Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра (фото) - дәвамы

— 38нче урагым инде бу минем, — ди Нурислам абый. — Яшь бара, үзебезгә алмаш әзерләргә кирәк, —дип тә өстәп куйды.

«Бөрбаш» җәмгыятенең иген кырларында менә инде ничәнче сезон өч игенче хезмәт куя. «Полесье» комбайннарында Нурислам Сабирҗанов белән Илшат Нотфуллин һәм "Акрос«та Алмаз Корбангалиев. 

Нурислам Сабирҗановны чын җир улы дип атасам, ялгышмам. Иртә яздан тракторы белән басуга чыгып, башта җир эшкәртсә, аннан чәчүгә керешә, бүгенге көндә инде үзе чәчкән мәйданнардан алтын бөртекләрне түкми-чәчми җыеп та ала.

— 38нче урагым инде бу минем, — ди Нурислам абый. — Яшь бара, үзебезгә алмаш әзерләргә кирәк, —дип тә өстәп куйды.

Бу атнада әлеге игенчегә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов икенче атна нәтиҗәләре буенча, иң алдынгы игенче буларак, вымпел тапшырып узды. «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов исә, иң беренче олау бөртеклеләрне суктырып алган игенче буларак истәлек бүләге бирде аңа. Лаеклы шәхескә лаеклы бүләкләр!

Өч дистә елга якын комбайн штурвалы артында булган Илшат Нотфуллин 6-7нче сыйныфларда укыган чагыннан техника арасына кереп китә. Шул вакыттан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, хезмәт хакларын җыеп барып, мотоцикл сатып алуын да кызык итеп сөйләгән иде. Илшат абый да берничә техника иярләүче оста механизаторларның берсе, механизаторлар династиясеннән ул. Әтисе Рәхматулла абый гомере буе механизатор булып эшләгән.

erid: 2Vtzqv1AZW9

— Үзебез чәчкән басуның игенен җыеп алуы да икенче инде, — дип елмаеп сөйләде ул. Хуҗалыкта комбайнчыларга карата куелган нормаларны үтәгән өчен Илшат абыйга Рафис Фарадисович сертификат тапшырып, тырыш хезмәте өчен рәхмәт хисләре белдерде.

Моннан ике ел элек «Трактор-шоу» респуб-лика бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булган Алмаз Корбангалиев хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора торган механизаторларның берсе. Бер түгел, берничә техниканы иярләүче механизатор елның-елында алдынгы игенче буларак вымпелга лаек булып тора.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Алмазга да вымпел тапшырып, алга таба да уңышлар теләде. Ә «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов нәтиҗәле хезмәте өчен сертификат тапшырып үтте. Бер көндә ике бүләк иясе булган Алмазны без дә ихластан котлыйбыз. — Кабинада иптәшләре бар инде аның, монысын да шунда элеп куям, — дип сөенеп, "кыр корабы«на таба юл тотты Алмаз. 

«Бөрбаш» җәмгыятендә хезмәт куючыларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә, язсаң да, һәркайсы лаек шәхесләр. Алга таба да эшләрендә уңышлар юлдаш булсын. Әле комбайннар кермәгән басулары көтелмәгән уңышлары белән сөендерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9