Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәте – авыр, ризыгы – тәмле

Елның шушы чорында календарьда авыл халкына бик тә кадерле бер бәйрәм бар. Авыл хуҗалыгы районы буларак, безгә аеруча да якын ул.

Исеме үзгәрсә дә, хуҗалык итүнең колхозлар системасы сакланып калган җәмгыятьләр, яңа төр КФХлар, фермерлар, үз хуҗалыгында терлек асраучылар... гомумән, авылда яшәп, көн күрүче һәркемнең уртак бәйрәме бу. Әйе, авыл кешесенең үзгә, үзенеке генә булган һөнәри бәйрәме.

Хәер, авыл кешесе үзе дә үзгә бит ул... Гомер буе шунда яшәп тә, шулар белән аралашып та һич аңлап бетерәсең юк аны. Кайчакта “нинди бетми торган эш соң инде бу” дип, зарлангалап алса да, авылын берни белән алыштырмас, берничә көнгә генә (әле күп очракта кунакка түгел, йомыш, гозер белән) барса да, шәһәрләре үзләренә булсын дип, мең мәшәкатьле, тәүлекнең 24 сәгате буе, ел әйләнәсе эшләсәң дә бетми, һич кимеми торган эшле дә, ашлы да нигезенә ашкынып кайтыр...

Авыл урамыннан, таныш йортлардан, басу юлыннан күңеленә, җанына шифа табар, тирә-яктагы матурлыкны күрергә вакыты юк кебек күренсә дә, күңел күзе белән тояр. Алдына карап эшләр-эшләр дә, уйламаганда әллә нинди хыялый сүзләр әйтеп куяр. 35-40 градус эсседә, тузан катыш баш миләре кайнарлык кызуда 30-35, хәтта 40 ел эшләп тә, кырлардан туймас комбайнчылары, һәр язда кырлар кардан арчыла башлауга, җир исен сагынып язгы эшләрне көтеп алган механизаторлары, яздан көзгә кадәр басу юлыннан кайтып кермәс шоферлары, елның 365 көнен дә, бәйрәм дими, ял дими (дөрес, соңгы елларда чиратлашып яллары җайга салынды) фермага ашыгучы терлекчеләре дә, шушы мең дә бер проблемалы өлкәдә тырышып хезмәт куючы белгечләре, җитәкчеләре дә үзгә аның.

Куйган хезмәтләренең ахыргы нәтиҗәсе дә үзгә: тырышлыктан, үзеннән генә тормый шул...Елның күп вакытында игенченең, авыл кешесенең күзе күккә текәлә: кояш артык көйдерә башласа, болыт эзли ул, кечкенә генә болыт күрсә дә, яумас микән дип өметләнә, яңгырлар күпкә китсә, кайчан туктар ди. Әле бит ул яңгыр көткәндә кояш кыздыра, кояш көткәндә көннәр буе яңгыр ява...Үзе өчен генә борчылмый шул сала кешесе: меңләгән терлек бит аның күзләренә карап тора. Җирдә булса,илдә дә була, илдә булса, муллык һәр авыл йортына барып җитә дип ышанып эшли, ышанып яши ул. Еллар, заманалар үзгәрсә дә, канга сенгән бу инану һич кимеми. Шул ышану безнең тамырларны авыл белән бәйли, шул яшәтә дә бит инде...

Быелгыдай печәне дә, игене дә бердәй уңган еллар сирәк була. Соңгы дистә ел тоташ сынаулардан торды ләбаса. Шуңа күрә хезмәтенә бәрабәр уңыш җыеп алган игенчеләрнең дә, кышка мул азык запасы белән кергән терлекчеләребезнең дә күңеле тынычтыр. Бәйрәмегез белән сезне! Шушындый мул еллар күбрәк булсын, бәрәкәтле муллык булып, игелеген күрергә язсын дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы