Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына йомгаклар ясалды (фото)

Иң яхшыларны берничә номинациядә билгеләделәр

16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» XII республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң-иңнәр арасында безнең районнан үз эшенең осталары булган яшьләр дә бар иде.

«Мондый яшьтә авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлау — җиргә аерым мәхәббәте булган кешеләр эше. Сезнең бу мөһим тармакның бер өлеше булырга теләвегез аерым ихтирамга һәм танылуга лаек. Безнең өчен сез — әлеге конкурс нәтиҗәләренә карамастан, инде җиңүчеләр булып саналасыз.
Яңа технологияләр, техника, цифрлаштыру ярдәмендә без алга барабыз, республикабызның һәм тулаем илнең азык-төлек белән тәэмин ителүенә ирешәбез. Безнең казанышлар — тармак белгечләренең көндәлек хезмәт нәтиҗәләре. Сезгә үзегезнең тормышыгызны авыл хуҗалыгы белән бәйләгәнегез өчен рәхмәт», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Катнашучылар беренче этапта тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җаваплар бирделәр. Икенче өлештә яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Иң яхшыларны берничә номинациядә билгеләделәр. Алар түбәндәгеләр:

  • «Иң яхшы агроном» номинациясендә «Борнак» җәмгыятеннән Ранил Әхмәдуллин — беренче, «Труд» җәмгыятеннән Илдар Гыйләҗев өченче урынны яуладылар;
  • «Машина белән иң яхшы сыер саву операторы» номинациясендә «Якты юл» җәмгыятеннән Зөлфәт Гыйләҗетдинов — беренче, «Арбор» җәмгыятеннән Алинә Вафина икенче урынны яуладылар;
  • «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә «Активист» хуҗалыгыннан Руслан Константинов өченче урынны яулады;
  • «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә «Якты юл» җәмгыятеннән Әлфия Һадиева өченче урынны яулады;
  • «Иң яхшы механизатор» номинациясендә «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Булат Мөдәрисов өченче урынны яулады.                                              Яшьләребезне ихластан котлыйбыз алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез!

 

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге

erid: 2VtzqwTSgT9