Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киеренке хезмәт көннәре

Язга чыгуга игенченең мең төрле мәшәкатьләре белән көннәрнең узганын сизми торган вакытлары килеп җитте

Бу язда иген басулары кардан иртә арынды, шуңа кырларга алданрак чыгарга туры килде.

9 мең гектардан артык мәйданга көзге культуралар – бодай, арыш чәчелгән иде. Аларның торышына шатланып йөри идек, минус 5 градуслы салкыннар булуы гына күңелдә борчу тудырды. Күп басуларда арыш культурасы инде йокыдан уянып, үсешкә әзерләнә башлады, артык зыян салмаган гына булса иде, – дип җиткерде үзенең уй-фикерләрен Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Ирек Галимов.

Әйе, язга чыгуга игенченең мең төрле мәшәкатьләре белән көннәрнең узганын сизми торган вакытлары килеп җитте. Авыл хуҗалыгы районы буларак, бу тармакның эше, аның барышы, нәтиҗәсе һәркемгә кагыла. 2020 елда районда 68 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә эшне алып барасы бар. Бу мәйданнарны бер тапкыр эшкәртүне күзалласак та, күпме вакыт, көч сарыф ителә. Ә бит басу-кырлар мул иген, терлек азыгы бирсен дисәң, сукалау, тырмалау, күльтиләү, чәчү, эшкәртү, ашлама кертү өчен  ничә тапкыр әйләнергә кирәк һәм һәр эшләрнең үз вакыты бар.

Район буенча 22 мең 700 гектар мәйданда  бөртекле культураларны чәчү эшләрен башкару каралган. 4335 гектар мәйданда бодай, 10 мең гектар мәйданда арпа, 3 мең гектарда солы,1750 гектар мәйданда орлыкка кукуруз, 3345 гектарда борчак, 209 гектарда вика, 1651 гектарда рапс, 85 гектарда бәрәңге игү күздә тотыла. 34635 гектар җир терлек азыгы өчен чәчелгән мәйданнар, шуның иң зур мәйданы – 18 мең гектардан артыгы күпьеллык үләннәр.

Чәчүне уңышлы үткәрү, игеннәрне тукландыру өчен кышкы чорда һәр гектар чәчүлек җиренә тәэсир итү көче белән хисаплаганда 70 килограмм ашлама туплау беренче максат итеп куелган иде, ул үтәлде. Көздән кертелгән ашламаны да хисаплап, хуҗалыклар буенча һәр гектар чәчүлек җиренә тәэсир итү көче белән хисаплаганда 78,6 килограмм ашлама тупланды. 10 хуҗалык аммиак суы белән эшләячәк, ул 4879 тонна күләмендә булдырылды. Башка хуҗалыкларга да киләчәктә үзкыйммәте ягыннан отышлы  булган бу ашламаны куллануны кире кайтарасы иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы яз басу