Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күп сөт савыйм дисәң...

Кырларда елның шушы чорында урак өсте булса, килешәсездер, фермаларда хәзер ел әйләнәсе урак өсте.

«Урак» дигәнем күчерелмә мәгънәдә, бозаулату чорын күз алдында тотуым. Элек фермаларда сыерларны бозаулату чоры күбесенчә кыш айларына туры килә иде. «Хәзер инде алай гына булмый, терлек саны күп, шуңа күрә бездә ел әйләнәсе бозаулату чоры, ай саен кимендә 100 бозау алуны үзебезгә бурыч итеп куйдык, – ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Ленар Мөхәммәтҗанов. Ә моның үз мәшәкатьләре, үз проблемалары.

–Бозаулату бүлеге күптән түгел төзелсә дә, заманча таләпләргә җавап бирсә дә, моның кадәр терлекне бер урында гына бозаулату мөмкин түгел, инфекция-авырулар куркынычын арттыра иде, – дип дәвам итә Ленар. – Шуңа күрә дүрт айга бер тапкыр бозаулату торагын ял иттерү өчен элекке 200 башлык сыер абзарында тагын бер бозаулату бүлеге оештырдык. Бу бик кирәкле, нәтиҗәле эш булды. Ике бүлектә эшләүче кызларыбыз да бик тырыш: Фәйрүзә Габдуллина, Эльвира Габделхакова, Гүзәл Дәминова, Розалия Абдуллина, Налия Фәсхетдинова һәм Гөлия Хөрмәтуллиналар үз эшләренә бик җаваплы карыйлар, бөтенесен кушылганча үтәргә тырышалар.

Яңа туган бозауларга биредә, туңдырылган угыз сөтен җебетеп, ярты сәгатьтән соң 4 литр күләмендә, 6 сәгатьтән соң ике литр эчертәләр икән. Угыз сөтен икенче-өченче бозаулаган сыерныкын алабыз, чөнки аңарда иммунитетка йогынты ясый торган элементлар күп, диләр. Ике тапкыр үз вакытында сыйфатлы угыз сөте эчерү бик мөһим. Шуңа күрә ике көннән соң бозаулардан кан алып, тикшертәләр, ул исә анализларда күренә. Бер бозауга бер тапкыр эчерткән өчен терлекчегә 60 сум премия бирелә. Төнлә исә бу эшне каравылчылар башкара. Аларга да бу кызыксындыру чарасы каралган.

Бозауларның гына түгел, яңа бозаулаган сыерларның сәламәтлеге турында ныклап кайгырталар. Бер сыерга, 40 литр суга кушып, энергетик эчертәләр, авызына организмда калий-фосфор нисбәтен көйли торган дару-өстәмә салалар. Өченче көнендә сыерлар комплекска күчерелә. Аерым төркем җыйналып, анда да алар аерым ветеринар каравында кала. 21 көнгә кадәр аерым, көчәйтелгән рацион белән ашатыла. Сыерга организмын тернәкләндерү өчен бөтен шартлар тудырыла.

2021 елның гыйнвар-февраль аенда йогышлы авыру кереп, хуҗалыкта шактый бозаулар үлеме була. Моны башка булдырмау максатыннан да өстәмә чаралар күрелгән. Йөзәр башлык ике элекке сыер абзарына реконструкция ясап, бозаулар өчен аерым клеткалар ясалган. Һәр көнне туган бозауларны аерым бүлемнәргә туплый баралар. Сөт кухнясы ясалган, сөтне бактерияләрдән чистарта торган җайланма, Яңа Зеландиядән 240 махсус  пластик шешәләр кайтарылган. 4 литр сөт сыйдырышлы ул шешәләр генә дә өч миллион сумга төшкән. Бу чыгымнар үзен аклый диләр биредә (күрелгән чаралар нәтиҗәсез калмаган, быел бозауларның сакланышы 98 процент, диләр). 120 шешә сыешлы махсус ике станок ясатканнар, автомат югыч урнаштырганнар, әлеге шешәләргә кидерелә торган имезлекләрне юдыру өчен дә махсус ванналар куелган. Алар барысы да һәр кулланылыштан соң җылы су, күбек белән юыла, дезинфекцияләнә, икенче сменага килүчеләр эшне аларны кабат юдырудан башлый. Бу кадәресе авыруларны булдырмас өчен кирәк булса, аларны сәламәт, мул продукция бирергә сәләтле терлек итеп үстерү өчен кечкенә бозау чагыннан ук дөрес ашатуга да зур игътибар бирелә. Дүртенче көндә инде бозауларга 400 грамм исәбеннән махсус рацион белән төзелгән коры азык бирелә башлый. Арттыра барып, әлеге сан 1,5 килограммга җитә. Ай ярымнан монокормга күчерәләр. Бозау караучы Дания Сәйфелганиева, Венера Мөбарәкшиналар да нәтиҗәләр әйбәт булсын өчен тырыша.

–Безнең бурыч: таналарны көндәлек 950 граммга җиткереп, 13 айда каплатырлык итү. Бүген инде бу сан 890-940 грамм, – ди Ленар.

2013 елдан бирле сөт юнәле-шендәге генетика белән шөгыль-ләнүче хуҗалыкта соңгы елларда тана бозаулар тууга гарантия бирә торган Голландия-Америка үгезләре орлыклары бе-лән эшлиләр. Бу 1600 сыерга исәпләнгән яңа мегаферманы үз көтүләрендәге терлек хисабына тутыруда бер юл булса, икенчесе – читтән дә таналар сатып алына. Бу кадәресе нәселле, күп сөт бирүче терлекләр санын арттыруда зур этәргеч булган. 2019 елдан бирле Даниядән шундый 500 гә якын тана кайтарылган инде. Алдан кайтканнары икенчесен бозаулаган.

–Безнекеләр 305 көнгә 9 тонна сөт бирсә, болар 12-13 тонна сөт бирә. Бүгенге көндә без көндәлек 36 тоннага якын сөт савабыз, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 5 тоннага якын артык. Бер сыерга уртача 31 килограмм дигән сүз бу. Мондый зур күрсәткечләргә ничек ирештегез дигән сорауга мин сыйфатлы ашату, яхшы генетика, һәрьяклы көчле учет (көтү белән идарә итү программасы моңа тулысынча мөмкинлек бирә) һәм сыерларга булдырылган шартлар, уңайлы микроклимат дияр идем, – ди Ленар.

Уңайлы микроклимат дигәнен үзем дә күреп гаҗәпләндем. Мегаферманың алдарак төзелгән корпусында да шартлар начар булмаса да, яңасында тагын үзгәрешләр керткәннәр булып чыкты. Һәр сыерның тагарагы турысында маллар өстендә кечкенә душлар эшләп утыра, янга өстәмә 40 вентилятор куелган. Урамда утыз биш градус эсселектә бирегә керсәң, маллардан көнләшергә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы