“Льговская-4” елы яки “Активист”ның яңарыш чоры (+фоторепортаж)
Урып-җыюга нокта куяр көннәр дә килеп җитте. Шулай да әлеге ноктаны куйганчы, "Активист" игенчеләре белән очрашып, алар белән быелгы уңыш хакында гәпләшеп алдык. Дөрес, соңгы көннәр булса да һәркем эшләп калырга, иген кырлары дулкынында йөзеп калырга ашкына. Ә безгә исә, аларны күзәтеп, эшләре өчен рәхмәт әйтеп, табындагы икмәгебезнең кемнәр тырышлыгы...
Игенче... Әлеге кыска сүзгә күпме мәгънә һәм тырышлык салынган. Уйлап-уйлап карыйм да комбайнчылар кадәр төгәл кешеләр юктыр ул. "Активист"та да шушындый кыр хезмәтчәннәре хезмәт куя. Ә әлеге уңган коллективның һәрбер эшенә бәяне баш агроном Иван Константинов бирә. Аның белән ел да шушы чорда очрашабыз без. 18нче елын баш агроном вазифасын башкаручы Иван абый ферма мөдире, бригадир, орлыкчылык агрономы да булып эшләгән, ләкин хәзер генә ул күңеле кушкан хезмәтен башкара. Комбайнчылардан да алда басу-кырларны әйләнүче, иртәгәге көндә кайсы игенне сугарга керешәсен кичтән билгеләүче, урып-җыюдан бушап калган җирләрне эшкәртеп, кайда-нәрсә чәчәсен алдан планлаштыручы һәм безнең күзгә күренмәгән мең төрле эш башкаручы агрономнарыбыз гел дә читтә калып килә. Әллә тыйнаклык, әллә эшләре шундый... Шулай да җыеп алган уңыш өчен үзләрен җаваплы тоючы, һәрбер бөртекнең кадерен белүче әлеге хезмәт ияләре һаман да булса үзләрен түгел, ә игенчеләрне мактауда...
- Игеннәребезне җыеп алу ышанычлы кулларда. Комбайнчыларыбыз арасында озак еллар эшләүчеләр дә, әле яңа гына штурвал тотучылар да бар. Ләкин ничек кенә булмасын, теләге булган кешене өйрәтүче остазлар, өйрәнәм дип торучы шәкертләр эшли бездә, - ди Иван абый.
Инде ничә ел шушы хуҗалыкта эшләвенә карамастан, мондый ел күргәнем юк иде әле, ди баш агроном. Шулай да 2010нчы ел белән чагыштыра торган түгел инде дип тә өстәп куя. Ул елны алар 5 августта уракны төгәлләгән булган инде, ә быел 9 августта керешкәннәр генә.
Мин хуҗалыкка килгән көнне "кыр кораблары" солы сугалар иде. "Конкур" сортлы әлеге культура уртача 36 центнер уңышы белән сөендергән. Әлеге урында баш агроном уңышның узган ел белән чагыштырганда уңаерак булуын да искәртеп узды.
Һава торышы китереп чыгарган авырлыклар аша булса да, язгы чәчүне 20 майга кадәр төгәлләп, яшь үрентеләр үсеп чыгу фазасында ук гербицидлар ярдәмендә чүпләргә каршы көрәш башлаганнар. Берөзлексез яуган яңгырлар гына әлеге тырышлыкларның файдасын киметкән һәм чүп үләннәре игеннәр белән бергә шаулап үскән. Ләкин мондый хәлгә быел аптырарлык та түгел, чөнки районыбызның һәрбер хуҗалыгы диярлек әлеге проблема белән очрашты.
- Табигать шартларының быел үзенчәлекле булуы аркасында уңышны җыеп алу 2-3 атнага соңарды. Уңыш булса да, җыеп алу авырга туры килә, - дип искәртә баш агроном. Шулай да әлеге авырлыклар белән дүрт комбайн һәм аларның комбайнчылары - Юрий Андреев, Виктор Федоров, Вениамин Дмитриев, Евгений Шихов батырларча көрәш алып бара. Ә алар белән ындыр табагын ялгаучылар, ул - Ренат Волков, Сергей Романов, Николай Шакаев һәм Александр Семенов. Алар "ГАЗ-53" машиналарында сикертмәле юлларны да сизми чакрымнар үтеп, игеннәрне саклауга тапшыручылар. Азык һәм иген культураларын теземнәргә салучы Ленар Сафиуллин, Владимир Зубарев, Леонид Васильевларның хезмәте дә "кыр кораблары"ныкы белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа да биредә дә хезмәтләрен осталарча башкаручылар гына хезмәт куя.
Кайсы культураның быел бик әйбәт уңыш бирүе хакында сөйләшкәндә, Иван абый көзге бодай һәм аның "Льговская-4" сортын атады. Аптырарлык та түгел, быел әлеге сорт бөтен районыбызга әйбәт уңыш китерде ахры. Димәк, 2017не "Льговская-4" елы дип атап була. Биредә ул бер басуда 49,7, икенчесендә 51,5 центнер уңышы белән сөендергән. Ә менә арыш һәм аның "Память Кунакбаева" сорты чигенкерәк булган. Әлеге культура 36 һәм 39 центнер уңыш биргән. Арпага килгәндә, аның "Раушан" сортын игәләр, быел шулай ук "Яромир" сортын алырга да планлаштыралар. Борчакка тукталсак, аны бернинди яңгырларга тидермичә суктырып алырга ирешкәннәр һәм "Ватан" сорты 28 центнер уңышы белән сөендергән. Шул ук вакытта киләсе еллар өчен симәнә әзерләү белән дә шөгыльләнәләр. Әйтик, бодайның "Йолдыз" сортын 7 гектарда чәчеп, аннан 36 центнер уңыш җыеп алганнар. Көзге бодайның "Казанская-560" сорты белән арышның "Память Кунакбаева"сын 60ар тонна күчеш фондына әзерләп куйганнар. Шул рәвешле амбардагы складларда да эшләр гөрли. Биредә исә бөтен эш белән Айсылу Волкова идарә итә, аны агрономның уң кулы дип атыйлар. Ул әлеге вазифасын 12 ел башкара, ә аңарчы 21 ел бухгалтер булып эшләгән. Волковлар гаиләләре белән хуҗалыкта эшлиләр. - Иртә яздан чыгып киткәннән, караңгы көздә генә кайтып керәбез. Ирем Реваль "КамАЗ"да, улыбыз Ренат "ГАЗ-53"да хезмәт куя, - ди Айсылу ханым. Гаиләсе турында гына түгел, эше хакында да горурланып сөйләрлек амбар мөдиренең. Территориядә тау-тау өелеп торган ашлык юк. Чөнки биредә алны-ялны белми тырышып эшләп, "польская сушилка"сын бөтен көченә "җигәләр" икән. - Амбарда урнашкан АВМ һәм "польская сушилка" ярдәмендә барлык ашлык вакытында киптерелеп, урнаштырылып барыла, - ди Иван Константинов. Бу әлбәттә, уңган-булган машинист, оператор һәм шоферлар - Василий Петухов, Вадим Шамов, Алексей Халтурин, Николай Шакаевлар хезмәте дә. Территория эчендә яңарышлар да сизелә. Әйтик, иске генә склад тулысынча калайлап алынып, хәзер яңача балкып утыра. Симәнә склады да яңартылган. Әлеге төзелешләр яңа җитәкче - Рафил Зәкиев тырышлыгы белән башкарылды дип ассызыклыйлар хуҗалык белгечләре.
Печән, салам, сенаж, силос әзерләүләр дә көн кадагындагы мәсьәлә булып, һәркайсы үз вакытында һәм тулы күләмдә әзерләнгән. Салам прессланып, җитәрлек күләмдә ферма яннарына ташып куелган. Хәтта киләсе елның ничек киләсен белеп булмый дип, запас белән дә эшләгәннәр. Печәнне исә 977 тонна әзерләп, хуҗалыкта эшләүчеләргә 10ар рулоннан, ә пенсиядәге өлкәннәргә берәр рулоннан өләшкәннәр. Сенаж гадәттәгечә ел ярымлык запас белән тупланып, 8900 тонна булган. - Салынасы силосны да исәпләсәк, тулы ике еллык запас эшләнгән диярлек. Чөнки силос та мулдан булырга ошап тора быел, кукурузны орлыкка алмыйча, тулысынча силоска салырга планлаштырабыз, - ди Иван абый. Шулай ук биредә рапс та үстерелә, дөрес, быел ул уңышы белән сөендермәгән, гектарыннан бары 7,5 центнер гына уңыш биргән. Шулай да баш агроном моның сәбәпләренә объектив аңлатма да бирә: "Иртәрәк чәчтек, шуның белән әлеге хәл килеп чыкты, ә соң чәчкәннәр отты". Ә шулай да хәзер җыеп алган уңышның куандырган яки көендергән сәбәпләрен эзләп утырыр вакыт түгел, ә әлеге хаталарны киләчәктә булдырмау өстендә эш алып бару вакыты. Һәм "Активист"лылар аны уңышлы гына башкара дияр идем. Сүзем җир эшкәртү һәм көзге чәчү хакында. Аны биредә Валерий Cоловьев, Арсентий Кургергин, Ленар Сафиуллин һәм Евгений Васильевлар тырышып башкара. 5 сентябрьгә кадәр 290 гектар мәйданда арыш, 240та - көзге бодай җир куенына салынган инде. Хәзер инде кышның игенчелек өчен уңай шартларда килүен көтәләр. Өметләре акланып, тырышлыклары мул уңыш белән сөендерсен иде.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев