Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Игенче”дә һәр сәгать, һәр минут исәптә (+фото)

Басуларыбыз алтынсу матур төскә кереп, урак җитүе турында ераклардан хәбәр итә. Хәзер инде игенчеләребез һәрбер мөмкинлектән файдаланып, игеннәрне җыеп алу өстендә бөтен көчләрен куя.

Техникалар көйле генә эшләп торганда һәрбер механизатор хезмәтен куанып башкара. "Игенче"ләр дә шундыйлардан. Бүген әлеге хуҗалыкның "кыр кораблары" 69 гектарлы көзге бодайны суктыру белән мәшгуль.
Барысы әлеге хуҗалыкта бу төр культура 204 гектар җирдә игелгән. Бүген шушы басуны суктырып бетерсәләр, аннан соң әзрәк туктап торасылар икән. Чөнки әзер басулар әлегә күренми. Көннәр мондый кояшлы һәм җылы торса, башаклар ныгып, суктырып алу өчен дә озак көтәсе булмас, тоташ яңгырлар гына китә күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250