Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенченең төп байлыгы – җир (+фоторепортаж)

Соңгы тапкыр кайчан "КамАЗ"га утырып басу-кырларны иңләдем икән, дигән уйларым белән "Игенче"нең "кыр кораблары" янына юл тоттым.

Чыннан да, моңарчы сыйфат комиссиясе белән иген кырларына җиңел машинада килә идек тә, комбайннарның эшчәнлеген күзәтеп, кайтыр юлга кузгалыр идек. Ә бу юлы Арбашның ындыр табагыннан Илнур Нәбиевка утырып киттем. Басу амбардан шактый ерак урнашкан, шуңа да юлда безне кукуруз басуы, җыеп алынган уңыштан соң эшкәртелгән җирләр озата барды.
"Игенче"ләр зәп-зәңгәр чәчәкле басу янәшәсендә генә эшлиләр иде, әлеге матурлыкка хозурланып, күктән назлаган кояш нурларында кырларга таралган иген исен иснәп, 15 ел элек булган хатирәләрне яңартып алдым. Ул чакта мин үзем дә җәен басудан кайтып керми идем, чөнки абыем үзенә ярдәмче итеп алып, инде шул вакыттан эшнең асылына төшендерде. Ул чакта "КСК" маркалы азык уру комбайнын иярли иде ул. Аның белән иртә таңнан торып эшкә китүләр, башка помнардан оялулар (чөнки ул вакытта башка ярдәмчеләр егетләр иде), яшьтәшләр кичен биләмгә чыкканда кап-кара булып тузанга һәм майга батып кайтулар... Эх, сагындыра икән ул чаклар.
...120 гектарлы басуда 6 гына комбайннары эшләгәнен күргәч, "комбайннар главасы" (ул үзен шулай атарга кушты - З.Ф.) Фидаил абый Хәйруллиннан нигә сафлары сирәгәюне сорадым, ватылып китте шул, дип борчылуын белдереп алды ул. Шулай, уттай урак өстендә иптәшләрең белән бергә эшлисе килә, тик нишлисең, техника да мәңгелек түгел, ул да ватыла. (Әлеге ватылган комбайн икенче көнне үк иптәшләренә кушылган, шөкер, вакытында төзекләндергәннәр үзен - З.Ф.)
Уңышның ничек булуы белән кызыксынам Фидаил абыйдан, "Радонь" сортлы әлеге арыш уртача 33-35 центнер уңыш бирде. Бездә бигрәк тә арпа уңды, "Игенче"дә, гомумән, аның "Раушан" сорты гына игелә. Борчакка килгәндә анысыннан 25 центнер тирәсе уңыш алуга ирештек, - ди ул карашларын еракларга төбәп. Әлеге минутларда ул уңыш хакында уйладымы, әллә инде әле җыеп аласы культуралар хакында борчылдымы, аңламассың...
Игеннәр җыелып алынгач басулардан иң элек салам урнаштырыла. Хуҗалыкка да өләшенә, теләгән кеше басудан ук килеп түкләп ала ала, ферма яннарына да ташыла. Салам мәсьәләсе хәл ителүгә җир эшкәртүгә тотыналар. Быел 850 гектар җирдә чәчү эшләре планлаштыралар, катлаулы ашлама белән дә, аммиак селитрасы белән дә тулысынча алдан ук тәэмин ителгәннәр, шуңа ул яктан бернинди тоткарлыксыз эш башкаралар. - Көздән эффектлы эшкәртелгән җир икенче ел уңышының төп нигезе булып тора. Җир эшкәртүдә иң зур рольне сукалау уйный. Киләсе елга кукуруз чәчеләсе мәйданнар һичшиксез сукаланырга тиеш һәм моны алдан ук уйлап эшләү зарури. Җир белән уйнарга ярамый, игенченең төп байлыгы ул җир, - ди үзе дә озак еллар җир белән тыгыз элемтәдә эшләгән Фидаил абый.
"Игенче"нең һәрбер комбайнчысы беренче кат сертификатлар алуга ирешкән, инде икенчесенә дәгъва кылучылар да бар. - Комбайнчылар - Рамил Билалов, Раушан Фәйзрахманов, Алмаз Гарипҗанов, Раиф Нургалиев, Рәсим Мортазин, Рәнис Шиһабетдинов, Мирвәт Галимуллиннар бар да бертигез тырышып эшли, гомумән, тел-теш тидерерлек түгел безнең егетләргә, - дип өсте-өстенә мактап туя алмады үзләрен "Комбайннар главасы". Күмәк фотога төшерергә туктатып алган арада алар бер-берсе белән шаяртып, тиз генә алдагы көн күрсәткечләре белән дә танышып алырга өлгерде. Күренеп тора, биредә коллектив бердәм һәм тату. Җилдәй җитез шоферлар да бар да бердәй бик булдыклылар биредә. Инде ничә ел руль артында йөрүче Наил абый Юнысовны ындыр табагында да бик мактап телгә алдылар. - Һәрбер рейс саен "КамАЗ"ын себереп чистарта, бик пөхтә һәм эшенә җаваплы карый ул, - диләр. Әлбәттә, Илнур Нәбиев, Алмаз Исмәгыйлев, Айрат Хафизовлар да урып-җыю чорының нинди җаваплы булуын аңлап эш итәләр. Тоткарлыклар тудырмый басу белән амбар арасын җитез генә үтәргә тырышалар. Шулай да тиз йөреп ашлыкны сакларга да онытмыйлар, һәрбер орлыкның кадерен, бәһасен аңлап эш итәләр.
Ә инде алар алып кайткан игеннәр белән бик оста эш итүчеләр ындыр табагына җыелган. Биредә иң төп
кеше, инде 25 ел амбар мөдире вазифасын үтәүче Рашит абый Сәгъдиев. Аннан да озаграк биредә Дамир абый Гарипов эшләгән. Ул сушилкада тырышып хезмәт куя. Ярдәмчеләре Искәндәр Шакирҗанов, Зөлфәт Төхфәтуллин һәм Рим Галимов белән бер тәүлеккә 200 тонна ашлыкны киптереп баралар. Ә ашлык белән өзлексез тәэмин итүчеләре Илһам Мортазин, ул "ГАЗ-53" машинасы белән ашлыкны төяп, киптерү җайланмасына кертеп тора. Урып-җыю чорында эш ике сменада оештырылган, өч смена эшләгән еллар да бар иде, дип истәлекләрен яңарталар биредәгеләр. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, сыйфатлы симәнә булдыруга да зур тырышлык куялар һәм аның башында Габделәхәт Котдусов тора. - Кайткан ашлыктан чәчәрлек һәм сатарлык симәнә эшләп чыгара, - диләр Габделәхәт абый хакында. Шулай булмый ни, инде башлангыч сыйныфларда укыган вакытында ук Габделәхәт абый ындыр табагына әтисе белән килеп йөри башлаган. Аннан өйрәнеп, менә инде ничә дистә еллар биредә тырышып хезмәт куя. 1969 елда чыгып, 1971 елда куллануга тапшырылган ашлык чистарту машинасын ул көйләп, өр-яңа кебек итеп эшләтә. Күрәсең, инде ничә еллар эчендә бер-берсенең көеннән торып эшләргә өйрәнгән алар.
Үлчәүдә эшләүче Рузилә апа Каюмованы да һәркем үз итеп, яратып мактый биредә. Сигезенче сезонын автовесада эшли ул, ике ел элек лаеклы ялга чыккан, алай да күңеле кушуы буенча гел бирегә тартыла. - Иртәрәк әлеге хезмәткә алынмавыма үкенәм, саннар белән эшләргә бик яратам мин, - ди миллекләр арасында үзенең бер дөньясын булдырган Рузилә ханым. Рузилә апа кебек олуг мактауга лаек Рифат абый Хәмидуллинны да бик хөрмәтлиләр. Аның хезмәт нәтиҗәсе буларак он белән берөзлексез тәэмин ителеп торалар.
Игенченең хезмәтен карасаң ул җептәй сузылып киткән. Бары комплекслы эш башкарылганда гына мондый уңышларга ирешеп була һәм шушы урында җир уллары һәм кызларына хуҗалык җитәкчелегеннән булган хөрмәтнең дә бәһасез икәнен ассызыклап китәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: