Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: «Терлекчелек балтачлыларның яшәү рәвеше»

Бөрбаш җирлегендә баручы алдынгы терлекчеләр җыенында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлекчеләргә: - Сез мине оныткансыздадыр инде, - дип дәшкәч. - Юк, юк, - дигән бер тавыштан әйтелгән җавап ишетте.

Бик җылы алкышладылар министрны райондашларыбыз, чөнки күп еллар районыбызны җитәкләп, аннары югары постларга алынган шәхес бит ул Марат Готыф улы.

- Балтач җиренә һәм аның халкына зур ихтирам белән яшим. Республикабызның кайсы җирендә генә булуыма карамастан, балтачлылар миңа барыбер дә иң якыны, рәхмәт сезгә!

Терлекчелек сезнең тормыш яшәү рәвеше. Ә сөтчелек - ул бигрәк тә күп факторлы кеше эшчәнлеге белән бәйле тармак. Республика күләмендә Балтач районы кадәр сөт җитештергән район әле юк. Шуңа да сез матур бәйрәмгә лаек. Балтач районы киләчәктә елына 100 мең литр сөт җитештерә башларга тиеш. Район башлыгыгыз егылып китмәде, димәк ул бу сүзләрне кабул итә, - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250