Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илгиз Заһидуллин Татарстан Республикасының «Атказанган агрономы» исеменә лаек булды

Бөртек формалашкан вакытта яңгыр яуса, ул иген уңышын бермә-бер арттыра. Бер мисал китереп китәсем килә...

Утыз елдан артык агроном булып эшләүче Илгиз Заһидуллин 2020 елны бигрәк тә истә калырлык ел булды дип атый: «Игенчелек өчен бик кулай, бик яхшы ел булды. Нәрсә генә дисәк тә игенчелектәге уңышның зур өлеше һава торышыннан тора. Шулай ук ашлыкны басу-кырлардан җыеп алу белән генә эш бетми, терлекләргә ашатыр өчен сыйфатлы фураж, киләсе язгы чәчүгә җитәрлек орлык та хәзерләнергә тиеш. 2020 елның уңышына килгәндә, 270 гектар мәйданда үстерелгән көзге бодайның «Льговская 4» сорты уртача 53,7 центнер уңыш бирде. Арышның уртача уңышы – 36, ә арпаныкы 31,6 центнер булды. Кукуруз бик мулдан булды быел, аны орлыкка сугу мөмкинлеге дә бирелде, 45 гектардан 87,4 центнер уртача уңыш ала алдык. Силосын да күп итеп әзерләдек. Узган ел сортларны яңарту максатыннан, көздән 4 гектарда көзге бодай «Льговская 4 ПР 3» дигән сорт чәчтек. Гомумән, мин яңа сортлар кертү яклы. Бертөрле сорт белән генә эшләү ул дөрес түгел. Бер елны игенгә туры килгән һава торышы, икенче елга кабатланмаска мөмкин. Шуңа да яңа чыккан орлыклар белән гел танышып торабыз. Аларны Кукмара районы «Тойма» җәмгыятеннән, шулай ук Ульян якларыннан алып кайтабыз».

- Илгиз Котдусович, 2020 елны бик уңышлы ел булды дидегез, киләсе ел буенча хәзердән үк фаразларыгыз юкмы?

- Быел кар күп, бу көзге бодай өчен бик әйбәт, димәк, уҗымы да яхшы сакланып чыгачак. Ә менә арыш өчен шикләнәм. Полоса кырыйларына кар күп салынып, алар шуннан һәлак булмасмы дип. Арыш уңышы безнең өчен бик мөһим, чөнки аның саламы күп була, терлекчелек өчен ул бик кирәк.

- Ел елга ошамый хәзер. Җәй белән кышны да, кыш белән җәйне дә туры килә дип әйтеп булмый. Өч дистә елдан артык баш агроном булып эшләү дәверендә үзегезнең сынамышларыгыз барлыкка килмәдеме?

- Эшли башлаганнан алып диярлек мин агроном көндәлеге алып барам, анда барлык күзәтүләремне терким. Һәм менә шунысын ышанып әйтә алам, бөртек формалашкан вакытта яңгыр яуса, ул иген уңышын бермә-бер арттыра. Бер мисал китереп китәсем килә. Бер елны Иске Көшкәтнең көзге бодай басуына, бөртек формалашкан вакытта, көчле яңгыр эләкте. Шуннан соң башка басуларга караганда аннан уңышны 8 центнерга кадәр артыгы белән ала алдык. Күзәтүләрнең менә шундый кызыклы яклары бик күп инде аның, шулай ук тәҗрибә тупларга да бик уңайлы ул.

- Илгиз Котдусович, район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан оештырылган бер семинарда кукуруздан мул уңыш алу өчен чәчү технологиясе, бигрәк тә агрегатның дөресе кирәк дигәннәр иде. Бу нисбәттән сездә эшләр ничегрәк?

- Әйе, техниканың сыйфатлы булуы бик мөһим. Кукуруз да бүтән игеннәр кебек үк дөрес чәчү процессы, дөрес тәрбия таләп итә. Шуңа да кукуруз игү өчен ныклап алынабыз икән, димәк, тиешле агрегатыбыз да булырга тиеш дип заманча, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек яңа агрегат алырга булдык. Яңалыклардан куркып калырга түгел, аларны өйрәнергә һәм үзебезгә яраклаштырырга кирәк.

- Туфракны тиешенчә ашлау өчен нинди алымнар кулланасыз?

- Безнең басу-кырларга минераль һәм органик ашлама керә. Икесе арасында аерма шунда – тиреснең уңышы 3-4 елга кадәр җитә. Шуңа да органик ашламаны ташламаска кирәк дигән фикерем ныклы минем. Туфракны, бигрәк тә ерак басуларны, органикага баетуның тагын бер ысулы сидерат культуралары чәчеп, аларны эшкәртеп, туфракка күмдерү. Шул максаттан хуҗалыкта 96 гектарда горчица һәм рапс культуралары чәчелде. Бүгенге көндә басуларга органик ашлама чыгару дәвам итә, минераль ашлама туплана.

Кыш уртасы булуга карамастан, авыл хуҗалыгының игенчелек тармагы эшсез тормый. Берничә айдан яңадан басу-кырларга әйләнеп кайтасы. Башта уҗымнарның ничек кышлауларын күзәтеп чыгасы, аннан инде җир эшкәртүгә, язгы чәчүгә керешәсе. Илгиз Заһидуллинның төп максатлары да шулар – тиешле вакытта чәчеп, вакытында җыеп алып, сыйфатлы азык әзерләү һәм иң мөһиме хәвеф-хәтәрсез эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев