Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кем белә, бәлки Рәфкатебез җиӊүче булыр

Бүгеннән башлап Лениногорск муниципаль районының "Лениногорская" агрофирмасы" базасында республикакүләм сабанчылар конкурсы узачак.

Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында белдерелә. Конкурста сөрү вакыты һәм сыйфаты бәяләнәчәк. Ярышларда җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Шулай ук иң оста җир сөрүче 2017 елда Россия сабанчылар конкурсында Татарстан Республикасы данын яклау мөмкинлеген алачак.

Катнашучылар бертөрле сукалар белән җиһазланган сөрү агрегатларында ярышачак. Безнеӊ Балтач данын «Татарстан» хужалыгыннан алдынгы механизатор, 15 ел басу-кырларны тракторда, комбайнда иӊләгән Рәфкать Саттаров яклаячак. Кем белә, бәлки Рәфкатебез җиӊүче булыр, уӊышлар телик аӊа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250