Яңа технологияләр – заман таләбе
Кайсыдыр елны бер сорт, икенче елны башкасы уңышны әйбәтрәк бирә, шуңа күрә бер генә төрле сорт белән шөгыльләнмибез, һәрбер культураның 2-3 төрле сорты белән эшләргә тырышабыз
Хуҗалык эшчәнлегенә бәя биргәндә аның теге яки бу юнәлеш буенча биләгән урыныннан чыгып кына фикер йөртеп булмый. Замана белән бергә атлаучы, техника, орлык, технология, терлекчелек тармагы бөтенесе бергә үскәндә генә эшнең нәтиҗәсе дә күренә, сыйфаты да югары була. — Учет һәм экономикадан башка эшләп булмый. Шуңа да безнең эшне җайлаштыра, безгә тулы картина тудыра торган программаларга нигезләнеп эшлибез, аларның ярдәмен дә бик күрәбез, — диюче, яңалыклар белән гел кызыксынып торучы Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов белән үткәргән әңгәмәдә хуҗалыкның бүгенгесен һәм киләчәккә планнарын да белеп үттек.
— Булат Сәйдәшевич, елдагыча иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешеп киттегез. Бүгенге көнгә нәрсәләр эшләнде, нинди технологияләргә нигезләнеп эшлисез, шулар хакында тулырак сөйләп китегезче?
— Чәчүгә әзерлек һәр елның көзге айларыннан башлана. Без игенчелекне алып барабыз агроландшафт игенчелеге дигән программа нигезендә, ягъни, җирле ландшафтка яраклаштырылган игенчелек системасы булып тора ул. Аның нигезендә чәчү әйләнеше, нинди техникалар һәм технологияләр белән эшләү, нинди культуралар чәчү, нинди ашламалар белән тукландыру — барысы да кергән. Әлеге программа тупланган китапны безгә Илдус Габдрахманов җитәкчелегендәге Казандагы «Агропроект» дигән оешма эшләп бирде һәм без киләчәктә чәчү әйләнешен сак-лауны, күпмедер күләмдә мелиорация белән шөгыльләнүне, җирнең уңдырышлылыгын саклауны һәм күтәрүне, тирес кертү белән тиешенчә, дөрес итеп эшләүне, агач утырту, су сиптерү, туфракны известьлау һәм ашламалар кертүне үз алдыбызга бурыч итеп куйдык. Чәчү әйләнеше бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, без инде 2-3 ел алдан кайсы басуда нинди культура чәчеләчәген һәм нинди технология белән эшләнәчәген беләбез. Бу ысулның төп башлангычы Аландагы агроном Насыйх Гыймадиев технологиясе белән алып барыла, аның бүгенге көндә патенты бар. Туфракның яраклылыгы технологиясе буенча үсемлекләрне чәчү һәм тәрбияләү эшләрен алып барабыз. Шуның нигезендә көз көне билгеле бер басуны аерым төр технология белән эшкәртәбез — я сукалыйбыз, я тирәнтен эшкәртәбез, я киресенчә туфракның өске катламын гына эшкәртәбез, я анда көзге культура чәчәбез, я сидераль культура чәчеп калдырабыз һәм инде яз көне шушы китап буенча чәчү әйләнеше нигезендә үзенең культурасын, үзенең технологиясе белән чәчәбез. Шуңа да без көзлектән техника, авыл хуҗалыгы машиналарын — тырмалар, культиваторларны ремонтлауга төп басым ясыйбыз. Шул ук вакытта ашлама, аммиак сулары туплауны да кайгырта башлыйбыз, чөнки безнең бөтен кырларга да аммиак суы кертелә. Елдагыча без аны 700-800 тонна туплыйбыз. Шуңа өстәмә рәвештә катлау-лы минераль ашламалар сатып алабыз һәм шуны һәрбер культурага кертәбез. Нигездә без технология буенча һәрбер культураны һәрбер кырга туры китереп чәчәбез. Моның өчен лаборатория кысаларында без көздән һәр кырдан туфрак алып, аңа төрле сортлы культураларны чәчеп, тиешле ашламалар кертеп, биопрепаратлар белән тукландырып үстереп карыйбыз һәм кайсы әйбәт нәтиҗә күрсәтә, бары тик шунысын гына инде басуга чәчәбез.
Инде яшерен-батырын түгел, Тимирязев исемендәге җәмгыять территориясендә булган җирләр генә безгә җитеп бетми, биредә 3500 гектар тирәсе генә сөрүлек җирләре бар, ә терлек саны 2700гә җитеп бара инде, шуңа да читтән җирләрне арендага алып та эшләмичә булмый. Көнбагыш, соя, җитен кебек культураларны чәчәбез, алар инде читтәге җирләрдә. Чәчәбез күбесенчә чәчү комплекслары белән, безнең өч чәчү комплексы бар, аның икесе — «Хорш», берсе «Джондир» чәчкече. Тракторларыбыз зур егәрлекле — ике «Нью Холланд» һәм бер «Класс» маркалы. Узган ел тагын бер трактор ала алдык — «Бюллер», ул шулай ук зур ат көчле. Алардан тыш «МТЗ-1221» тракторлары бар, язгы чәчүне шул техникалар белән башкарып чыгабыз. Бүгенге көндә инде язгы кыр эшләренә керешеп киттек, 10 апрельдә ашлама сибеп, көзге культураларны тукландыра башладык, 15 апрель көнне зяб тырмасына керештек, ләкин яңгырлар явып тору берникадәр эшне тоткарлап та тора.
Уҗымнарның торышына килгәндә, бик уңай димәс идем. Сәбәбе — узган елгы көзнең коры булуы. Уҗымнар ахырдан гына шытып калдылар, ләкин алар барыбер дә череп чыкмадылар, аларга ышаныч бар, вакытында тукландырып, җәй көне тиешенчә сакласак һәм шулай ук тукландырсак, яхшы уңыш булыр дип көтеп торабыз.
Барысы бергә һәр гектарга 100 килограмм тәэсир итү көче белән ашлама тупладык. Без составында күкерт булган ашламаларга өстенлек бирәбез, чөнки Балтач җирлегендә күкерт җитми, ә ул үсемлеккә микроэлемент буларак кирәк. Үзебез орлыкчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалык буларак, симәнәләребез җитәрлек бар. Терлекчелек киңәйгәч инде кукуруз игүгә басымны зур ясый башладык. 2023 елда үзебезнең терлеккә ашатырга кукуруз бөртеген читтән сатып аласы булмады, үзебезнеке белән чыгышландык. Бүгенге көндә дә үзебезнекен ашатабыз, киләсе урып-җыюга кадәр җитәрлек запас бар әле. Соңгы өч елда кукуруз мәйданнары нык артты, моңарчы ул 400-500 гектар булса, бүгенге көндә 800 гектарга җитә, нигездә арттыруның сәбәбе бөртеккә игү белән бәйле, үзебезне кукуруз бөртеге белән тәэмин итәр өчен, 200-250 гектар ел саен бөртеккә алабыз. Дөрес, терлекчелектә без үз ашлыгыбызны гына кулланмыйбыз, катнаш азыкның 50 проценты гына үзебезнең ашлык белән, калганы рапс шроты, жмых, соевый жмыхлар — болар барысы да сатып алына. Үзеңнең ашлыкны ашатып кына бүгенге көндә 30-35 литр сөт савып булмый.
Яңа алынган техникаларга килгәндә, «Бюллер» тракторына «Хорш Пронто» чәчү комплексы да алдык. Елның-елында комбайннарны яңартып торабыз, хәзер күпмедер тотылганнарга да өстенлек бирәбез. Өченче ел тагын бер «Ягуар» ала алдык, «Класс» маркалы иген җыю комбайннарын туплый башладык, узган ел «Тукано Доминатор» дигән яңа комбайн алдык. Быелга да бер иген җыю комбайны алырга планда бар. Авыл хуҗалыгы машиналары ел саен алынып тора, алдагы елда ике культиватор, тырмалау агрегаты, чизель, сукалау агрегаты алган идек. Быел бензовозны яңарта алдык. Ел саен кимендә 35-40 миллион сумлык техника һәм агрегатлар алып барырга, машина-трактор паркын замана таләпләренә туры китереп яңартып торырга тырышабыз.
— Сезнең җәмгыять орлыкчылык белән дә шөгыльләнә торган хуҗалык бит әле?
— Әйе, без орлыкчылык белән шөгыльләнә торган беренче категорияле хуҗалык булып торабыз. Бу безгә субсидияләр алганда өстенлек бирә, ләкин шул ук вакытта җаваплылык та бик күп. Һәр апробированный гектардан 3 центнер орлык җитештереп, шуны апробировать итеп һәм сертификат алып, башка оешмаларга сатарга тиешбез, бары тик шул очракта гына безгә өстәмә субсидияләр кайта. Ел дәверендә инде без күп кенә оешмалар белән эшлибез, республика ширкәтләреннән дә, башка регионнардан да мөрәҗәгать итүчеләр бар.
2023 елда 300 тонна тирәсе орлык саткан булсак, агымдагы елда инде 480 тонна симәнә сатканбыз. Монда инде борчак та, арпа да, бодай да, солы да бар. Арпаның без өч төрле сорты белән эшлибез — «Нур», «Память Чепелева» һәм «Нургуш», бодайның — «Экадо 214» һәм «Ульяновский 105», солының «Конкур», көзге культураларның да ике-өч төрле сортлары бар.
