Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Якты юл» күмәк хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара

Район үзәгеннән иң еракта урнашкан күмәк хуҗалыкта уңган-булган егетләр хезмәт куя.

«Якты юл» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәре кышка терлек азыгы әзерләүне оешкан төстә алып баралар. Азык күп һәм җитәрлек кенә түгел, ул сыйфатлы һәм туклыклы булырга тиешлеге турында хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан һәр механизаторга, азык хәзерләүгә тартылган хезмәткәрләргә тиешенчә җиткерелгән. Бүгенге көндә барлык механизаторлар да шушы эшкә тартылган. 3240 гектар сөрүлек җирләренең 943 гектарында күпьеллык үлән чәчелгән булган, 713 гектарын районда алдынгы хуҗалыклар рәтендә сенажга салуны кыска вакытта төгәлли алганнар. 180 гектар җирдә печән әзерлиләр, 50 гектар люцерна орлыкка тәгаенләнгән. Ике зур һәм бер кечкенә базга 3459 тонна сенаж салынып, каплап куелган.

Бүгенге көндә 300 гектар мәйданда чәчелгән борчак катнашмасын теземнәргә салу бара. Явым-төшемнәрнең аз булуы терлек азыгы культураларына үзенең тискәре йогынтысын ясаса да, югалтуларга юл куймый тиешле күләмдә туплауны максат итеп алганнар. Бу чорда хуҗалык хезмәтчәннәренең эшкә карашы аларның үз хуҗалыкларында булган терлекләрне кышка азык белән тәэмин итүгә дә бәйле. Бүгенге көндә хезмәтчәннәргә печәнне рулоннарга төреп, кайтарып бирүне оештырганнар. Кызыксындыру чарасы итеп өстәмә печән бирүне дә планлаштыралар.

Базда сенаж салганда бертуктаусыз ике техника эшләп тора. Илнур Саттаров «Амкодор» белән таптый, массаның тиешенчә таралуын да тәэмин итә, Нуретдин Гайсин исә «К-747» тракторында аны таптатып, сенаж сыйфатлы булсын дип көчен кызганмый. Бертуктамый алга, артка карап, бу төр эш белән шөгыльлләнүче механизаторларның муен, арка мускуллары ничек түзәдер, анысын үзләре генә беләләр. Хуҗалыкның баш белгече Айрис Муллагалиев та даими сенаж салына торган баз янында булырга тырыша, сөтнең мул булуы азыкның сыйфатына турыдан-туры бәйләнгән икәнен ул яхшы аңлый.

Шоферлар Илдус Гайсин, Илшат Әшрәфҗанов, Ильяс Зарипов, Илгизәр Һадиев, тәгәрмәчле тракторда Илдар Вафин массаны югалтуларсыз ташуда киеренке хезмәттә. «ПОЛЕСЬЕ» комбайнында Расил Нәҗипов, яңа алынган «КВК-800» комбайнында Салават Галеев аларга яшел массаны төяп җибәрүдә зур өлгерлек күрсәтәләр. Салават быел бу техникада беренче елын гына эшли, бик тырыш дип мактыйлар. Илнар Мәгъсүмҗанов исә башта чәчүдә эшләсә, бүгенге көндә печән чаба.

Илдар Әшрәфҗанов та «МТЗ-80» тракторы белән башта чәчүдә катнаша, печән өстендә «МакДон» комбайнында хезмәт куя. Илдар хуҗалыкның мактау-лы, тәҗрибәле механизаторы. «Мәктәпне тәмамлауга „МТЗ-80“ тракторына өченче кеше булып утырдым, 30 ел булды инде, шөкер, һаман да шул беренче техникамда эшлим. Вакытында ремонтлап торгач, тракторның гадәтен белгәч, җайлап йөрим», ди Илдар.

«Якты юл» күмәк хуҗалыгында әнә шулай Илдар кебек уңган-булган механизаторлар, терлекчеләр хезмәт куя. «Хуҗалыгыбызның һәр эшчесе булсынга, дип эшлиләр, тырыш, булдыклылар, бергә, уртак тел табып эшләгәндә куелган максатларыбызга ирешербез», ди хуҗалык рәисе Азат Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев