Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәркайда эш кайный (фото)

Хезмәтчәннәр иртәнге сәгать 5тән кичке сәгать 7гә кадәр кырда.

Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышып хезмәт куялар бүгенге көндә. Кырларда яшел урак өсте — сенаж салу бара. Мал азыгы әзерләүчеләргә ел шактый үзенчәлекле килде килүен. Май аеның гадәттән эссе булуы, июньдә бик тә көтелгән яңгырларның булмавы берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең тиешле дәрәҗәдә үсүен тоткарлады диләр авыл хуҗалыгы белгечләре. 

«Ел-елга туры килми, шулай да начар дип зарланмыйбыз», — диделәр авыл кырларында хезмәт куючы авылдашлар. 

Хезмәтчәннәр иртәнге сәгать 5тән кичке сәгать 7гә кадәр кырда. Көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәләр. Бу арадагы гаять эссе һава торышын да исәпкә алсак, техника кабинасында ай-хай бик яманга туры килә торгандыр тракторчы егет-абыйларга.

Кыр эшен, техника җаен биш бармагы кебек белгән хезмәтчәннәр — Разил Нигъмәтҗанов, Әнәс Насыйбуллин, Хәниф Рәхмәтуллин, Илдар Сабиров, Расим Мотыйгуллин, Илдар Юнысов, Радик Шәймөхәммәтов, Ринат Гафуровлар басуда булса, Газинур Хәкимуллин белән Рәмис Мотыйгуллиннар сенаж чокырын «таптый». 

Мал асрап, иген игеп көн иткән авыл кешесе тизрәк кышлык ризыгын кайгырта шул ул. Шулай итмәсәң булмый да, озын кышларны чыгасы бар, үз тамагың белән генә түгел бит әле, малың тук булу да кирәк. Шуңа күрә кайсы басуга гына карама — һәркайда эш кайный.

Рузалия Тимербаева,

Алан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев