Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкта 2014 елныӊ нәтиҗәләрен барлаган гомуми җыелышта узып киткән ат елын тулаем уӊышлы ел, дип бәяләделәр. Мондый нәтиҗә ясар өчен җирлек бар.
Елныӊ башын да, ашлыкныӊ мул булачагын алдан белгән кебек, амбар хужалыгы ремонты белән башлап жибәргәннәр. Өске түбәле ток тышланган, үлчәү, киптерү, суыру, чистарту машиналарына ремонтланган. Тотылган чыгымнарныӊ суммасы да кечкенә түгел - 645 меӊ сум. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак, урып-җыю чорында амбар хужалыгында, андагы хезмәткәрләрнеӊ тырышлыгы белән кырдан кайткан мул уӊыш үз вакытында урнаштырылган.
Хуҗалыкныӊ комбайнерлары, механизаторлары, шоферлары уӊганлыгы нәкъ менә урып-җыю чорында күренә, аларныӊ хезмәте белән бик тә кирәк уӊыш вакытында амбарларга кайткан. Ә бит 2014 елныӊ февраленнән читтән әҗәткә ашлык ташып, терлекләрне кышлатып чыгарганннар иде. Уӊышныӊ мул булуы шушы бурычлардан котылырга ярдәм иткән, хуҗалыкта эшләүчеләргә дә җитәрлек күләмдә ашлык бирелгән, яӊа уракка җитәрлек катнаш азыклары бар.
Терлек азыгы да алдагы елларга караганда мулдан әзерләнгән. Сенаж, силос базларын вакытында, технология тәлапләренә туры китереп япканнар, печән-салам рулонланып һәр фермага кайтарылган.
Хуҗалыкта төп акча чыгыныгы булган терлекчелеккә игътибар үскән дияргә була. Бу өлкәдә һәр нәрсә күз уӊаенда булырга тиеш, терлекләрне тәрбияләү, тоту урыннарыныӊ азык бирү һәм башка эшләрне башкарырга көйләнгән булуы шарт. 2013 елда гына ремонтланган булса да, 2014 елда Каенсар фермасыныӊ ут челтәре яӊадан эшләнгән. Поч-Сосна фермасыныӊ 100 башлык терлек бинасыныӊ түбәсе алмаштырылган, азык таратуны механикалаштыру өчен дә шартлар тудырылган. Электр линиясе, сөтне беренчел кабул итү пункты, яӊа туган бозауларга уӊайлы торак булдырылып, рәткә китерелгән.
Тубән Субаш фермасында күләмле эш башкарылган. Терлекчеләр өчен уӊайлы, жылы киенү-чишенү, ял бүлмәсе булдырылган. Дәүләт программасы аша 1млн. 845 меӊ сумлык чыгымнар тотып 200 башлык абзарга капиталь ремонт ясалган. Әле анда сөтүткәргеч куеп, барлык мөмкинлекләрне тудырасы бар. Ниһаять, ат елында, моӊарчы торыр урыны, караучысы да булмаган «бахбайларга» йөз белән борылганнар. Моныӊ өчен иске дунгыз абзарын үзгәрткәннәр, тагын бер дуӊгыз абзарын бозаулар абзары итәргә планда бар. Әле бозаулату бүлеген яӊадан эшләп чыгасылары бар.
2014 елда хужалык кассасына 61 млн. сум акча кергән. Шул ук вакытта чыгымнары да күп. Хезмәт хакын 35 % ка арттыра алганнар һәм бу барлык акча кеременен 31 % тэшкил итә.
Маштна-трактор паркын тулыландыру буенча да эш башланган. Моӊарчы алынган техникалар өчен «Татагролизинг» компаниясенә бурычларын шактый өлешен киметкәннәр. Җитешмәгән якларны барлау, үсү өчен резервларны тулысынча файдалану буенча җыелышта конкрет тәкдимнәр булды. Хуҗалыкныӊ үсеше, авылныӊ киләчәге тырышып, намус белән эшләүдән тора дигән нәтиҗәне җыелышта катнашучылар һәркем үзе ясады дип әйтә алабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев