Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләре (фото)

Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуда эшче көчләр һәм техникалар да зур роль уйный.

Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта тырышып хезмәт куючы һәркемгә рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Алар һәркайсы үз эшләренең чын осталары. «Т-150» тракторлары белән Илдар Зиатдинов белән Фәрхәт Шиһабетдинов һәм «К-742» тракторы белән Рүзәл Әсхадуллин культиваторлар белән эшлиләр. Чәчүлекләрне тыгызлау эшләрен «МТЗ-82» тракторлары белән 6 һәм 9 метрлы катоклар белән Илдар Галәлетдинов белән Илшат Сәмигуллин башкаралар. Тырмада кечкенә басуларда "МТЗ-82«ләр белән Фәнил Гарифҗанов белән Рафил Әсхәтов эшли. Чәчү комплексы белән «Класс» тракторында Әмир Гарифуллин, «К-744» тракторында Валентин Зыкин хезмәт куялар. Шулай ук «Т-150» тракторында «СЗ 3.6» чәчкече белән Нияз Сәгыйтов һәм «МТЗ-82» тракторы «СЗ 3.6» чәчкече белән Фаяз Нәкыйпов та чәчү эшләрен башкаралар. Тукландыруда икенче елын инде «Туман» агрегаты белән Андрей Кунгурцев эшләде. "КамАЗ"ларда һәм "ГАЗ-53"ләрдә эшләүче шоферлар шулай ук үз вакытында ашламасын да, симәнә-орлыкларны да алып чыгып торалар. "КамАЗ«да — Ришат Гарипов, Ранил Рамазанов, Илфат Нургалиев, «ГАЗ-53» — Рәис Нәҗипов, Дамир Йосыпов, Габдрәфыйк Салихҗанов хезмәт куялар. Шул ук вакытта кадрлар белән проблемалар да бар, бүгенге көндә «К-744», «МТЗ-1221», «МТЗ-84» тракторлары механизаторсыз тора һәм бер «КамАЗ» машинасының шоферы юк.

Хуҗалыгыбызның машина-трактор паркы нык. Яңа агрегатлар алмасак та, узган елгы яңартылган агрегатлар быел басу-кырларга чыгып үзләрен эштә күрсәттеләр. Мәсәлән, культиватор «КС 12» һәм 9 метрлы каток быелгы язгы кыр эшләре вакытында бик әйбәт эшләделәр. Агымдагы елда тырмаларны да яңарттык, хәзер Совет вакытындагы кебек итеп һәрбер тырманы басуга алып чыгып, аерым-аерым җыярга кирәкми, тракторга тагып йөртә торганы белән генә эшлибез. Бүгенге көнгә үзебез эшләгән 9 тырма бар, — дип, хуҗалыктагы эшләр белән таныштырып узды Максим Максимов.

Язгы кыр эшләре вакытында һәрбер шофер-механизатор үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Чөнки авыл кешесе өчен иң җаваплы чор — елны туйдырырлык көннәр башлана. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүне алдан ук көтеп ала. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре «Кызыл юл» хуҗалыгы