Игенченең күңеле кырда бүген (+фоторепортаж)
Арыштан бушаган мәйданнарны эшкәртеп, борчак чәчәбез. Сенажга өлгерер дип ышанабыз, ди Фирдүс Хәкимов
Районыбызда урып-җыю тулы көченә бара. Елның коры килүе, көннәрнең кояшлы торуы нәтиҗәсендә хуҗалыклар уракны кызу тота. «Татарстан» хуҗалыгына игенчеләр, басу-кырларда хезмәт куючылар белән танышырга дип юл тоттык һәм үзем моңарчы ишетмәгән яңалык белеп кайттым.
«Татарстан»лылар без килгәндә 48 гектарлы басуда «Нур» сортлы арпаны турыдан-туры сугалар иде. «Бу басуга узган көз бодай чәчкән идек, яз көне уҗымнарның бик начар хәлдә булуын күреп, яңа баштан арпа чәчтек», дип сөйли-сөйли комбайннар янына атлады баш агроном Фирдүс Хәкимов. «ДОН-1500»дә хезмәт куючы Рәфкать Саттаров, «Джондир»да эшләүче Илшат Һидиятов һәм өр-яңа «кыр корабы» «Тукано»ны беренче урагына алып чыккан Райнур Бариев исемнәре райондашларыбызга яхшы таныш. «Татарстан»ның озак еллардан бирле алыштыргысыз һәм мактаулы игенчеләр командасы ул. Быел әлеге тәҗрибәле игенчеләр янәшәсенә яшь егет — Рузил Ильин да кушылган. «Татарстан» хуҗалыгында беренче урагым булса да, монысы бишенчесе, чөнки моңарчы Тукай исемендәге хуҗалыкта да комбайнда эшләдем», диде Субаш егете Рузил. Төп игенчеләр янында ярдәмчеләре Нурсил Закирҗанов, Рәнис Габдуллин, Альмир Яковлев, Салават Саттаров та тәҗрибә туплап, эш тәртибенә өйрәнеп йөриләр.
Иген кырында бер-бер артлы басып, ашыкмый гына бөртекләрне җыеп йөргән «кыр кораблары»н туктатабыз. Игенчеләр белән сөйләшәсе, быелгы урак турында фикерләрен беләсе килә. Кабиналарыннан төшкән һәрберсе комбайн артыннан калып барган салам теземнәрен күтәреп, актарып карыйлар, бөртекләре калмыймы? Калмаган, тәртип! «Менә шуның өчен дә һәрберсен көйләп җибәрәбез», ди комбайннарга ишарәләп баш агроном Фирдүс Хәкимов. Уртак фотога төшү өчен яңа комбайн янына җыелды игенчеләр, шунда быелгы уракка бәяләрен дә биреп үттеләр. «Урак нинди генә булса да аны эшләп чыгарга кирәк инде», ди Райнур Бариев. «20 елдан артык эшләп 2010 елда гына мондый начар ел булган иде, башкасын хәтерләмим», ди Рәфкать Саттаров. «Арыш, көзге бодай уңышы чагыштырмача әйбәт булды бездә, саламы да әйбәт. Әле мул уңыш бирердәй басуларыбыз бар бит», дип ышанычын белдерде Илшат Һидиятов. Иң мөһиме игенчеләрнең күңелләре көр. Эшләренә җаваплы карап, һәрбер бөртекнең кадерен белеп эшлиләр. Алар җыйган икмәкне түкми-чәчми ындыр табагына «КамАЗ» шоферлары Ранил Сәйфелганиев, Борис Алексеев, Фидаил Хәкимов ташый. Көннәрнең кызу торуы сак булырга да өнди, Мәүлит абый Зарипов тракторы белән су тулы бочка алып чыгып, басудагыларны ут-күздән саклый. Биредәге һәркемне мактап, безнекеләрнең берсен алып берсен калдыра торган түгел, һәркайсы тырыш, һәркайсы алдынгы, диде баш агроном Фирдүс Хәкимов. Яшь белгеч әле биредә бишенче елын гына хезмәт куя, тик шулай да эшен җиренә җиткереп башкаруы күренеп тора аның. Урак башыннан 310 гектар мәйдандагы арышны җыйнап алганнар, ул уртача 17 центнер уңыш биргән. Көзге бодайның уртача уңышы 22-24 центнер тирәсе булган, бер басуларыннан 34не алуга да ирешкәннәр, ул «Льговская-4» сорты булган. 140 гектар мәйданда үстерелгән борчакның уртача уңышы 14 центнер булган. «Уңышлар начар дип тә, яхшы дип тә әйтеп булмый, булган кадәрен югалтуларсыз җыеп алу төп бурычыбыз булып тора. 770 гектар мәйданда кукуруз, 100 гектарда бәрәңге үсә. Соңгы яңгырлар аларга бик килеште, шунысы сөендерә», ди Фирдүс.
«Сенаж әлегә тупланып бетте, икенче кат люцернаны печәнгә алдык. Хуҗалыгыбызда эшләүчеләргә 5әр рулоннан өләшеп чыктык инде. Ә салам әлегә бирелмәде. Бүгенге көндә саламда 4 пресс эшли. Көзге кыр эшләре дә бара. Арыштан бушаган мәйданнарны эшкәртеп, борчак чәчәбез. Сенажга өлгерер дип ышанабыз», дип сөйләп китте Фирдүс. Ничә ел эшләп бу вакытта сенажга дип борчак чәчкәннәрен белми идем. Менә бу яңалык ичмасам. «21 ел тракторда эшләп үземнең дә беренче тапкыр бу вакытта борчак чәчүем», диде «Джондир» тракторында хезмәт куючы Ришат Саттаров. Ике дистә елдан артык вакыт эчендә «Т-150», «МТЗ-1221» тракторларында эшләгән ул, соңгысында әле дә хезмәт куя. Ике техникасын төзек тотарга да, йөкләнгән эшләренә зыян китермичә эшләргә дә булдыра ул. «Нинди генә техникага утыртсаң да, булдырып эшли торган кеше ул», дип мактадылар хуҗалыкта әңгәмәдәшемне. Язгы чәчү вакытында абыйсы, комбайнчы Рәфкать белән сменалап эшләгән алар. «Бездә игенчеләрнең барысы диярлек икешәр, хәтта өчәр техникада хезмәт куя. Рәфкать Саттаров – «МТЗ-1221»дә, Илшат Һидиятов «МТЗ-80» һәм «ДТ-75» тракторларында, Рузил Ильин «МТЗ-82»дә эшли», дип санап үтте баш агроном.
Ришат Саттаровка чәчәргә җирне әзерләүче Илшат абый Галиев белән дә аралашып алдык. Заманча «РСМ 2375» тракторында эшләүче механизатор үзенең хезмәт юлы хакында да бәян итте. «Теш чыкканнан бирле тракторда инде мин», дип елмайды ул. «1994 елдан хуҗалыкта эшли башладым. «Т-150», «К-700» тракторларында да эшләргә туры килде, комбайнда хезмәт куйган еллар да булды. Тик бүгенге эшли торган техникамны берсе белән дә чагыштырырлык түгел. Бу тракторда навигатор да урнашкан, автопилот режимы да, кондиционеры да бар, тузан да, тавыш та керми», дип тракторын мактады Илшат абый. «Тракторыма яңа эттергеч тә алып кайттылар, аның белән сенаж да өям, башка кушкан эшләрне дә башкарам, эше генә булып торсын», ди тырыш механизатор.
Басу-кырларда эшләр иртә таңнан кичкә кадәр гөрли: сугалар, уралар, җир эшкәртәләр, хәтта инде чәчәләр дә. Шушы тырышлыкларының нәтиҗәсе канәгатьләнерлек булса иде. Ә сенажга дип чәчелә торган борчакка без янәдән кайтырбыз әле. Кем белә бит әллә киләчәктә бу ысул да уңышлы эшләп китәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев