«Иң рәхәте язгы чәчү»
«Иң рәхәте язгы чәчү», – ди әңгәмәдәшебез «Труд» хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Хафиз улы Һадиев
–Рәшит Хафизович, ниһаять, көтеп алган яз килеп җитте бугай. Уҗымнар ничек кышлаган, язгы кыр эшләренә әзерлек ни дәрәҗәдә?
–Шөкер, проблемалар юк. Язгы чәчүгә бит кыш буе, алай гына да түгел, җиде ай буе әзерләнәсең. Бездә генә түгел, ул ничектер шулай кабул ителгән: язгы чәчү турында барысы да сөйли, барысы да борчыла. Уйлана калсаң, язын без 1500 гектарда чәчәбез, ә көзен 500 гектар тирәсе. Бу кадәр эшне көзен барлык урыннарда да бер трактор башкара, чөнки ул чакта калган бөтен техникалар эштә. Бик тыгыз чак була ул. Уракны да тәмамлыйсы, саламын да җыеп аласы, җир дә эшкәртәсе, терлек азыгы да туплыйсы... Әмма ни хикмәттер, көзге чәчүне шул дәрәҗәдә уйлаган кеше дә юк, чираттагы бер эш дип кенә карыйбыз, ә бит соңгы елларда безне кышкы культуралар коткарып килә, иң зур уңышны алар бирә. Шуңа күрә мин гел иң рәхәте язгы чәчү дим. Бу чорда тикшерүләр дә күп түгел, тракторчы-механизаторлар да җәй буе эшләп арымаган, алҗымаган. Кыш буе ял иткән кешеләрне эшләгез дип басуга куасы да юк, киресенчә, кайчан чыгабыз дип, көтеп торалар. Иртәрәк бит әле, таптап бетерәсез дип, басудан куып кайтарган чаклар да була. Аларны да аңлап була: һәркемнең күбрәк акча эшлисе килә, ни дисәң дә, авыл хуҗалыгында кышкы чорда хезмәт хакы чигенкерәк, яздан көзгә кадәр кырда эшләүчеләр 50-80ешәр мең сум хезмәт хакы ала. Вакытында түләп тә барабыз. Быелгы әзерлеккә килгәндә, бар нәрсә тупланган, барысы бар һәм әзер, кадрлар бар. Һава торышы әзер булганны гына көтәбез. Уҗымнарга килгәндә, алар әйбәт кышлаган дип ышанабыз, без тикшереп караган участокларда әйбәт иде, әмма бөтенләй нәтиҗә ясарга иртәрәктер, бездә әле күп басуларда 30 сантиметр калынлыгында кар ята. Шуңа күрә эшкә кайчан керешәчәкбез – бу турыда әйтергә кыен.
–Кадрлар турында сүз чыккан икән, хәзер авыл хуҗалыгы системасында иң авырткан урыннарның берсе ул. Тракторчы-механизаторлар, комбайнчылар картая, аларга алмаш юк, яшьләрнең авылда каласы, техникага утырасы килми, барысы да югары белем алырга, шәһәрдә калырга тырыша дигән сүзләрне еш ишетәбез. Сездә бу уңайдан гомуми картина нинди?
–Мактанып әйтүем түгел, хуҗалык җитәкчесе булып егерме бишенче елымны эшлим, моңа кадәр бер генә елны, бер генә механизаторны да читтән китереп эшләткән юк. Бу яктан шөкер итәрлек кенә. Безнең хуҗалыкта барысы да диярлек удмурт авыллары, Чепьяда гына яртысы татарлар. Эшләүчеләрнең 90 проценты дигән сүз бу. Ә удмуртлар гомер-гомергә утрак тормыш белән яшәгән. Алар бер авылда кала икән, китми инде. Дөрес, армиядән фикере үзгәреп кайтканнар да бар. Әмма нигездә, авылда калып берничә ел эшләгән, йорт-җир салган кеше ул инде аннан бик сирәк китә. Безнең авылларда калучылар аз димәс идем. Соңгы елларда бит яшьләрдә дә фикер үзгәрә бара, югары белем алырга теләүчеләр 30 процентка кимеде дип язалар. Чөнки югары белем алып, эш табарга кыенрак, ә менә төрле лицей-техникумнар тәмамлаучыларга мөмкинлекләр күбрәк. Безгә килгәндә, бүген эшләп торучы механизаторларыбыздан без бик канәгать, ни дисәң дә, үз кадрың үзеңнеке инде ул. Аның иң начар дигәне дә читтән килеп эшләп китүчегә караганда күпкә әйбәтрәк. Иң сөендергәне: Кукмарада, Сабада, Нормадагы көллиятләрдә укучы егетләребез дә бар. Ел саен яз көне алар практикага дип кайта да, кыр эшләре чорында басуда акча эшли. Быел да биш егет килде инде. Югары белем алучы егетләребез дә бар, бер егет безнең стипендиат, быел укып бетерә. Белгечләр белән дә, терлекчелектә дә, шөкер, кадрлар белән проблема юк. Аңлашып эшлибез.
–Терлекчелек турында сүз чыккан икән, сез районда дуңгыз асраучы ике хуҗалыкның берсе. Соңгы елларда аларны асрау көннән-көн проблемалы була бара. Африка чумасы да үзен онытырга ирек бирми. Кайчандыр югары табыш биргән тармак ничә еллар инде зыянга эшли. Сез дә бетерүчеләр сафына кушылырга җыенмыйсызмы?
