Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Инженерлар «Сорнай»га җыелды (+фоторепортаж)

"Сорнай" җәмгыятендә районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашырдай һәм үрнәк алырдай мисаллар шактый иде.

Биредә авыл хуҗалыгы машиналарының 2016 елгы сакланышына һәм хәзерге көндә бара торган ремонтның (СХМ) барышына бәя бирелде. Шулай ук иске, яраксыз техникаларны гамәлдән төшерү һәм яңа 2017 елгы эш сезонына планнар белән таныштылар.

Семинарда катнашкан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Гатиятов "Сорнай" җәмгыятендә эшнең торышы, оештырылышы белән якыннан кызыксынды. Әлеге чараның гамәли өлешендә төп игътибар Балтач бистәсе һәм Кече Лызи җирлекләрендә урнашкан техника паркларында саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникаларының, аккумуляторлар сакланышына, гаражларда тудырылган уңай шартларга, техник күзәтү уза торган гаражның торышына, хезмәтне саклау бүлмәсе һәм аның җиһазланышына, документация тутырылышына бирелде. «Сорнай» җәмгыятендә барлыгы 340 тырма, 21 данә чәчкеч, 24 культиватор, 28 каток агрегатлары бар. Шуларның 85%ы бүгенге көндә ремонтланып беткән булуы Ринат Гатиятовта һәм шулай ук биредә катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.

Ринат Гатиятов инженерларларны техникаларны яңарту, ягъни яңаларын алу мәсьәләсенә кагылышлы 60х40 һәм «Россагролизинг» , "Татагролизинг", «№1432» кебек дәүләт программалары белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин быелгы эшләргә анализ ясап, техниканы алдагы сезонга кыр эшләренә әзерләү буенча хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре алдында торган бурычларга тукталды: тракторларны - 1 мартка кадәр, җир эшкәртү һәм чәчү машиналарын - 15 мартка, азык җыючы техникаларны - 10 майга, бөртекле культураларны эшкәртүдә кулланыла торган комплекслы машинларны - 1 июльгә, бәрәңге ала торган техникаларны 1 августка кадәр ремонтлап бетерергә кирәклеген ассызыклады.

"Сорнай" хуҗалыгының баш инженеры Фидәил Гарәфетдинов җитәкчелегендә машина-трактор паркында ел әйләнәсе ныклы тәртип, җитди эш оештырыла. Юып-чистартып, аерым узелларын таләп буенча майлап, бушатып, кыр эшләреннән туктаган һәр техниканы махсус урыннарга күтәртеп куйганнар. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремотлау белән махсус бригада шөгыльләнә. Кирәкле барлык инструментлар белән тәэмин ителгән җылы мастерскойда 10 механизатор чәчкечләрне, культиваторларны ремонтлыйлар. Икенче бер бүлмәдә ике кеше тырмалар төзәтә. Шулай ук җылы мастерскойда ике тракторга ремонт үткәрелә. Шушы эш барышлары белән танышканнан соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин барлык җәмгыятьләрдә дә машиналар ремонтлау өчен махсус жылытылган бина булырга тиешлеген искәртте. Шулай ук берничә хуҗалыкның ел барышында ясаган хаталарына һәм техникаларны сакланышка куйганда булган кимчелекләрне әйтеп, җаваплылыкны арттырырга кирәклеген искәртте.

Килгән белгечләр "Сорнай" җәмгыятенең машина-трактор паркындагы эшнең торышына югары бәя бирделәр, мондагы газ хуҗалыгын, барлык биналарның да газ ягып җылытылуын ошаттылар. Алар машина-трактор паркында әйтелгәннәрнең бер өлешен практик яктан ныгыттылар һәм 2017 елның кыр эшләре сезонына техникаларны әзерләүне оештыру буенча фикер алыштылар. Җирдән файдалана белү, туфракны дөрес эшкәртү үз чиратында техникаларның төзеклегенә бәйле. Балтачлыларның игенчелектәге уңышлары югары бәяләнеп килә икән, димәк, ел саен авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә мондый семинарлар үткәрүнең нәтиҗәсе бар дигән сүз.

«Бүгенге көндә районда ремонт эшләрендә 29 махсус бригада оештырылган, аларда 89 эшче хезмәт куя. Районда 26 ремонт мастерское бар, шуларнын 25 җылытыла торган. Район буенча авыл хуҗалыгы техникаларын һәм амбарларны 2017 елның язгы кыр эшләренә әзерләп чыгар өчен 76 млн. сум күләмендә акча кирәк. Ел барышында хуҗалыклар бу эшләрне кредитлар алмыйча, үз хисапларына башкарырга планлаштыралар. Район буенча тырмалар - 32%, чәчкечләр - 22% , культиваторлар - 36%, катоклар 19% ремонтланган», дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсеннән Ришат Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250