Кайсыдыр елны бер сорт, икенче елны башкасы уңышны әйбәтрәк бирә, шуңа күрә бер генә төрле сорт белән шөгыльләнмибез, һәрбер культураның 2-3 төрле сорты белән эшләргә тырышабыз. Орлыкчылык буенча эшләү амбар системасына да күп нагрузка бирә һәм зур җаваплылык йөкли, чөнки һәрбер культурага, һәрбер репродукциягә, һәрбер сортка үзенең аерым склады, аерым урыны кирәк. Һәрбер сорт белән эшләгәннән соң, һәрбер авыл хуҗалыгы машинасын тиешенчә чистарту сорала, чөнки сорт белән сорт кушылуга юл куярга тиеш түгелбез.
— Район үзәгенә якын булган хуҗалык буларак кадрлар белән кытлык юкмы?
— Район үзәгенә якын булу бер яктан яхшы, икенче яктан начар да. Проблемалы яклары да бар, бүгенге көндә кимендә 2 «КамАЗ» шоферы һәм бер-ике тракторчы кирәк. Әлегә без бу проблемадан чыгабыз. Бүгенге көндә нәрсә дисәк тә бер тракторчы бер генә техникада эшләми, мәсәлән, Муса Хисамиев яз көне «МТЗ-1221» тракторы белән эшли, терлек азыгы хәзерләр вакыт җиткәч «Ягуар» комбайнына күчеп утыра, көзлектә урып-җыюга керешкәч «Класс» комбайны белән уракка чыга. Рәлиф Ильясов «Нью Холланд» тракторында эшли, чәчү чәчә, кыш буе авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда катнаша, Айдар Маннанов «Амкадор» тракторында, терлек азыгы хәзерли торган «Ягуар» комбайнында һәм иген җыя торган «Класс Доминатор» комбайнында хезмәт куя. Илдар Хәкимҗанов яңа «Бюллер» тракторында эшли. Ильяс Камалов "МТЗ-1221«дә эшли, кышлыкта тирес ташуда, язлыкта кыр эшләрендә һәм үсемлекләрне тәрбияләүдә хезмәт куя. Илшат Камалов «ХТЗ» тракторын иярли, техникасы иске булса да, ялт итеп эшли әле ул аның белән. Шулай ук терлек азыгы хәзерли торган чорда «Полесье» комбайнында эшли. Илнар Мифтахов «Беларус» тракторында эшли һәм «Туман» агрегаты белән уҗымнарны тукландыру, үсемлекләрне саклау чараларын башкара. Илгизәр Мифтахов елның 365 көнен дә эшли, миксер белән терлекләрне ашата, кукуруз чәчү дә аның өстендә, язгы кыр эшләрен дә башкара. Илфат Саттаров кышкы сезонда «Беларус» тракторы белән, җәйге сезонда «Магдон» комбайнында хезмәт куя. Нурсил Сабиров яшь механизаторыбыз, «Беларус» тракторында эшли, үсемлекләрне саклау чаралары, рәт арасын эшкәртү кебек эшләрне башкара, кыш көне терлекләрне ашата, тирес ташый. Дамир Шиһапов «YTO» тракторында эшли, тырмалау, чәчү, кукуруз чәчү һәм аны тәрбияләү эшләрен башкара. "КамАЗ"да эшләүчеләр — Илдар Госманов, Эдуард Иванов, Рөстәм Хисаметдинов, Газинур Сабирҗанов, Рифкать Шәйхетдинов, Руслан Габделхаков, Рузил Зарипов. "ГАЗ-53«тә — Нәкыйп Гыйльмуллин, Фәрит Галипов, Ришат Габделхаков, Рәдиф Вафин хезмәт куялар. Бензовозда Дамир Нуриев эшли. Монда әйтелмәгән шофер-механизаторларыбыз да бар, алар барысы да көчле хезмәткәрләр, эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр.
Белгечләр белән тәэмин ителеш тә яхшы, нигездә барысы да яшьләр. Белгечләребез дә, бухгалтер, экономистлар барысы да үз юнәлешләрендә көчле һәм тәҗрибәле. Парк мөдире — Наил Гарифуллин, баш инженер — Наил Галимҗанов, бригадир — Раушан Мәрданов, агроном — Алмаз Мөхәммәтҗанов, зоотехник — Ленар Мөхәммәтҗанов, баш мал табибы — Булат Габделхаков, амбар мөдире — Алмаз Галиев. Быел безнең җәмгыятьнең баш агрономы Азат Ганиевны «Якты юл» җәмгыятенә җитәкче итеп билгеләделәр. Игенчелектә моңарчы булган уңышларыбыз аның белән нык бәйле. Игенчелектәге тәртипне һәм технологиянең нигезен шул салды. Аңа яңа вазыйфасында да уңышлар теләп калабыз.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев