Көтүне төнлә көтәләр?
Ә сездә ничек, дуслар?
Теләче районының Бичер (Кече Мирәтәк) авылында көтүне, башкаларныкы кебек көндез түгел, ә кич белән көтәләр икән. Кичке алтылар тулып киткәч алып чыгабыз, иртә белән җиде тулганда алып кайтабыз, - дип шаккатырдылар бу авылда яшәүчеләр. Гел алай түгел инде бездә билгеле, эссе көннәр башлангач кына шулай эшли башладык, алайса бигрәк тилмерәләр бит, - диләр алар. Көтүлек электропостух белән чорнатып алынган. Чират буенча барлап, карап кайталар икән малларны. Ә сездә ничек, дуслар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев