Көзге чәчү – киләсе ел уӊышы нигезе
Киеренке хезмәт чорын юкка гына урып-җыю белән чагыштырмыйлар.
Дөрестән дә, авыл кешесен, хуҗалык белгечләрен һәм җитәкчеләрен сыный торган вакыт бу. Кырларда өлгергән игеннәрне югалтусыз җыеп алу, ашлыкны амбарга кайтарып, киптереп, саклауга кую, хезмәтчәннәргә өләшү, орлык хәзерләү, суктырылган басуларны саламнан арындыру, аны урнаштыру, көзге чәчү өчен мәйданнар булдыру, чәчүне иӊ кулай вакытта үткәрү һәм башкалар. Әле шушылар янына көндәлек игътибар сорый торган терлекчелек өлкәсен дә искә алсак, эшнеӊ иге-чиге юк икәнен күрәбез.
Шушы бетмәс-төкәнмәс бурычлар арасында иӊ әһәмиятлеләрнеӊ берсе – көзге чәчү. Ни дигәндә, көзге культуралар һәр елны үзләренә баглаган өметләрне аклыйлар. 2017 елда районда 12942 гектар җирдә көзге чәчү башкарылган булса, бу көздә чәчү мәйданы 10960 гектар тәшкил итә. Уӊыш та начар булмады, арыш район буенча һәр гектардан 31,4 центнер тәшкил итсә, көзге бодайдан һәр гектардан уртача 34,2 центнер бөртеклеләр җыйналды. Аерым хуҗалыкларда уӊыш тагын да саллырак булды, мәсәлән, «Борнак», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда көзге бодай һәр гектардан 46,2-40,5 центнер уӊыш бирде.
«Татарстан»да көзге бодай уӊышы һәр гектардан уртача 40, арыш уӊышы 40,2 центнер булды, «Арбор»да исә арышныӊ һәр гектарыннан уртача 37 центнер уӊыш алынды. Агымдагы елда арпа, борчак культураларыныӊ уӊышы түбән булганда, калганнары да исәпләгән уӊышны бирмәгәндә, көзге культуралар уӊышы хуҗалыкларныӊ нык терәге.
Районда көзге культураларны чәчү торышы, гомумән алганда, начар булмаса да, кимчелекләр әлегә җитәрлек. Пар җирләр булдыру яисә седераль культуралар чәчеп, аны чәчүгә хәзерләүнеӊ әһәмияте турында даими әйтелсә дә, белгечләр һәм җитәкчеләр колак салмыйлар шул. 20 хуҗалыкныӊ бары берсе – «Кызыл юл» хуҗалыгы гына 130 гектар җирдә горчица чәчеп, бу бурычны үтәде. Киләчәк уӊышныӊ нигезе чәчеләчәк җирнеӊ торышы, минераль ашламалар кертү, орлыкларныӊ тиешле сортлары булу белән нык бәйле. Район буенча, һәр гектар чәчү җирләренә 70 килограмм тәәсир иту көче белән исәпләгәндә көзге чәчүне башкарып чыгарга 926 тонна минераль ашлама тупланган, яӊадан 70 тонна кайтасы бар. Әмма «Игенче» һәм «Сорнай» хуҗалыкларында чәчүлек мәйданына караганда ашлама туплау тиешенчә түгел. Арыш чәчү вакыты үтеп бара, инде көзге бодайга чират җитте. Ул исәптән, «Татарстан», «Маяк», «Арбор» хуҗалыклары бу эшкә беренчеләрдән булып керештеләр. «Уӊыш», «Борнак», «Труд», «Кызыл юл», «Кама», «Сосна», «Игенче» һәм «Сорнай» хуҗалыклары 22 август көненә бодай чәчәргә керешмәгәннәр. Көзге чәчүнеӊ әлегә барлык мәйданныӊ яртысында гына башкарылганын искә алсак, тынычланыр урын юк.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев