Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хыяллар бурычка әйләнә торган заман бу

"Арбор" җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов кабинетына керүгә, күзебез видеокүзәтү экранына төште. Сүзебез шуннан башланды да. "Ике ел элек 24 ноктага куйдырган идек, - диде ул. - Идарә итү өчен дә, контрольләү өчен дә бик уңайлы.

Хәзер алардан башка булмый. Без бит Мари чигендә, юл өстендә генә торабыз. "Визитлар" булгалап тора, чит кеше бит ул синең территорияңә нәрсәдер эзләнеп керә... Өстәвенә безнең видеокамералар юл буйларын да "күрә", безнең язмалардан полиция хезмәткәрләре дә файдаланып, берничә очракны ачыклады. Әле һәр төрдәге берәр техниканы "Глонасс" күзәтүенә тоташтырган идек. Анысы шәхси исәп алып барырга бик әйбәт икән. Эш сәгате, күпме ягулык тотылган - барысы да конкрет күренеп тора".

- Моның кадәр күзәтүләргә айга күпме чыгым китә?
- 3500 сум тирәсе.

- Кыйммәт түгел икән...
- Үзен-үзе аклый торган чыгымнар бу. Хәзер бит шундый заман. Бөтен әйберне технологияләр белән хәл итеп була. Менә безнең дә ватсапта үз төркемебез бар, вак-төяк йомышны шуннан гына эшлибез. Берәр кешене табасы булса да, шуннан гына хәбәр җибәрәбез.

- Өстәлегездә савым залы турында брошюра ята. Хыялыгызмы?
- Бүген ул хыял булудан туктады, бурычка әйләнде инде. Терлекләргә дә, терлекчеләргә дә уңайлы булган шартлар тудырырга кирәк. Тик кирәк дип кенә бөтенесен берьюлы эшләп кенә булмый, кызганычка. Шуңа хәзерлек эшләре башладык, материаллар туплыйбыз. Ничек тә хуҗалык исәбе белән, үзебезгә яраклаштырып, үзебезчә эшләргә иде дибез. Болай эшләгәндә күпкә очсызрак чыга. Аннан соң без күп материалны Мари, Кировтан ташыйбыз, бу да бәяләрдә чагыла. Шуңа да төзелешкә керткән капитал кимрәк тә күренә. Үткән ел, мәсәлән, төзелешкә, техникалар алуга 12 миллион сумнан артык акча тоттык, быел да шуннан ким булмас.

- Быел димәктән, беренче яртысы сезнең өчен нинди булды?
- Начар димәс идем. Яз соңга калып, майда безнең зонадагы өч хуҗалыкта яңгырлар яумау сәбәпле, шактый борчылган идек. Июнь яңгырлары хәлне төзәтте. Бүген уҗымнар да, терлек азыгы культуралары да сөендерә. Үзебезгә дә, шәхси хуҗалык терлекләренә дә җитәрлек азык хәзерли алырбыз дип көтәбез.

- Быел терлек азыгы хәзерләү шактый катлаулы шартларда бара һәм һәр хуҗалыкка ел ярымлык азык хәзерләү бурычы да куелды бит әле.
- Без бу кышны азыкка кытлык сизмәдек, үзебездән артканын саттык та, запасыбыз да шактый калды. Әмма запас белән хәзерләргә дигән максат белән эшлибез. Сенаж хәзерләү әйбәт кенә бара, әмма печән тупларга көне юк... Менә люцерна белән клевер катнаш үлән басуын шәхси хуҗалыкларга өләшеп булмасмы дип киптереп карыйбыз да, ничек булып бетәр. Ярый әле без дә сенаж салуның яңа технологиясенә күчтек, 60-70 процент дымлылыкта, консервантлар кушып эшлибез. Мондый яңгырлы елда сенаж хәзерли алмый да утырыр идек. Базны да быел 4-5 көндә тутырып булмый, ныклап таптатып, консервантлар белән тотабыз...

- Терлекчелек турында сүз чыккан икән, быелгы күрсәткечләрегез нинди? Сөендерәме, әллә алдагы елдан кимрәкме?
- Сөтне өч тоннадан артыграк, ә итне биш тоннага якын күбрәк җитештердек.

- Нәрсә хисабына дип уйлыйсыз?
- Сәбәпләр бик күп. Видеокүзәтү кереп, терлек азыгы әрәм-шәрәм булмыйча, тулысы белән терлек авызына керүдән алып, таналарны аерым үстерү, генетика белән шөгыльләнә башлауга кадәр. Кеше факторы, хезмәткә мөнәсәбәт, сыйфатлы азык... - һәркайсы үз өлешен керткәндер. Бүгенгә без үткән елның шул чорына дүрт бозауны артык алган булып күренәбез. Әмма ел ахырына бу сан шактый зур булыр дип көтәбез. Каплатылган, буазлыгы тикшерелгән 75 танабыз бар, быел көтүгә бөтенесе 145 тана өстәләчәк, бу үткән елдан 66га артык. Әйткәнемчә, таналарны аерым җыя башладык, шул сәбәпле сыер савучыларда сыерларга мөнәсәбәт үзгәрде. Элек әле тана керә дип көтәләр, сыерларны бракка чыгаралар иде. Хәзер басып торган һәр сыердан күбрәк сөт алырга, сакларга тырышалар.

