Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Игенче»ләр мул игеннәрне вакытында җыйнап алу өчен тырыша (+фото)

«Игенче» хуҗалыгы игенчеләре урып-җыю чорында уңышлы эшләп, мул игеннәрне вакытында җыйнап алу өчен тырыша.

Кичә алар 29 гектарлы басуда, "Раушан" сортлы арпаны турыдан-туры суктыралар иде. Әлеге хуҗалыкта алдагы елларда вымпеллар алып, алдынгылыклары белән районга танылган комбайнчылар эшли. Менә алар: Алмаз Гарипҗанов ярдәмчесе-энесе Илназ белән, Рафис Сәмигуллин ярдәмчесе-улы Ильяс белән, Камил Билалов ярдәмчесе Илфар Фәйзрахманов белән, Рамил Билалов ярдәмчесе Алмаз Бәшәров белән. Игеннәрне ындыр табагына шоферлар Наил Юнысов,  Алмаз Исмәгыйлов, Рифкать Ибраһимов ташый.  "Игенче"нең тырыш хезмәт коллективына игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Игенче"