Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукуруз елы

Узган атнада районда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, агрономнар һәм зоотехниклар катнашында үткәрелгән семинар-җыелыш кукуруз үстерү мәсьәләләренә һәм терлекчелеккә багышланган иде.

Семинарга йомгак Чутай мәдәният йортында терлекчелеккә 9 айлык нәтиҗә ясау белән тәмамланды. “Без гел сезнең өчен шушындый семинарлар оештырабыз, яңалыклар белән таныштырырга телибез, ә сез аларны кабул итмичә, гел үзегезчә, искечә эшлисез”, дип кайбер хуҗалыкларның эш рәвешләрен үзгәртмәүләренә басым ясады район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. Ә аңарчы чыннан да мәгълүматка бик бай семинар оештырылды. “Татарстан”, “Дуслык”, “Кызыл юл” хуҗалыкларында булып, кукурузны карнаж буларак базларга салу, орлыгын гына җыеп, сыттырып траншеяларга, җиңсәләргә тутыру ысуллары белән якыннан танышу мөмкинлеге булды.

Кукурузның файдасын һәркем аңлый. Бу көнне кайсы гына хуҗалык басуына килеп чыкма – биек булып үскән, киң яфраклы кукурузлар сокландырды. “Татарстан”да быел 900 гектардан артык мәйданда 5 төрле сорт үстергәннәр: “Росс 140”, “Нур”, “Машук 170”, “Лимагрейн 30179”, “Лимагрейн 30189”. “Барлык кукурузның 213 гектары орлыкка алынып, шуның 50 гектарын комбайннар суктырды, 163 гектары карнаж итеп салынды. Калган 707 гектарын силоска алдык, ул 6 баз булды. Алдагылары белән чагыштырганда быел бик уңышлы ел булды. 1 гектардан алынган силосның уңышы – 32,5 тонна. Басуда ике комбайнчыбыз бик тырышып эшләде. “Ягуар”да Рифат Сабиров һәм “Полесье”да Фирдүс Галимҗанов”, дип эш барышы белән таныштырып узды баш агроном Фирдүс Хәкимов.

Киләсе тукталыш “Дуслык” җәмгыятендә булды. Биредә инде кукуруз басуында кызу эш вакытына туры килдек, бөртеккә кукуруз уралар иде. “Дуслык”лылар “Лимагрейн 30179”, “Ладожский 148”, “Ладожский 181”, “Росс 140” сортлы кукурузларны 562 гектар җирдә үстергән. Орлыкның уңышына килсәк, ул уртача 78,6 центнер булган. Барлык мәйданнарның 90 гектарын орлыкка алып, калганын силос итеп салганнар. Орлыкка алынган кукуруз сыттырылып, махсус бактерияле консервантлар кушылып, траншеяларга тутырылган. Мондый ысул белән узган ел арпаны да урнаштырганнар иде, быел да яңалыксыз калмаганнар биредә.

“Кукурузның уңышы вакытында чәчүгә дә бәйле. Бер-ике көн аерма белән генә чәчкән басулардан төрле уңыш җыеп алдык. Чәчкечне алыштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә дә килдек. Чөнки бер төптән берничә төп чыкты, ә бу үз чиратында уңышка зыян китерми калмый.

Узган ел “Пионер” фирмасы белән тәҗрибә мәйданчыгында гына кукурузның яңа сортларын чәчеп караган идек, быел менә 600 гектар мәйданны чәчүне, рәт араларын эшкәртүне, ашлама белән тукландыруны тәҗрибәле белгечләргә ышанып тапшырдык һәм аның нәтиҗәсе сезнең күзалдында”, дип ике метр биеклеккә җиткән, бер чүп әсәре дә булмаган, рәт арасы ялт итеп күренеп торган кукуруз уңышы белән таныштырып үтте “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. Шул ук вакытта махсус оешма белән эшләүнең уңай һәм тискәре якларын күреп, җитәкче башка коллегаларына да “Пионер”лыларны тәкъдим итте.

Әлеге хуҗалыкта “Лимагрейн”, “Росс 140”, “7043” сортларыннан 11500 тонна силос әзерләнгән, 310 тонна кукуруз орлыгы киптерелгән, 1000 тоннасы сыттырылган. Соңгы басулардан суктырылган кукуруз уртача уңышны нык арттырган, һәр гектардан уртача 110 центнер уңыш алынган.

2014 елдан кукурузны сыттырып җиңсәләргә тутыра башлап, аның уңай нәтиҗәсенә инанган хуҗалык, бу алымын әле дә уңышлы куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар авыл хуҗалыгы кукуруз үстерү