- Генетика дидегез...
- Үткән елдан без сыерларны Голландия, Америкадан кайтарылган "Магнат" токымлы орлыклар белән каплата башладык. Чын сөт токымы бу. Инде беренче бозаулар туды.
- Татарстан катнашмасының яңа токымы, димәк?
- Шулай килеп чыга. Бу бозауларның кыяфәте үк башка, аларны кечкенәдән үк башкача тәрбиялисе.

- Үзебезнең холмогорларны да шулай микро-макро элементлар ашатып үстерсәң, әллә никадәр сөт бирерләр иде диючеләр белән килешәсезме?
- Юк, аларга мондый генетика салынмаган.

- Нинди генә яңа технологияләр куллансак та, генетикалар белән шөгыльләнсәк тә, кадрлардан башка булмый. Белгечләр, башка кадрлар җитәме?
- Шөкер, белгечләребез барысы да үзебезнеке. Сәләтле яшьләребез дә бар. Соңгы елларда лицейларга укырга китүчеләребез дә артты. Аларны гел белешеп, кайтсыннар иде дип көтеп торабыз. Әле бүген дә иртән шул турыда сөйләштек. Фермага да соңгы ике елда гына дүрт яшь кеше - Зөһрә Ногманова, Фәридә Гарифуллина, Энҗе Фәйзрахманова, Алинә Галимовалар килде...
- Барысын санап торасыз икән...
- Болай гына түгел, күңелем белән авыл урамын әйләнеп, бармак бөгеп саныйм. Менә бүген авылда 18дән 60 яшькәчә 260 кеше бар, шуларның 78е генә бездә эшли. Дөрес, алар арасында студентлар да шактый. Әмма аерма барыбер күп. Шартларын да тудырырга тырышабыз, хезмәт хакын да вакытында түлибез, акрынлап анысы да арта бара. Үткән елның бу чорында, мәсәлән, ул җәмгыять буенча 17 мең 658 сум булса, быел 20 меңнән артык. Сыер савучыларыбыз, механизаторларыбызда бу саннар тагын да зуррак. Читтән килеп эшләүчеләребез дә бар. Аларга уңайлыклары булган тулай торагыбыз бар. Маридан килгән ир-ат: "Мондый акчалар түләгәндә, мондый шартлар булганда эшлим, киләм", - дип кенә тора. Бездә күпләр үз хуҗалыгында акча эшләүгә, күпләп терлек асрауга күчеп бара.

- Сездә элек-электән терлекне күпләп асрыйлар бит.
- Менә бүген авылда ике көтү чыга. Берсендә 110нан, икенчесендә 150дән артык сыер һәм тана бар. Әле бит боларга һәр хуҗалыкта булган берничәшәр үгезне дә кушарга кирәк. Бүген шәхси хуҗалыктан көн саен 2 тонна ярымнан артык сөт җыйнала. Июнь аена гына миллион ярым сумлык акча дигән сүз бу. 3-4 сыер асраучылар шактый, 8, 9, 10ны асраучылар да бар.
- Димәк, шартлар да бар.
- Сөт тапшыручыларга, бездә эшләү-эшләмәвенә карамастан, 12шәр рулон саламны бушлай кайтарып бирәбез, калганын түләп алалар. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә печән-ашлыгы да мулдан бирелә. Терлек азыгы белән моңа кадәр проблема булмады. Күпләп сыер асраучылар арасында пай җирләренең бер өлешен алучылар да бар, аларга да каршы килмәдек... Күреп торасыз, бик тырышып, эшләп яшәгәнгә, авылыбыз төзек, матур. Буш торган йортлар юк дәрәҗәсендә. Аларны буш тотмаска, кайтам дигән теләге булган кешеләргә алып бирергә булышырга тырышабыз. Һәр кешенең дә бит берьюлы түләргә акчасы булмый, биреп торабыз, берничә гаиләгә шулай булыштык инде. Шарты бер - хуҗалыкта эшләүләре генә кирәк. Авылга кайтыр идем диюче дә, башка чыгарга теләүчеләр дә бар. Шуңа күрә кырык йорт салырлык урынга, программа нигезендә, су кертеп куйдык. Быел шушы урамга газ да кертеләчәк. Әле анда бер генә йорт та төзелмәгән, берничә кеше фундамент кына эшли башлады. Бу бик дөрес адым булды дип уйлыбыз. Кайтам, яшим дигән кешене ничек тә авылга тартырга, җибәрмәскә кирәк...

- Әле бит үзегездән чыккан күренекле кешеләр, танылган якташларыгыз белән дә мөнәсәбәтләрегез бик җылы, элемтәләрегез өзелмәгән...
- Авыл өчен алар белән бергә бик күп эшләнде. Мәктәп ремонтында, балалар мәйданчыгы, һәйкәл төзүдә бик күп матди ярдәм күрсәттеләр. Әле менә бергәләп, Сабантуй урынында күлле, бик матур парк төзергә дип хыялланабыз. Алар белән дә, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры белән дә бергә, аңлашып эшлибез.
- Кызыклы, ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш - Гөлсинә ГАРИПОВА.
P.S. 50 ел комбайнчы булып эшләгән Наил абый (рәсемдә - сулда) кебек механизаторлар җитәкченең киңәшчесе дә, терәге дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250