–Чыннан да, бу тармакка салынган акчаны санасаң... Нинди генә төрдә тикшермиләр. Нинди генә төр таләпләр куелмый. Моңа кадәр итенә дә бәя түбән булды. Соңгы елда гына бераз табыш алдык кебек.Табыш дип әйтергә дә инде, төгәлрәге, зыянга эшләмәде дияргә кирәктер. Дөресен әйткәндә, бу тармакның киләчәге күренми. Без дә акрынлап бетерү ягына юл алдык. Әлегә азлап баш саннарын киметәбез. Бик тиз генә бетерер идек, әлеге ферма урнашкан авылда – Сырьяда кырыкка якын кешегә эш урыны бит әле ул. Акчага, икътисадый күрсәткечләргә генә карап булмый, аларны кыскартканда, бәлки күрсәткечләр яхшырыр иде, әмма шушы авылда яшим, эшлим дип калган кеше кая барсын?! – Монысын да истә тотарга кирәк. Әнә бит, шушы 60 хуҗалыклы Сырьяда шушы ферма булганга, эш булганга, яшьләр дә калган, гаилә корган, йорт-җир салган – менә дигән итеп яши. Бүген анда бакча һәм мәктәп яшендәге 60 бала бар! Кичә үтеп барышлый авыл урамында юри санадым, унике бала чыр-чу килеп уйнап йөри иде... – Авыллар өчен, җитәкче өчен моннан да зур сөенеч була алмый. Тагын кайда бар шундый саннар?! Ә бит бу авылда бүген бөтен нәрсә дә бар: мәктәп тә, кибет, клуб, яңа ФАП та. Болар барысы да эш урыны, безнең мисалда шул ук ферма белән тыгыз бәйләнгән. Ферма бетә икән, барысы да бетә. Мисал эзләп ерак китәсе түгел: бездә дә бит Иске Чепья авылында да ферма бар иде, эшләргә теләүчеләр калмады да ферма бетте һәм авылда бер нәрсә дә калмады. Яшерен-батырын түгел: үзебез дә бит иң элек фермалы авылга күбрәк игътибар бирәбез. Бу – ихтыяҗ. Фермага юлын да иң беренче ачтырасың, ул авылда ешрак та буласың дигәндәй...
–Ферма дигәннән, сезнең Мельничная фермасында күптән булган юк иде. Андагы үзгәрешләрне күреп, соклана торган...
–Безнең төзелешләр зур комплекслар корган хуҗалыклар янәшәсендә бик кечкенә генә булып кала инде. Алай да бөтен фермада төзелеш-ремонт эш-ләрен туктатмаска, ел саен нәрсәдер эшләргә тырышабыз. Үзгәрешләр күп, шулай ук машина-трактор паркында, амбар хуҗалыгында да.
–Техникалар паркын яңартмыйча хәзерге чорда игенчелектә сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләүгә өметләнеп булмый...
–Шөкер, аларын да яңартып, өстәп барабыз. Узган ел лизингка 28 миллион сумлык техника алган идек, быел өр-яңа бер тәгәрмәчле трактор, «Акрос» комбайны, чәчкечләр алдык. Бездә, дөрес, чәчү комплекслары юк. Бу, бердән, кеше факторы белән дә бәйле, әйткәнемчә, бездә әлегә кадрлар проблемасы юк, икенчедән, кечкенә мәйдандагы участоклар күп, зур агрегат белән йөрергә уңайсыз урыннар да шактый. Әмма барыбер бездә дә киләчәк шушындый чәчү комплекслары, зур терлекчелек комплекслары булачак инде. Тормыш алга бара, заман үзгәрә. Алар бөтен җирдә дә ихтыяҗга әйләнәчәк.
–Авыл хуҗалыгы шундый тармак бит инде ул: бер елгы уңыш икенче елга инде роль уйнамый. Спорттагы кебек, үткән елгы уңышларны онытасы да менә тагын барысын өр-яңадан башлыйсы. Яз авыл хуҗалыгы өчен әйбәт киләме?
–Көз шактый коры булып, куркыткан иде. Кыш көне кар күп булды. Шактый соңга калып килсә дә (үткән ел инде апрель башында туңга сөрелгән җирләрне тырмалый идек), әлегә кадәр яз да безнең файдага эшләде. Әмма аның бит әле дәвамы ничек буласын беребез дә белми. Нинди генә технологияләр, кеше факторы дисәк тә, авыл кешесенең күзе күккә төбәлгән, игенчелектәге уңышлар, нәтиҗәләр һава торышыннан нык бәйле. Дөрес, аларның берсен икенчесеннән аерып та булмый. Барысы бербөтен чылбыр булганда гына, өзеклексез булганда гына көтелгән нәтиҗә була. Бүген инде заманча технологияләрдән башка мул уңыш үстереп булмый. Еллар коры килгәндә дә бит әле гектарыннан 20шәр центнер булса да уңыш үстерәбез. Ә инде үткән елгы кебек уңышлы еллар алар ничектер стимул бирә, соңгы унбиш елда күрелмәгән уңыш җыйнап алу резервлар турында да уйландыра башлый. Теләк бер генә: бу елда да куйган хезмәтләребез җилгә очмаслык булсын, мул уңыш җыйнап алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев