Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ике исәп, бер хисап - 1

Үзәге Пыжмара булган, Әтнә, Түбән Сәрдек, Югары Сәрдек, Пукшинер авылларын берләштергән «Кама» хуҗалыгы һәрдаим тотрыклы үсештә.

«Кама» хуҗалыгы районыбызның төньягында урнашкан. Үз чиратында бу хуҗалык итүнең барлык өлкәләренә йогынты ясый, табигать фасыллары – яз, җәй айларының соңаруы игеннәрне чәчү, җыеп алуга үзенең төзәтмәләрен кертә. Район үзәгеннән читтә булуның да уңай һәм тискәре якларының кайсысы күбрәк икәнен дә бәяләргә читен. Ничек кенә булмасын, үзәге Пыжмара булган, Әтнә, Түбән Сәрдек, Югары Сәрдек, Пукшинер авылларын берләштергән «Кама» хуҗалыгы һәрдаим тотрыклы үсештә. Моның сәбәбе нәрсәдә икән, шул турыда хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗипов белән сөйләшеп алдык.

– Безнең якта халык бик эшчән, әмма шул ук вакытта бик тыйнак, дип әйтимме соң инде. Гадәттә, безне аз гына мактап язсалар, аның тискәре йогынтысы килә дә чыга, шунлыктан, бездә мактанып йөрү кабул ителмәгән. Бу мәсьәләгә мин үзем дә бик сак карыйм. Ә икътисади яктан үсешкә килгәндә, уңышлар дөрестән дә бар. Һәм аның алшартларының берсе – ул белгечләр, терлекчелек, игенчелек һәм механизация тармак җитәкчеләре белән эшне көндәлек киңәшләшеп   алып барудыр. Тормышта, кечкенә генә мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә,  ул зур проблема булып калкып чыга, аны чишәр өчен чыгымнары да күпкә арта. Бездә кабул ителгән эш тәртибе бар – нәрсә генә булмасын, мәсьәлә җиткерелергә, ачыкланырга тиеш һәм без бергәләп аны чишү юлларын  эзлибез, уңай хәл итәбез. Саныйбыз, исәплибез, карыйбыз, кайбер вакытта бәхәсләшеп тә алабыз, әмма уртак фикергә килгәч, һәр тармак җитәкчесе куелган максатка ирешерлек итеп эш оештырырга тиеш һәм бу шулай  эшләнә дә.

Бүгенге көндә мине генә түгел, авыл җирендә урнашкан барлык оешма җитәкчеләрен борчыган мәсьәлә – ул эшче куллар белән тәэмин ителеш. Авылда яшьләрне калдыру өчен үзебездән торган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз, авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча 2 егетебез белем ала, аларга стипендия түләп торабыз, килешү буенча алар өч ел бездә эшләргә тиешләр. Бүгенге көндә шундый бер егетебез матур гына эшләп килә, аңа тиешле шартлар булдырып, авылдан китми торган итеп кызыксындыру безнең бурыч. Ничек кенә булмасын, эшләмичә торып булмый. Бу турыда белгечләр белән көндәлек үткәрелә торган киңәшмәдә сөйләшми калган көн бик аз. Моннан егерме ел элек (Рәкыйп Нәкыйпович 2003 елның 9 февралендә «Кама» хуҗалыгы рәисе булып сайлана – ред.) килгәч тә, сыерлар саварга кеше юк, дип өзгәләнгән идек, шөкер, сыерын да савабыз, сөтебез дә мулдан, уңышларыбыз да бар. Һәрнәрсәнең тискәре һәм уңай ягы бар, терлекчелектә кадр-ларга кытлыкны киметү өчен Әтнәдә заманча комплекс салып чыктык, бүгенге көндә барлык җиһазларны көйләү бара, юлларны тулысынча эшләп бетерми сыерларны кертмәскә, ашыкмас-ка булдык.

Әйе, «Кама» хуҗалыгының 2022 ел нәтиҗәләрен күздән кичерсәң, үрнәк алырга, фикерләргә нигез бар. Хисап җыелышында әйтелгәнчә, ел дәвамында хуҗалык кассасына 245 миллион 175 мең сум акча кереме тәэмин итә алганнар. 2021 елда бу сан 190 миллион сум булган, үсеш 41 процент. Барлык акча кеременең 91 проценты терлекчелектән алынган, ә калган 9 проценты игенчелек тармагына туры килә. Терлекчелектә алынган керемнең төп өлеше – 74 проценты сөт җитештерүдән, ә 26 проценты ит җитештерүдән. Алдагы ел белән чагыштырганда, сөт сату 19 процентка артык. 5104 тонна сөт савылып, аның 4876 тоннасы сыйфатлы итеп сатылган. Сөт сату үсеше күрсәткеченең алдагы ел белән чагыштырганда район күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек артык итеп үтәлүеннән хуҗалыкта бу тармакта эшнең нинди киеренке барганын чамалап була. Сөтнең сыйфатын тәэмин итү буенча да зур эш башкарыла. Шушыларның нәтиҗәсе буларак сөт тармагында рентабельлек аз да түгел, күп тә түгел 68 процентны тәшкил итә. «Кама» хуҗалыгында әле район буенча бер сыерга сауган сөтнең үзләрендә ким булуын яшермиләр, җыелышта чыгыш ясаган вакытта әгәр һәр сыердан уртача район күрсәткеченә ирешкән булсак, өстәмә 3 миллион 765 мең сум акча кергән булыр иде, дигән үзара тәнкыйть сүзләре яңгырады. Бу өлкәдә артталыкны бетерү буенча чаралар күрелә: 2021 елда һәр сыердан алган сөт районныкыннан 484 литр ким булса, хисап елында артталык 157 литр тәшкил итә. Сөт тармагында эшләүчеләр алдына быел бу артталыкны бетерү бурычы куелды.

Соңгы елларда зыянга эшләгән ит җитештерү өлкәсендә уңай үзгәрешләр куандыра. Алдагы елга караганда мөгезле эре терлекләрдән тәүлеклек артым 4 граммга ким булса да, ит җитештерүне – 14 процентка, сатуны 10 процентка  арттыра алганнар. Тармактагы рентабельлек 16 процент булган, алдагы ел күрсәткечен 25 процентка диярлек яхшырта алганнар. Бу үсешнең төп сәбәбе – ит җитештерүнең үзкыйммәтен киметү һәм сату бәяләренең артуы белән аңлаталар. Ел саен савым сыерларын гамәлдән чыгарып сатуны киметә алмыйбыз, саткан вакытта аларның түбән көрлектә булуы керә торган акчаны күпкә киметә, алынмыйча калган керемнәрне санап карасаң, исең китә. Гомумән, терлекне сатканда, аның начар көрлектә булуы күп акчаны югалтуга китерә. Бу юнәлештә эшлисе эшләребез бар әле, ди хуҗалык рәисе.

Көтүлеккә таналар кертү буенча эшне җанландыру кирәклеген монда яхшы аңлыйлар. Элеккеге елларда, хуҗалык үзе читкә тана саткан булса, хәзер инде үзләре читтән таналар сатып алуны кулай күрәләр. 2022 елда көтүлеккә 340 баш тана кергән, алдагы елда бу сан 262не тәшкил иткән. Яңа комплексны савым сыерлары белән тутыру өчен  башка регионнардан да тана сатып алу хәстәрен күрәләр.

Агымдагы елда сөт җитеште-рүне – 12 процентка, итне 5 процентка арттыру бурычы куелган. Терлекчелектә рентабельлек 51 процент булган, шушы ирешелгән күрсәткечтән чигенмәскә, дип фикерлиләр. Соңгы араларда сөтнең сатып алу бәяләренең төшүе җитәкчелекне борчуга салган, әмма моңа карап, эшләмичә торып булмый, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы