Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кирәк идеме?!! Кирәк!!! (+фото)

Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге терлекчелек буенча 11 айлык нәтиҗәләргә багышланган семинар-утырыш «Сорнай» җәмгыяте базасында узды.

«Сорнай» җәмгыятенә кергән Түбән Ушма авылы фермасында узган ел да, быел да яңарыш күзәтелде – биредә 150 башка сыешлы бозаулату торагы салынды, аңа өстәп яңа бозаулар торагы да сафка басты. Бозаулату торагы төзелеше 23 миллион сумга төшкән, ә бозаулар торагы 11 миллион 884 мең 950 сумны тәшкил иткән. Бу хакта семинар башында ук җәмгыять рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев белдерде. Төзелеш эшләрен «Союзстрой» оешмасы башкарып чыккан. Инде ничәмә-ничә еллар итәктән тартуны сәбәп итмәскә күндереп, шушы ике торакны төзергә кирәклегенә басым ясап килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин гайрәтле объектка сорнайлылардан да бигрәк куана, «Кирәк идеме?», дип кат-кат сорый, «Кирәк», диләр җәмгыять белгечләре беравыздан.

– Сыерлар бозаулагач та абзарда бозаулары белән бергә яталар иде, хәзер исә сыерлар да рәхәт, уңайлы шартларда бозаулыйлар, аннан бозауларны шулай ук янәшәдәге иркен шартларга күчерәләр, – дип сөйли баш зоотехник Азат Габделхаков. – Хәзер сыерларның хәле дә яхшырды, ял итәләр, дөрес итеп ашыйлар. Бозау алу да әйбәт.

Чыннан да, семинарда катнашучы җитәкчеләр, рәисләр, авыл хуҗалыгы белгечләре килеп кергәндә сыерлар салам түшәкләрдә мөгрәп яталар, алларында тулы, яхшы рационлы ризык, тәмләп ашыйлар, кыскасы, сөтлебикәләр бик канәгать, бозаулар торагы да бар яктан кайгыртылып эшләнгән – бозауларга җил дә тимәсен, аслары да җылы булсын...

Яңа фермада Елена Петрова, Людмила Романова, Елена Кушаева эшләячәк, әле алдынгы терлекчеләр янына әкренләп башкалар да өстәлер, яңада бар да яңача, терлекчеләргә дә уңайлы, эш кушучыга да җайлы.

«Сорнай» җәмгыяте сөт җитештерү буенча районда урталыкта бара. Мондый уңайлы шартлар булгач иң алгы урыннарны да яулаячакларына өмет баглыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сорнай»