек тармагының нинди әһәмияткә ия икәнен ачык күрсәтә. Көндәлек ашату өчен дә барлык хуҗалык терлекләрен исәпләгәндә, 70-80 тонна азык кирәк. Бүгенге көнгә 5253 тонна сенаж чокырларга салынган, 832 тонна печән җыелган, шуның 350 тоннасы шәхси хуҗалыкларга бирелгән. Кукуруздан 13 мең тонна силос салырга фаразлыйлар, бу да мул сөт алу өчен ныклы нигез булып торачак.

 

Терлек азыгы әзерләүдә «Ягуар» техникасы белән дистә елдан артык Улисьял егете Владислав Анеев эшли. Ел нәтиҗәләре буенча терлек азыгы хәзерләүдә районда беренче-икенче урыннарда, быел да терлек азыгы хәзерләүнең беренче атна нәтиҗәләре буенча район башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләгенә лаек булды. «Макдон» чапкычы да шулай ук кайтканнан бирле бер кулда – Рамил Җамалиев аны тел-теш тидермәслек итеп сезонга әзерли, басуга кереп киткәч, туктап торырга вакыт юк, ди ул. Чабарга басу булмаса, тәгәрмәчле тракторына утырып хуҗалыкта ниди эш бар, барысын башкара. Шушындый егетләр тырышлыгы белән кышка сыйфатлы терлек азыгы туплана да.

 

Басудан комбайннар ваклаган массаны «КамАЗ» машиналары белән Ранил Рамазанов, Раиф Нургалиев, Илфат Нургалиевлар ташыйлар, «МТЗ-1221» тракторы белән Фирзәр Сафиуллин да алардан калышмыйм, дип өлгерлек күрсәтә. Кайткан масса тиешенчә таратылып, ныклап таптатылмаса, сенажның сыйфаты булмаска бик мөмкин. Базларның бетон стеналары полиэтилен белән каплатылган, кырыйларны да тиешенчә тыгызлап баралар. Бу эшне хуҗалыкның ике яңа, зур егәрлекле техникасы башкара. Әмир Гарифуллин хуҗалыкның гына түгел, районда да чит ил техникасында эшләү буенча иң тәҗрибәле механизаторларның берсе, дип беләбез, кайсысына утырса да җаен таба, менә «Класс Акцион» тракторында да югары җитештерүчәнлек күрсәтә.

 

Монда кадәр килгәч, коопе-ративның кукуруз басуларын әйләнеп чыгарга булдык. Бу культура узган ел бер мең гектарга якын мәйданда игелсә, быел исә яңадан 200 гектарга арттырганнар. «Росс-140», «Машук-150» «Машук-150», шулай ук «Лимагрейн» һәм «KWS» сортларының гибридларын игеп ялгышмыйлар, массага һәм орлыкка зур уңыш алалар. «Мегаферма» лагунасында җыелган тиресне турыдан-туры җиргә керткән басулар аерылып торалар. Кукуруз орлыгы сату белән шөгыльләнүче компанияләр дә елның-елында бу хуҗалык белән ныклы бәйләнештә, быел сынау мәйданында алар тарафыннан 45 сорт кукуруз чәчелгән. Алдагы елларда терлек азыгының сыйфатын яхшырту максатыннан, суданка культурасын игәргә уйлыйлар. Моның өчен тәҗрибә участогында аның 7 төрле сорты чәчелгән, барлык таләпләргә туры килгәне сайлап алыначак.

Районда бердәнбер рапс заводы бу хуҗалыкта булганлыктан, аңа игътибар зур. Әмма корткыч бөҗәкләрдән бу культураны сак-лау елына карап бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, ди хуҗалыкның баш агрономы Максим Максимов. 350 гектар мәйданда игелгән рапс культурасының уңышын тотрыклы итәр өчен зур тырышлык куелган.

Авыл хуҗалыгында бер эш артыннан икенчесе көтеп тора яисә барысын бергә башкару таләп ителә.

 

Чәчү тәмамлануга бөртекле һәм техник культураларны тукландыруга, төрле авыруларга, бөҗәкләргә каршы тәүлегенә 100-120 гектар җирдә эш башкарылып, технологияне саклауга ирешкәннәр. Төрле препаратлар белән берничә кат эшкәртеләгән мәйданнарны исәпләсәк, сигез мең гектарга җыела икән. 4098 гектар мәйданда үсемлекләр яфрактан тукландырылган, шуның 700 гектардан артыгы кукуруз мәйданы һәм бу эш дәвам итә. Берьеллык үләннәр алынуга, хуҗалыкта ул басуны эшкәртергә керешәләр. Басуда тузан өермәләре чыгарып, кызу-кызу җир эшкәртүче «Т-150» тракторына тап булдык. Аның хуҗасы Илсур Галимуллин турында хуҗалык рәисе, һәр нәрсәгә игътибарлы механизатор, ул эшләгәннән соң эшкәртелмәгән басу кырыйлары, почмаклары калмый, дип бәясен биреп узды. Техника сине кирәк вакытта борчымасын өчен, ремонт барышында вакланып, һәрбер нәрсәне тикшереп чыгу сорала. Техниканың эшләвенең синнән тормаган яклары да күп, ә шулай да ныклап ремонтлап чыксаң, күңел тыныч, эш тә тукталмый, ди ул. Илсур хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе, эш стажы да инде 36 ел икән.

 

«Кызыл юл» җәмгыятендә төзелеш эшләренең зур колач белән алып барылуы һәркемгә мәгълүм. Мегаферма төзелде, аерым саву залы белән эшләнелгән яңа бозау тудыру бинасы сафка басты, 4000 тонна сыйдырышлы ашлык склады булдырылды, азык хәзерләү үзәге эшли, бер уйлаганда төзергә кирәкле бина да юк шикелле. Алай түгел икән шул. Монда быел яңа, 30 миллион сумга яшь бозаулар өчен заманча, барлык таләпләргә җавап бирә торган бинаны файдалануга тапшырачаклар. Димәк, сәламәт, нык терлекләрдән мул сөт бирә торган савым сыерлары тәрбияләргә зур мөмкинлекләр ачыла. Терлек азыгын торакларга кертү өчен ике ел элек алынган, 35 миллион сум торган үзйөрешле азык хәзерләү агрегаты гына ни тора?!

 

Бирелгән программа нигезендә бу агрегат кирәгенчә туралган саламын ала, баздан әрәм-шәрәм итми бункерына сенажны кистереп сала, башка төр онын, өстәмәләрен туплый, болгата. Болар барысы да рационнан чыгып агрегат шоферы кабинасыннан программа нигезендә башкарыла. Дөрестән дә, шаккаттыргыч техника!

Хуҗалыкта эшнең уңышлы баруында машина-трактор паркынын роле бик зур. Хуҗалык заманча техника һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналары  белән тәэмин ителгән. 27 көпчәкле трактор, 2 чит ил маркалы күпмаксатчан төягечләр, 9 йөк ташу машинасы, 4 бөртекле ашлык суктыру комбайны, терлек азыгы хәзерләүдә төп көч булган «Ягуар», «Макдон», «КСУ-1» үзйөрешле чапкычлар – болар барысы да югары уңыш, сыйфатлы терлек азыгы туплау өчен нәтиҗәле эшлиләр. Комбайннар урып-җыюга чыгарлык итеп ремонтланган, механизаторлары да тәҗрибәлеләр. Техниканы югары җитештерүчән эшләтү өчен  монда елның-елында миллионлаган чыгым тотыла.

 

Инде урып-җыюга да күп калмады. Кооператив басулары белән танышып чыкканда һәр культурадан – арыш буламы, арпамы, бодаймы, һәрберсеннән уңыш югары булыр, дип фаразларга ныклы нигез бар. Бу турыда икмәк хуҗалык амбарларына кайтып беткәч сөйләшербез, ди Фердинанд Хәйруллин. Нәтиҗәләр куандырырлык булсын, дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев