Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре көндәлеге: «Уңыш» җәмгыяте (видео)

Егетләребезгә чәчү чорын исән-имин булып, уңышлы тәмамлап чыгуларын телибез!

Бүгенге көндә ике тырма агрегаты: Гарифуллин Фәннур һәм Шакиров Рамилләр зәб тырмасында эшли. Алар бу эшкә 20 апрельдэ керештеләр.
Эш башыннан Гарифуллин Фәннур 520 га, Шакиров Рамил 506 га мәйданда эш башкадылар.

Гарифуллин Ягьфәр чәчү алды тырмасында эшли, эшләгәне 342 га тәшкил итә.

Чәчү эшенә 28 апрель көнне керешкәннәр. К-744 тракторы Фиат чәчү комплексы белән көндезге сменада Корбангалиев Фаиз эшли. Ярдәмчесе Ганиев Икрам, агрегатка аммиак суын КамАЗ машинасы белән Төхфәтуллин Габделнур, чәчүлек орлык һәм ашламаны шәхси эшмәкәр Нәбиевның узбушаткыч — манипуляторы ташый. Фаиз агрегаты 44 га мәйданда арпа, 22га мәйданда борчак культуралары чәчте.

Шушы ук комплекс белән төнге сменада Фатыйхов Сәйдәш чәчә. Ярдәмчесе, Балтач бистәсеннән Камаретдинов Рамил, аммиак суын КамАЗ машинасы белән, шулай ук Балтачтан килеп эшләуче Әглиуллин Рифат, орлык һәм ашламаны шәхси эшмәкәр Нәбиевның узбушаткыч — манипуляторы чыгара. Сәйдәш агрегаты 46 га арпа, 63 га борчакны җир куенына салды.

Чәчүлек орлыкны агулап, төяп җибәрүчеләр, көндезге сменада, Семин Валерий, Миннеҗанов Таһир, Газизуллин Әлфәт, төяүче тракторист Садыйков Альберт. Төнге сменада Әхмәдиев Мәлик һәм Газизуллин Нуретдин.

Егетләребезгә чәчү чорын исән-имин булып, уңышлы тәмамлап чыгуларын телибез! дип хәбәр итә Раушания Галиахметова.

Видеоязма Сәйдәш Фатыйховтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Уңыш"