Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җиң генә...күкләргә чөяләр Балтачта

Балтач районының бертөркем аграр яшьләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән һөнәри бәйгедә катнашып, призлы урыннар алуга иреште, күбесе беренче урында.

Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һәм республикакүләм бәйгедә катнашкан яшьләрнең һәммәсен дә кафега дәшеп кунак иттеләр, дип яза район матбугаты.
Чарага җиңгәне дә, җиңмәгәне дә чакырулы иде. Хөрмәтләүне оештыручы район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үзләре дә катнашты. Бәйгегә барлыгы Балтач районыннан 25 егет-кыз катнашырга теләк белдергән булган.
- Башка елларны яшьләрне өндәп, үгетләп йөрергә туры килә иде, быел үзләре инициатива белдерделәр, теләп катнаштылар, җиңүләре дә гадел", - ди Рөстәм Заһидуллин.
Бәйгедә беренче мәртәбә катнашкан, әмма быел җиңүгә ирешә алмган "Маяк" җәмгыяте сыер савучысы сорауларның катлаулы булуы, аңлашылып бетмәве турында әйтте, киләсе елларда без терлекчеләр аңлый торган гади телдә булса иде алар, дигән теләк белдерде.
"Татарстан" җәмгыяте агрономы Алмаз Шиһапов "Миңа җиңгән өчен бирелгән акчалата призга караганда, 60 меңлек махсус сумка тапшырулары гаять тә куанычлы булды. Бу җир кешесе өчен кирәкле әсбаплар тулы җыелмага күптән кызыга идем. Бик рәхмәтлемен шушындый бәйгеләр оештыруны гамәлгә кертүчеләргә. Белем өстәүгә тиң булды", диде.
Яшьләргә җылы юрганнар, истәлек бүләкләре, Мактау таныклыклары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250