Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яхшы азык – терлекләрне уңышлы кышлату нигезе

Моннан дистә ел элек «Борнак» хуҗалыгы районыбыз хуҗалыклары арасында уңыш алу буенча бик макталмады. Үз өсләрендә эшләү, тырышу, җитәкче белән белгечләрнең бер фикердә, бер уйда булып эшләүләре бүгенге уңай нәтиҗәне бирде.

Хәзер инде «Борнак»лылар алдынгы хуҗалыкларның берсе. Быелгы коры елда да уртача һәр гектардан алынган икмәк уңышы 35 центнерны тәшкил итте. Моның серен белер өчен хуҗалыкның баш агрономы Ранил Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттем.

— Югары уңыш алуның сере эшне комплекслы башкарудан ук киләдер. Беренчедән, көздән җирләрне зябкә эшкәртү. Без күбрәк чизель белән тирәнәйтүгә басым ясыйбыз, бу дымны саклап калуга бик тә булыша, мондый коры елларда бигрәк тә. Икенчедән, ашлама кертү, аны без аз кертмибез, бөртеклеләргә һәм кукурузга бер гектарга кимендә 100 килограмм тәэсир итү көче белән кертәбез. Шулай ук бер генә кертүдә кертеп бетермичә, комплекслы кулланабыз. Язгы чәчү вакытында кертәбез һәм тишелеп чыккач, арпа, солы культураларының үскән чорында аммиак селитрасы кертәбез, шулай ук кукурузга да рәт арасын эшкәрткән вакытта тагын селитра кертәбез. Ваклап кертү дип атала инде бу. Шулай ук чәчү әйләнешен саклап калу да бик әһәмиятле. Орлыкларны да югары репродукциялеләрен генә чәчәбез. Бөтен эшне вакытында тиешенчә эшләп бару нәтиҗәдә мул уңыш алуга китерә дә.

— Урып-җыю эшләре ничек барды? Быел кайсы культура үзен бик әйбәт күрсәтте, ә кайсының уңышы чигенке иде?

— Урып-җыюга 16 июль көнне чыктык, иң беренче булып «Ульяновец» сортлы борчакны суга башладык. Аннан соң көзге бодайга керештек, аңа килгәндә, узган ел 175 гектарда чәчелгән иде ул, шуның 36 гектары гына исән калды. Калган гектарларын арпа һәм бодай культуралары белән өстәп чәчәргә туры килде. Уңышына килгәндә, бик әйбәт булды, уртача 41,1 центнер. Без көзге бодайның «Скипетр», «Льговская-4» сортларын игәбез. Бодайдан соң арпага керештек. Аның бездә шулай ук ике төрле сорты үстерелә — «Память Чепелева» һәм «Нур». Икесе дә уңышны бик яхшы бирделәр, уртача 38,8 центнер булды. Арыш быел соңгарак калып җитеште, шуңа да аны соңрак суктык. Әлеге культура уңыш ягыннан сынатты. 110 гектарда «Конкур» сортлы солы культурасы игелде, елына карата бик әйбәт уңыш җыеп алдык — уртача 34 центнер. Язгы бодай 120 гектарда иде, «Ульяновский 105» һәм «Аль Варис» сортларының уртача уңышы 37,6 центнер булды. 

Урып-җыюда өч комбайн эшләде. "Акрос 550«дә Ленар Муллагалиев, «Нова 340» комбайннарында Владимир Якимов (ярдәмчесе — Максим Никитин) һәм Илдар Шакиров (ярдәмчесе — Алексей Иванов) хезмәт куйдылар. Һәр игенчебез куелган максат-бурычларны үтәп, сертификатка ия булдылар һәм Владимир Якимов иң күп ашлык суктырып алучы игенче буларак беренче атнада ук вымпел иясе дә булды. 

Ындыр табагына бөртеклеләрне «КамАЗ» белән Раузит Габдрахманов, Валерий Горлов, «ГАЗ-53» машиналары белән Николай Копаров һәм Герман Коняев ташып тордылар.

Урып-җыю вакытында ындыр табагында да тәүлек буе эш барды. Көндезге сменада «Польский» киптергечендә Виктор Шишкин, машинист Айдар Хөснетдинов һәм төрле эш башкаручылар Дмитрий Асаков, Алексей Иванов белән Артем Филиппов хезмәт куйдылар. Төнге сменада «Польский» киптергечендә Владислав Никитин, машинист Анатолий Тимофеев белән төрле эшләрне башкаручы Галим Рамазанов матур гына эшләделәр. «ГАЗ-53» машинасы белән Герман Коняев һәм Лев Фомин амбар хуҗалыгы территориясендә бөртеклеләрне ташып тордылар.

— Ранил, көзге культу-раларның өстәмә эш тудырулары, уңышлары чигенке булу быелгы чәчүгә йогынты ясадымы?

— Көзен чәчелә торган мәйданнарны киметтек быел, узган ел 275 гектар иде, быел 243 гектар чәчтек. Чөнки ел саен бозарга туры килә. 153 гектарда югары репродукцияле «Подарок» сортлы арыш, 90 гектарда супер элита булган «Скипетр» сортлы бодай чәчелде, әлеге җаваплы эшне «К-742» тракторын иярләүче Айрат Ешимбетов башкарып чыкты. Аңа симәнәне «КамАЗ» машинасы белән Раузит Габдрахманов, ашламаны «ГАЗ-53» машинасы белән Салих Галимҗанов алып чыгып тордылар. Чәчүгә дигән җирләрне «К-742» тракторы белән Анатолий Филиппов эшкәртте.

Инде басуларда урыны урыны белән яшелләнә башлаган урыннар да бар, эх, бер яңгыр да явып үтсә хәзер, уҗымнар үсеп, ныгып та кала алырлар иде бит. Инде бүгенге көндә саламнардан бушап калган мәйданнарны эшкәртү бара. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, саламны биредә комбайннар артыннан ук кирәгенчә пресслап барганнар, хуҗалыкның үзенә дә ферма янына ташып куелган, хезмәтчәннәргә дә кирәгенчә өләшенгән. Урак тәмамланып 3-4 көн үтүгә салам эшләре дә төгәлләнгән, хәзер инде чизелле плуг агрегаты белән «К-742» тракторында эшләүче Айрат Ешимбетов белән Анатолий Филиппов җир эшкәртәләр. Шулай ук «ДТ-75» тракторы белән Николай Асаков сукалау эшләрен башкара. 

— Ранил, инде силос әзерләүгә дә керешкәнсез, гомумән алганда, терлек азыгы җитәрлек күләмдә туплана алдымы?

— Сенаж әзерләү юнәлешендә дә әйбәт кенә эшләдек. Дөрес, быел узган елгы кадәр терлек азыгы туплап булмады, ләкин шуның яртысы тупланды. Узган ел 11 мең тонна, ә быел 6 мең тонна сенаж сала алдык. Сенаж һәм силос әзерләгәндә без закваска кулланабыз, аның өчен комбайннарга махсус бочка куелды, закваска шунда салына, ә суны янгын машинасы белән Салих Галимҗанов алып чыгып тора. 
Сенажның беренче катын алганда дымлырак басуларда люцерна әйбәт булды, карбонатлы, дым тормый торган туфракларда начар булды. Бүтән еллар белән чагыштырганда, люцерна чигенке быел. Икенче укоска килгәндә, нәкъ шундый ук хәл күзәтелеп, урыны-урыны белән генә җыеп алырлык терлек азыгы булды. Өченче катны бер генә басудан ала алдык, чит илнең «Верка» сорты иде анда. Берьеллык үләннәрнең массасы әйбәт булды, анда борчак белән солы катнашмасы иде. 

Кукуруз 250 гектар мәйданны тәшкил итә. Гибридларга килгәндә, икесе чит илнеке — «Кромвел» һәм «Нестер», калганы үзебезнең илнекеләр — «РОСС 140», «Каскад 166» һәм «Золотой початок». Шуның орлыкка алырга 50 гектарда "Каскад 166«ны калдырдык һәм 15 гектарда «Кромвел». Бүгенге көндә силос салу эшләре бара. Бүтән еллар белән чагыштырганда, кукурузның уңышы чигенкерәк, силос массасы кимерәк, әлегә гектарына 220 центнер масса чыгып бара. Узган ел терлек азыгын бик мулдан әзерли алуыбыз, әле тагын бер елга җитәрлек запасларыбыз булу бик сөендерә.

Силоста безнең ике «Полесье» комбайны эшли. Беренчесендә — Рәфыйк Габделхаков, икенчесендә Ринат Нәҗипов хезмәт куя. Рәфыйк абый озак еллардан бирле эшли торган комбайнчы, гомер буе дисәм дә ялгышмам, ә Ринат әле соңгы елларда гына комбайн иярли башлады. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне «КСУ-1» комбайны белән Илнур Хәбибуллин урып, теземнәргә салды. Терлек азыгын траншеяларга «КамАЗ» машиналары белән Раузит Габдрахманов, Валерий Горлов, Яков Игнатьев, «МТЗ-1221» тракторларында Сергей Никифоров, Алексей Якимов һәм Анатолий Шишкин ташып торалар. Траншеяларга кайткан массаны таптап тору эшләрен «ХГМА» амкадоры белән Роман Коняев һәм «Т-150» белән Ленар Муллагалиев башкаралар. Шуны да искәртеп үтәсе килә, соңгы ике-өч елда 7 яңа траншея салынды, хуҗалыгыбызда яңалыкка омтылып, терлек азыгымы ул, бөр-теклеләрме, һәрберсенең сакланышына төп игътибар бирелеп, төрле төзелеш һәм яңарту эшләре алып барыла.

Силос әзерләүчеләр янында булып, араларында иң озак еллардан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы Рәфыйк ага Габделхаков белән дә аралашып алдык. Әтисе Рафаэль дә механизатор булган икән, кечкенә яшьтән аның янәшәсендә утырып йөргән малайның да тора-бара техникага әвәслеге барлыкка килә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, халык телендә «ПТ-ПТ» дип аталучы «Т-25» тракторында хезмәт юлын башлап җибәрә ул, аннан инде 1991 елда «КСК» дигән маркалы терлек азыгы комбайнында эшли башлый. 2010 елга кадәр шунда эшләгәннән соң, «Полесье» комбайны кайта һәм механизатор шуны иярли башлый. Бүгенге көндә ул моннан берничә ел элек кайткан «Полесье»да хезмәт куя.

Игеннәрдән, терлек азыгыннан бушап калган басу-кырлар инде эшкәртелеп, икенче елга кадәр ял итәргә җыена. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен дә урак өсте булган чор артта калып килә. Икенче елның уңышы өчен көчләреннән килгәнчә тырышлык күрсәткән җир уллары хәзер инде аның нәтиҗәсе өчен борчыла. Чөнки яңгырлар юк, туфрак дымсыз, бөртеклеләр тишелә алмый. Инде күпме кешенең көче кергән эшләрнең нәтиҗәсе сөенерлек булса иде, көткән яңгырлар явып, җылы һава торышы да сакланса, һәркем җиңел сулап куяр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев