Иген кырларында комбайннар тавышы
Бүгенге төп бурыч — тир түгеп үстерелгән икмәкләрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алу
Районыбыз игенчеләре быелгы уракны җайлап башлап җибәрделәр. Нәрсәгә җайлап дибез, чөнки төрле хуҗалыкта игеннәрнең өлгерүе төрлечә. Алай гына да түгел, бер үк басуның бер почмагында игеннәрне турыдан-туры суктырып алып булса, икенче өлешен теземнәргә салмыйча булмый, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек тармагы өчен төп җаваплы белгеч Ирек Галимов.
— Бүгенге төп бурыч — тир түгеп үстерелгән икмәкләрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алу. Икмәкне үстерү өчен сарыф ителгән барлык хезмәтләрнең нәтиҗәләре куа-нычлы булсын иде, — ди баш белгеч.
— Районда 25 мең 704 гектар мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар. Әле моңа, без фаразлаган, орлыкка алабыз дигән 1670 гектар кукуруз мәйданы керми. Иң зур мәйданда — 11824 гектарда арпа, язгы бодай — 4824, арыш — 3095, көзге бордай — 2296, солы — 1816, борчак — 1635, вика 214 гектар мәйданда игелде. Техник культураларны алганда, рапс 1177 гектар мәйданны били, аның 800 гектары «Уңыш» хуҗалыгында, калганы — "Кызыл юл«да. Шулай ук 551 гектарда җитен, 50 гектар җирдә соя культурасы бар. Шушы мәйданнарны күзалласак, урып-җыюның нинди киеренке булуын чамаларга була, — ди Ирек Галимов.
Районда беренчеләрдән булып уракка керешкән хуҗалыклар турында мәгълүмат җиткергән идек инде. Беренче һәм икенче атнаның җиңүчеләре дә билгеле булды. Беренче атнаның өч вымпелның икесенә «Сорнай» хуҗалыгы комбайнчылары Владимир Антонов белән Фирзәр Газизов лаек булдылар. Алар белән бергә хезмәт куйган Альберт Шәрипов, эх, миңа да җиңү өчен 3 центнер суктырылган ашлык җитмәде, дип уфтанып алды. Тәҗрибәле комбайнчының уңышлары әле алда булыр, дигән теләктә калабыз. Шулай ук беренче вымпелга «Кама» хуҗалыгыннан озак еллар эшләгән комбайнчы Фәрит Хәйретдинов ия булды.
Моңа кадәр яңгырлар бик көтелгән булса да, уракта аның яумый торуы хәерле диләр кайберәүләр. Шулай да табигать белән без идарә итә алмасак та, ул биргән форсаттан файдалана алабыз. Инде беренче чыныгу алган комбайннарның шик тудырган механизмнарын карап чыгу, я булмаса алыштыру, майлау, башкарган эшкә беренче нәтиҗәләр ясау, эшеңне башкалар белән чагыштыру өчен менә дигән вакыт бу.
31 июль көненә амбар хуҗалыкларына 13910 тонна ашлык кайтарылды. «Кызыл юл», «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар 1436-1296 тонна ашлык суктырдылар. Кайбер хуҗалыклар яңгырларга кадәр борчак культураларын да урнаштыра алдылар. Район буенча алына торган ашлыкның уртача һәр гектардан чыгышы хәзергә 30 центнер. Бу күрсәткеч «Татарстан» һәм «Арбор» җәмгыятьләрендә югары, һәр гектардан 38,0-34,0 центнер ашлык алына.
Район комбайнчылары арасында бара торган ярышның икенче атнасына нәтиҗәләр ясалды. Беренче группада җиңүче булып «Якты юл» җәмгыятеннән Рифат Бариев, икенче группада — «Татарстан» күмәк хуҗалыгыннан Илшат Һидиятов, өченче группада «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Рәфыйк Галеев танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев