Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Якты юл» күмәк хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүне оешкан төстә бара (фото)

«Якты юл» күмәк хуҗалыгында булган-уңган егетләр хезмәт куя.

"Якты юл" күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәре кышка терлек азыгы әзерләүне оешкан төстә башлап җибәрделәр.

Бүгенге көндә барлык механизаторлар да шушы эшкә тартылган. Инде бер баз сенаж салынган, икенчесе тәмамланып килә. Илнур Саттаров, Нуретдин Гайсин, Айрис Муллагалиев, Илдар Юнысов булсынга дип тырышып эшлиләр. Шушы тизлектә эшләсәк, табигать  шартлары комачау итмәсә, ике-өч көндә күпьеллык үләннәрдән сенаж салуны тәмамларбыз дип планлаштыралар.

Илдус Гайсин, Илшат Әшрәфҗанов, Ильяс Зарипов, Илгизәр Һадиев, Илдар Вафин, Расил Нәҗипов, Салават Галеев терлек азыгы әзерләүдә тырышып хезмәт куя. салават быел беренче елын гына эшли, бик тырыш дип мактыйлар. Илнар Мәгъсүмҗанов башта чәчүдә эшләсә, бүгенге көндә печән чаба.

Эш барышында механизаторларны, шоферларны көнгә ике мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итәләр. Бу эш  Алмаз Фәйзрахмановка йөкләнгән.  

Илдар Әшрәфҗанов да хуҗалыкның мактаулы механизаторы. "Мәктәпне тәмамлауга тракторга утырдым, 30 ел булды инде. Һаман да шул беренче техникамда эшлим әле. Тарихта бик сирәк була торган күренеш ", ди Илдар.

"Якты юл" күмәк хуҗалыгында әнә шулай Илдар кебек булган уңган егетләр хезмәт куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев