«Маяк»та рекордлы уңыш
Районыбызның авыл хуҗалыгында эшнең иң кызган мәле.
"Маяк«лылар мин килгән көнне иң ерактагы басуларында эшлиләр иде. Инде игеннәре суктырып алынган мәйданнардан саламнар җыеп алынып, эшкәртелеп куйганнары да, әле салам рулоннары белән ерактан күренеп торганнары да бар. Шулардан хуҗалыкка салам да өләшкән көннәре иде.
— Малны күп асрыйлар бездә, шуңа саламны да җитәрлеген бирергә тырышабыз. Коры ел булып, игеннәр тәбәнәк булгач, саламны башта булмас дип тә уйлаган идек. Аннан соң инде хуҗалыкта хезмәт куючыларга җитәрлек күләмдә бирә алдык, — ди хуҗалык икътисадчысы Радик Вәлиев.
Игенчеләр эшли торган басуга юл тотканда, салам ташучылар, туфракны туңга эшкәртүчеләр яныннан да узарга туры килде, безнең егетләр булсын дип эшли торган, бик тырышлар, дип мактап узды үзләрен Радик Вәлиев. Салам пресслауда Ришат Галиев, Рәниф Әскаров, Сәйдәш Ганиев эшли, рулоннарны тракторларга Фәрит Мөбарәкшин төяп тора, ә ташу эшләрен Илгиз Хәлиуллин, Рәмис Әхмәтханов, Вәсим Нәкыйпов, Рәниф Гайфиев, Динар Фатыйхов башкара. Зябка эшкәртүдә Владимир Коркин, Илфат Әхмәтханов, Рөстәм Әшрәпов хезмәт куя. Шушы көннәрдә Илфат Әхмәтханов көзге чәчү эшләренә дә керешәчәк инде.
Игеннәрнең уңышы хакында хуҗалыкның баш агрономы Рәлиф Галиев таныштырып узды.
— Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 1617 гектар. Шуның 270е көзге арыш, 80е көзге бодай. Бодай гектарыннан 60,1 центнер чыкты, аның бездә «Универсиада» сорты игелә. Тирес түккән җиргә чәчелгән иде ул, бәлки югары уңыш бирүенең сере дә шундадыр. Ә арышның «Подарок» сорты уртача 33 центнер уңыш бирде. Көзге культуралар кышны бик әйбәт чыккан иде безнең, бозып та, өстәп тә чәчәрлек булмады. Бодайның быел мәйданнарын арттырып та чәчәргә планлаштырабыз. Инде язгы культураларга килгәндә, алар гомуми 1267 гектарда. Шуның бодай — 250, арпа — 650, солы — 167, кукуруз — 100 һәм борчак 100 гектарында.
Иген кырында өч «кыр корабы» бер-бер артлы бөртеклеләрне суктырып йөри иде, арада берсе быел гына кайткан яңа комбайн — «Акрос 585», аны Рәсим Нигъмәтҗановка (ярдәмчесе — Әмир Сәлихҗанов) биргәннәр. Бу хуҗалыкта хезмәт куючы комбайнчыларның исемнәре райондашларыбызга яхшы таныш, чөнки Реваль Сәмигуллин да (ярдәмчесе — Салават Фатыйхов), Илгиз Зарипов та (ярдәмчесе — Алмаз Шәрипов) инде озак еллардан бирле эшләүче мактаулы комбайнчылар.
Реваль Сәмигуллин комбайнчы булып 2000 елдан эшли башлый, ә аңарчы мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып хезмэт куя ул. Техника белән кызыксынуы көчле булганга «кыр корабы» иярләүгә дә алына, бүгенге көндә эшли торган "Акрос«ы өченче комбайны, аңарчы «ДОН» һәм "Нива«да хезмәт куйган. Хезмәттәше Илгиз Зарипов кырыгынчы урагын башкара. Армиядән кайткач «Сибиряк» дигән комбайнда эшли башлый, ул елларда техника күп иде, эшләргә кеше кирәк, тәкъдим иттеләр дә, мин риза булдым. Ул вакытта утыздан артык комбайн иде безнең хуҗалыкта, шуның суга торганы 28 иде бугай, дип искә ала Илгиз әфәнде хезмәт юлын башлаган чорны. Шушы еллар эчендә «ДОН», «КЗС-812» "кыр кораблары"н да иярли ул һәм бүгенге көндә "Акрос«та хезмәт куя. — Иген кырларына чыкканчы күңелдә уңыш ничек булыр икән дигән курку бар иде, елы коры килде бит. Ә чыгып эшли башлагач, уңышның әйбәт булуын күргәч, тынычландык, — ди игенче.
Рәлиф белән сөйләшүебезне терлек азыгы буенча дәвам иттек.
— Терлек азыгының беренче каты әйбәт булган иде, яңгыр яумаганлыктан икенче каты юк диярлек дәрәҗәсендә генә булды, аның әзрәген сенажга алдык һәм әзрәгеннән печән әзерләдек. Өченче кат ничек булыр менә?! Әлегә сенаж барлыгы 9519 тонна салынды.
Кукуруз барлыгы 500 гектарда иде, шуның 100 гектарын орлыкка алырга планлаштырабыз, җитешеп килә инде, аның бездә «Золотой початок» сорты үстерелә, — диде баш агроном.
Терлек азыгын уру эшләрен Сергей Гаврилов белән Ришат Нәбиев башкарган. Терлек азыгы комбайннарында Ринат Габделхаков белән Ринат Хәмидуллин хезмәт куя. Ташу эшләрен «КамАЗ» шоферлары — Ришат Һадиев, Расил Мөхәммәдиев, Рафис Мөхәммәдиев, Равил Гыйззәтуллин, Рәниф Гайфиев, Алмаз Шәрипов, Раян Нигъмәтуллин, тракторчылар — Динар Фатыйхов, Валерий Гаврилов, Рәнис Әхмәтханов, Ришат Галиев, Тәбрис Гайфуллин башкарган. Базга кайткан терлек азыгын Тәлгать Һадиев, Рөстәм Әшрәпов, Владимир Коркин һәм Илфат Әхмәтханов таптап торган.
«Маяк» хуҗалыгының эшләре бербөтен челтәр кебек башкарылып, һәрберсенә инде нәтиҗә дә ясалырлык. Хуҗалыкта эшләүчеләргә салам, печән, ашлыгы бирелгән. Көзге чәчү эшләренә дә тулы әзерлек белән килеп, шушы көннәрдә инде аңа да керешергә торалар. Суктырып аласы иген мәйданнары да инде азаеп бара. Ындыр табагына кайткан ашлыкны да вакытында урнаштырып баралар. Ор хуҗалыгында симәнә складлары булса, Шеңшеңәрнекендә фуражга дигән ашлык саклана. Анда соңгы елларда ике зур гына склад та төзелгән. Тырыш хезмәт нәтиҗәсез булмый, диләр, әлеге хуҗалыкка да маңгай тире түгеп табылган уңышларыннан сөенеп файдаланырга да насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев