Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икенче икмәк уңышы мулдан

Узган атнада «Татарстан» җәмгыяте икенче уңыш — бәрәңгене җыярга кереште.

Басу-кырларда техника гөрелтесе әлегә ишетелә, ләкин бик тиздән быелгы эшләр тәмамланып, инде алар да гаражга кайтачак. Бүгенге көндә «Татарстан» хуҗалыгында икенче урак өсте — биредә бәрәңге алалар һәм силос салалар.

Биредә 60 гектар мәйданда «Гала», «Прайм» һәм «Ривьера» сортлары игелә. Уртача уңыш бер гектардан 340-350 центнерны тәшкил итә. Бәрәңгене җыеп алуда Салавыч лицее, Карадуган гимназиясе укытучылары белән укучылары һәм ике комбайн эшли. 

Җәмгыятьнең баш агрономы Фирдүс Хәкимов белән иң беренче мәктәп укучылары чүпли торган Салавыч авылы башындагы бәрәңге басуында булдык. Буразна буенча тезелеп киткән ак капчыклар буенча гына да бәрәңге уңышының яхшы булуы күренә. Биредә бәрәңгене Салавыч лицее һәм Карадуган гимназиясе укытучы, укучылары чүпли. Икенче басуларында бәрәңгене ике комбайн белән алалар. Аларда Дмитрий Иванов белән Рафил Каюмов хезмәт куя. Комбайннардан икенче икмәкне сортировкага Айнур Мөхәрләмов, Илшат Дәүләтшин, Рифкать Сабиров, Вячеслав Александров ташып торалар. 

Силос салу буенча да эшнең иң кызу чагы. Әлеге хуҗалыкта кукурузның гомуми мәйданы 1600 гектар, шуның 400 гектарын орлыкка алырга планлаштыралар, калганы силоска. — Силос салу эше тулы көченә бара, әлегә 165 гектардан 5944 тонна җыеп алынды. Бүгенге көндә «Билами» сортын алабыз, уртача бер гектардан 33-35 тонна уңыш чыгып бара. Без чит ил сортлары белән дә, үзебезнекеләр белән дә эшлибез, быел чит илнең «Си Ротанго», «Си Телиас», «Эмелин», «Кросби», «Элви 3079», «Билами», «Спайси» сортларын, үзебезнең илнең «Каскад 195», «Машук 170» сортларын үстердек, — ди Фирдүс Хәкимов. Кукурузлары биек булып үскән, чәкәннәре дә күп һәм тулы. Орлыкка җыеп алынасы буенча гына шикләнеп торалар, өлгерерме дигән сорау борчый "Татарстан«лыларны. 

Терлек азыгы тупланган траншеяларда да булдык. Сенаж салынганнары тиешенчә тапталып, сыйфатына зыян килмәслек итеп ябылган. Инде силоста да Илшат Галиев, Рәдис Габдуллин, Илгизәр Минһаҗев, Юрий Иванов моңа зур игътибар биреп эшлиләр.

— Күпьеллык үләннәрдән быел өч укос җыеп ала алдык, моңарчы ике укос белән генә чыгышлана идек. Беренче укостан 6020 тонна сенаж туплый алдык, шулай ук 272 гектарда берьеллык үләннәр бар иде, алардан 1756 тонна терлек азыгы әзерләдек, күпьеллыкларның икенче катыннан — 3030, өченче катыннан 5287 тонна сенаж салдык. Моннан тыш 1370 тонна печән әзерләдек, 575 тонна хуҗалык хезмәтчәннәренә өләштек. Терлек азыгы әзерләүдә «Ягуар» комбайнында Фирдүс Галимҗанов, «Полесье» комбайннарында Рузил Ильин һәм Нурсил Закирҗанов эшли. Үләннәрне теземнәргә «Магдон» комбайннары белән Фәнил Хамматов һәм Радим Иванов салып бардылар. Сенаж һәм силос ташуда Фидәил Хәкимов, Ирек Хәкимов, Динар Сәйфелганиев, Расих Габделхаков, Раушан Сабиров, Расих Бәширов, Айнур Мөхәрләмов эшлиләр. Терлек азыгы белән бер вакытта урып-җыю эшләрен дә алып бардык. Барлыгы 6108 тонна бөртекле культура җыеп ала алдык. Инде аерым культураларның бер гектардан алынган уртача уңышларына тукталганда, арпа — 32,1, көзге бодай — 40, бодай — 37, солы — 32, борчак — 25,7, арыш 32,2 центнер уңыш бирделәр. Бөртеклеләрне җыеп алуда тәҗрибәле, озак еллардан бирле эшләүче комбайнчыларыбыз «Клаас Тукано 450» комбайны белән Райнур Бариев, «РСМ 161» комбайны белән Рәфкать Саттаров һәм «Джондир» комбайны белән Илшат Һидиятов хезмәт куйдылар. Сугып алынган мәйданнардагы саламны вакытында рулонлап, басулардан ташып та куя алдык. Прессларда Дмитрий Иванов, Фәнис Сәйфетдинов һәм Фәнил Миңнемуллин эшләде. Фәнил Сәләхетдинов, Ришат Саттаров, Фәнил Хамматов кунлы тракторлар белән саламны төяп, бушатып тору эшләрен башкардылар, Вячеслав Александров, Нурсил Закирҗанов, Ринат Хөснетдинов, Мәүлид Зарипов рулоннарны басудан ташып тордылар. Шулай ук бөтен эшләр белән бервакытта көзге чәчү дә эшләнде. Быел без 230 гектарда көзге бодай, 170 гектарда тритикале чәчтек. Бу эшне «РСМ 2075» тракторы «Horsch Pronto» агрегаты белән Илшат Галиев эшләп чыкты. Бер атна элек бездә яңгырлар явып узган иде, шуннан соң уҗымнар тишелеп китте, кышка кергәнче ныгып, әйбәт кенә кышларлар дип тә ышанып калабыз. 

Бөртеклеләрне сугып алганнан соң алар артыннан калган мәйданнарны инде эшкәртеп бетердек диярлек, күп калмады. Җир эшкәртүдә «РСМ 2075» тракторы белән Илшат Галиев, «Джондир» тракторы белән Рөстәм Әшрәфҗанов, «Нью Холланд» тракторы белән Юрий Иванов эшләделәр. Бүгенге көндә инде кукуруздан бушаган мәйданнарны да эшкәртү эшләре башкарыла, — дип башкарылган һәм башкарыла торган эшләре белән таныштырып узды Фирдүс.

«Татарстан» җәмгыятенең бер генә техникасы да эшсез тормый бүген, сезонлы эштә булганнары кышкы саклауга куелуга әзерләнә. Техникаларның заманча булуы эшне кыска срокларда сыйфатлы һәм күләмле итеп башкарырга зур мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә башкарыла торган эшләренә яңгырлар комачауламыйча, югары уңыш белән башкарып чыгарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Татарстан» хуҗалыгы