Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киңәшле эш таркалмас (фото)

Түнтәр авыл мәдәният йортында Урта Көшкәт авыл җирлеге халык җыены һәм «Дуслык» күмәк хуҗалыгының хисап җыелышы берләштереп уздырылды.

Бу җирлектә күмәк хуҗалыкның турыдан-туры ярдәме белән күп социаль мәсьәләләр хәл ителә. Хуҗалык рәисе Николай Колоколов бу юнәлешләрне финанслау өчен 2022 елда 4 миллион сумнан артык акча тотылды, дип белдерде. Җирлек белән бергә, кулга-кул тотынып эшләү, халыкның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү хезмәткәрләрнең еллык нәтиҗәләрендә ачык чагыла. Күп тармаклар үсеше буенча «Дуслык» хуҗалыгы районда ныклы өчлектә, терлекчелектә заманча комплексны сафка бастыру, терлек азыгы базасын ныгыту, югары егәрлекле авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу буенча күпләргә үрнәк булып торалар. Әйе, алга бару өчен кимчелекләрне вакытында күреп, аларны төзәтү зарур, моны хуҗалык хезмәтчәннәре яхшы аңлый. Бу турыда җыенда катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин да ассызыклап әйтеп узды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев үз чыгышында, бу җирлекнең иң зур байлыгы – ул төрле милләт кешеләренең дус, тату яшәүләре һәм хезмәт итүләре, дип белдерде. Ирешелгән уңышлар чик булмасын, куйган хезмәтләрегезнең нәтиҗәсен күрергә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык жыелыш