Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Сабирҗанов: “Басуда хикмәт бар“

Кыштан бирле бик авырдан йөргәч һәм, табиблар җитди диагноз куеп, ике аягына да операция көткәнен белгәнгә, авылдашым Марат Сабирҗанов быел комбайнда эшли алмас инде дип уйлаган идем.

Мондый диагноз куелган кешеләр сызлауларга түзә алмый, өстәвенә һәр адым әрнеткеч авыртулар аша гына бирелә, көннәр буе бер позада утырып йөрү дә авырту аяклар файдасына түгел. Шуңа да, очрашкач, иң элек: "Ничек эшләргә булдың? Тормыш итәсе бар, акчасы да кирәк дидеңме? Әллә..." - дип сорадым.
- Басуда хикмәт бар. Язучы халкы да, журналистлар да, кырлар тарта, дип яза бит әле. Бу нәкъ шулай. Андагы рәхәтлекне аңлатып бетереп булмый. Авырту турында уйлап, гараж тузаны сулап йөргәнче (21 еллык стажы булган шәп тимерче ул - Г.Х.), иркенләп кырда эшлим, дидем. Өйдәгеләр әйбәт белә инде: мин юлда йөргәндә дә, туктап, басу уртасына кереп, бер карап чыкмыйча түзә алмыйм.

- Җәйрәп яткан сап-сары басулар, диңгез кебек чайкалучы игеннәр... 35-40 градус эсседә, баш түбәсен көйдерерлек кояш астында эшләгәндә бу матурлык күзегезгә дә күренмидер инде. Гомумән, кырда романтикага урын каламы? (Шулай дип сорадым да, шактый "коры", турысын бәреп сөйләшә торган кеше буларак, Мараттан: "И-и, Гөлсинә, нинди романтика ул?!" - дигән җавап көттем. Ә ул мине чын мәгънәсендә шаккатырды).

- Кала шул, кала. Ул быелгы басуларның чисталыгы, бөртекләрнең туклыгы! Бункерга төшүе үк күңелле. Гектарыннан 78әр центнер чыккан басулар булды бит.

- Быелгы уракның үзгәлеге нәрсәдә?

- Бөтен басулар бертигез җитеште. Бөртекләр башакта ук киптергечләргә кертмәслек дымлылыкка җитте, коелу куркынычы зур. Башка елларны әле игеннәрне егып та эшли идек, быел андый гектарлар бик аз.
- Эш сәгатегез ничәдә башлана? (Юкса беләм инде, бездән берничә генә өй аркылы яшәүче Маратны ничә көннәр "тота" алмадым бит.)
- Өйдәгесен дә кертеп әйтсәң, иртәнге дүрттән. Менә унике көн инде 45 чакрым ераклыктагы Сәрдек басуларында эшлибез, шуңа күрә алтынчы яртыда эшкә китәбез. 7дә эшли дә башлыйбыз. Сәрдек басуларының бер үзенчәлеге бар: анда беркайчан да чык төшми. Башка елларны да иртән комбайннарны бераз майлап, күздән кичергәч тә эшли башлый идек. Быел бит башка басуларда да чык эшкә комачау итмәде - монда калганнар да сигездә эшли башлый. Быелгы уракның тагын бер үзенчәлеге бу.
- Бу ничәнче урагың һәм ничәнче комбайның?
- Уникенче урак, икенче комбайн.
- Күпләр 2010 елгы эсселеккә җитми, дисәләр дә, нигәдер, быел тагын да кызурак кебек тоела... Бер танышым, комбайнчылар һәм ярдәмчеләре, эсселеккә түзә алмыйча, басуда кизү торучы янгын сүндерү машинасы цистернасына чумып чыгалар, дигән иде...
- Бездә бит бөтен комбайнда да диярлек кондиционер куелган, бер иске "Нива"да гына юк, аңа да куябыз дигәннәр иде...
- Ай буе диярлек бездә бер тамчы яңгыр төшмәде. Уракка төшкәнегезгә дә айга якын. Их, бер яңгыр яуса иде, бер көн булса да ял итәр идек, дигән чакларыгыз булдымы?
- Баштарак шулай дигән идек. Хәзер инде, вакытында бетсен иде, дибез. Әле бер көн дә эш тукталмады. Башка урыннарда яуган яңгыр да Сәрдектә яумады.
- Хуҗалыкның иген басулары хәйран. Нибары алты комбайн суга. Эш күләме бик зур. Еш ватылалармы?
- Юк. Быел яңа запчастьларны бик күп алдылар. Кырга әйбәт әзерлек белән чыктык. Өстәвенә алты комбайнның бишесендә - тәҗрибәле егетләр. Бу да уңай ягыдыр. Мин үзем районда данлыклы Райнур Бариев, Илшат Һидиятовлар белән бер басуда эшлим.
- Алар гына түгел, үзең дә районда гел алдынгылар арасында бит.
- Үткән ел безнең авылдан Рәфкать белән "Нива"лар арасында беренче-икенче урыннарны бүлештек. "Нива"га кадәр алты ел колхозга иң беренче кайткан кызыл төстәге бердәнбер иске "Дон"да эшләдем. Мине гел: "Кызыл "Дон"нар арасында син - беренче", - дип шаярталар иде (бу шаяртуда хаклык зур - "Дон"да да начар эшләмәде Марат. Шул иске комбайны белән дә районда алдынгы урыннарны алды - Г.Х.).

Сүз уңаенан, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ир-егетләр белән беррәттән быелгы уңышны җыеп алуга хатын-кызлар да көч куя. Актанышның "Әнәк" агрофирмасында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче Илгизә Габдрәшитова, Әлмәт районының "Чулпан" хуҗалыгы механизаторы Миләүшә Мостафина, Буаның "Авангард" хуҗалыгында комбайнчы иренә ел саен ярдәмгә чыккан Наилә Сөнгатова - шулар рәтендә. Алексеевск районының "Алга" хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Ләйсән Вәлиуллинаның төп эш урыны исә - Казандагы телекомпанияләрнең берсендә. Югары Ослан районының "Пичугин" крестьян-фермер хуҗалыгында 19 яшьлек студент кыз Вероника Пичугина йөк автомобилендә кырдан иген ташырга җәйге чорга эшкә урнашкан.


Гөлсинә Хәбибуллина
vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250