Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ленар Мөхәммәтҗанов: «Яңа бозаулаган сыерлар су һәм коры печәнгә генә калмый»

Яңа туган бозауларны да иренмичә, вакланып тәрбиялиләр, бөтенесен төгәл үтәргә тырышалар.

Фермаларда хәзер ел әйләнәсе урак өсте. «Урак» дигәнем күчерелмә мәгънәдә, бозаулату чорын күз алдында тотуым. Элек фермаларда сыерларны бозаулату чоры күбесенчә кыш айларына туры килә иде. «Хәзер инде алай гына эшләп булмый, терлек саны күп, шуңа күрә бездә ел әйләнәсе бозаулату чоры, ай саен кимендә 100 бозау алуны бурыч итеп куйдык», – ди Балтач районының «Татарстан» хуҗалыгы баш зоотехнигы Ленар Мөхәммәтҗанов. Ә моның үз мәшәкатьләре, үз проблемалары икән.

– Бозаулату бүлеге күптән түгел төзелеп, заманча таләпләргә җавап бирсә дә, моның кадәр терлекне бер урында гына бозаулату мөмкин түгел, инфекция-авырулар куркынычын арттыра иде, – дип дәвам итә Ленар. – Шуңа күрә дүрт айга бер тапкыр бозаулату торагын ял иттерү өчен элекке 200 башка исәпләнгән сыер абзарында тагын бер бозаулату бүлеге оештырдык. Декабрьдә Сәрдегән фермасында шундый тагын бер торак эшли башлаячак. Терлек саны даими артып торганда шунсыз булмый.

Менә шулай, бозаулар турында биредә инде туганчы ук кайгырта башлыйлар. Яңа туган бозауларны да иренмичә, вакланып тәрбиялиләр, бөтенесен төгәл үтәргә тырышалар. Туып, ярты сәгать үтүгә, туңдырылган угыз сөтен җебетеп, 4 литр күләмендә, 6 сәгатьтән соң ике литр эчертәләр. Сөтне икенче-өченче бозаулаган сыерныкын алабыз, чөнки анда иммунитетка йогынты ясый торган элементлар күп, диләр. Ике тапкыр үз вакытында (сәгатьләрен дә, күләмен дә төгәл үтәп) сыйфатлы угыз сөте эчертү бик мөһим икән, хәтта ике көннән соң бозаулардан кан алып, эчерткәннәрме-юкмы икәнен тикшертәләр, ул исә анализларда күренә. Анализлар уңай чыкса, ягъни угыз сөте эчертелгән булса, терлекчегә премия дә каралган.

Элекке кебек, яңа бозаулаган сыерлар да су һәм коры печәнгә генә «карап тормый». Аларның да организмы тернәкләндерүгә мохтаҗ, диләр.

– Бозаулауга һәр сыерга, 40 литр суга кушып, энергетик эчертәләр, авызына организмда калий-фосфор нисбәтен көйли торган дару-өстәмә салалар. Өченче көнендә сыерлар комплекска күчерелә. Аерым төркем җыйналып, анда да маллар ветеринария табибы каравында кала. 21 көнгә кадәр аерым, көчәйтелгән рацион белән ашатыла. Сыерга организмын тернәкләндерү өчен бөтен шартлар тудырыла, – ди Ленар.

2021 елның гыйнвар – февраль аенда, йогышлы авыру кереп, хуҗалыкта  бозаулар шактый үлә. Бу хәл бүтән кабатланмасын өчен соңгы ел ярымда биредә ниләр генә эшләнмәгән: йөзәр башка исәпләнгән  элекке ике сыер абзарына реконструкция ясап, бозаулар өчен махсус читлекләр ясалган. Яңа туган бозауларны, көнләп аерып, шунда туплыйлар. Сөт кухнясы ясалган, сөтне бактерияләрдән чистарта торган җайланма, Яңа Зеландиядән 240 махсус пластик шешә кайтарылган. 4 литр сөт сыйдырышлы ул шешәләр генә дә өч миллион сумга төшкән. Бу чыгымнар үзен аклый, күрелгән чаралар нәтиҗәсез калмады, быел бозауларның сакланышы – 98 процент, диләр. 120шәр шешә сыешлы махсус ике станок ясатканнар, автомат югыч урнаштырганнар, әлеге шешәләргә кидерелә торган имезлекләрне юдыру өчен дә махсус ванналар куелган. Алар барысы да һәр кулланылыштан соң җылы су, күбек белән юыла, дизинфекцияләнә, икенче сменага килүчеләр эшне аларны кабат юдырудан башлый. Бу кадәресе авыруларны булдырмас өчен кирәк булса, аларны сәламәт, мул продукция бирергә сәләтле терлек итеп үстерү өчен кечкенә бозау чагыннан ук дөрес ашатуга да зур игътибар бирелә. Дүртенче көндә инде бозауларга 400 грамм исәбеннән махсус рацион белән төзелгән коры азык бирелә башлый. Арттыра барып, әлеге сан 1,5 килограммга җитә. Ай ярымнан монокормга күчерәләр.

– Безнең бурыч: таналарның көндәлек үсешен 950 граммга җиткереп, 13 айда каплатырлык итү. Бүген инде бу сан – 890–940 грамм, – ди Ленар.

2013 елдан бирле сөт юнәлешендәге генетика белән шөгыльләнүче хуҗалыкта соңгы елларда тана бозаулар тууга гарантия бирә торган Голландия – Америка үгезләре спермалары белән эшлиләр. Бу – 1600 сыерга исәпләнгән яңа мегаферманы үз көтүләрендәге терлек хисабына тутыруда бер юл.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев