Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайнчылар арасында Ясәви Ногманов әйдәп баручы (+фоторепортаж)

Урып-җыюныӊ соӊгы хәл иткеч чорында Тимирязев исемендәге хужалык комбайнчылары аеруча зур тырышлык куеп эшлиләр.

Аныӊ нәтиҗәсе комбайнчыларныӊ суккан икмәкнеӊ күләменнән күренә. 7 августка амбарларга тупланган ашлыкныӊ да иӊ күбе шушы хуҗалыкта. Ә узган атна нәтиҗәләре буенча район комбайнчылары арасында шушы хужалык комбайнчысы Ясәви Ногманов беренче урынга чыкты. Вымпел һәм акчалата бүләкне Ясәвигә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин эш урынында - язгы бодайны суккан басуда тапшырды, аӊа эшендә уӊышлар теләде. Комбайн яӊа, ашлык, шөкер әйбәт чыга, эшлибез дә эшлибез инде, ди тыйнак кына район комбайнчыларын әйдәп баручы.
Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250