Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Менә шундый Азат

Гел эзләнә, аралаша, нидер эшли-үзгәртә ул... Аз гына күрми, сөйләшми торсаң, әллә никадәр яңалыгы була. Соңгы берничә ел эчендә дә әллә никадәр үзгәреш булган аның биләмәсендә.

Райондашыбыз, Шода авылы егете, районда иң беренче булып оешкан гаилә фермасы җитәкчесе Азат Дәүләтшин чын мәгънәсендә соклангыч, уникаль кеше дип моннан берничә ел элек язган идек инде.

Гел эзләнә, аралаша, нидер эшли-үзгәртә ул... Аз гына күрми, сөйләшми торсаң, әллә никадәр яңалыгы була. Соңгы берничә ел эчендә дә әллә никадәр үзгәреш булган аның биләмәсендә.

Тик тора белми Азат. Республика фермерлар ассоциациясенә керүе дә (районда беренче һәм бердәнбер кеше!) “зур казанда кайнау” өчен. “Файдасын күп күрәм, яңалыкларны алардан ишетәм, конкрет ярдәмнәрен дә тоям”, - ди ул үзе. Төрле күргәзмәләрдә катнашуын, грантлар отуын да алар булышлыгы белән дип саный. 2013 елда Дәүләтшиннарның гаилә фермасы, республика күләмендәге ярышта җиңеп, беренче дәрәҗә диплом һәм 50 мең сум акчалата бүләккә лаек булган, 2015 тә 200 баш сарыкка торак төзү өчен 1 миллион 200 мең сумлык грант отканнар, үткән ел Мәскәүдә “Алтын көз” Бөтенрәсәй күргәзмәсендә алтын медальгә лаек дип табылганнар.

Атлар, сарыклар алып кайтып, үстереп сату белән эш башлаган Азат бүген инде шактый “тирән”гә кергән. Проблемалар да куркытмаган аны.

– Авыл хуҗалыгында, авылда бер генә тармак, бер генә юнәлеш белән әллә нишләп булмый,– ди фермер. – Терлек үстерергә алындыңмы, иң башта җир кирәк. Безнеке кебек күпләп терлек асралган районда исә бу – иң зур проблема. Ә безнең авылның теге очында Киров җирләре башлана. Ә анда буш җирләр күп. Менә шуннан башта 100 гектарны арендага алдым. Берничә елдан 500 гектарга җиткердем. Бер өлешендә бөртеклеләр чәчәм, бер өлешен печән җире, тагын бер өлешен көтүлек, җәйге лагерь итеп тотам. Җәйге чорга көтүче, каравылчылар алабыз. Шулай ук печән чорында да берничә кешене эшкә чакырырга туры килә. Җир эшкәртә, чәчә, җыя торган бөтен техникаларны булдырдык. Тракторлар, комбайн, машиналарыбыз бар. Терлек азыгын, ашлыкны үзебезгә дә хәзерлибез, артканын сатабыз да. Тагылмалы КамАЗыбыз бар, җәй буе үзебездән артмаса, кыш көне хуҗалыкларда эшли. Техникалардан башка булмый. Аларны да, терлек санын да арттыра барабыз...

Авылның бер очында, шактый иркен урынга урнашкан Дәүләтшиннарның каршы ягында бер өлеше бушлык, бер өлешендә кеше яшәми торган каралтылар була. Менә шушы урынны рәсмиләштереп, тәртип белән бер көтү малга җитәрлек каралтыларны корып куйганнар. Сарыкларга, атларга дигән карда да шунда сыйган. Өчесе бер төрле, “игезәк” зур ангарлар янәшәсендә яңа сарык абзарлары да пәйда булган һәм аларның барысы да терлек белән “тулган” инде. Бераз читтәрәк шундый ук зур, заманча печән склады төзегәннәр. Сугым цехлары да бар.

Бүген Дәүләтшиннарның 60 тан артык аты (күбесе ит токымлы, берсе генә чабышкы), 500дән артык сарык малы бар. Уллары Марат атчылык буенча махсуслашкан, Азат сарыкчылык өчен җаваплы. Исәп-хисап эшләрен киленнәре Миләүшә башкара, ә әниләре Зөлфия ханым идарәче ролендә.

Казандагы “Агропропарк”та ике “нокта”лары бар, кызлары Резидә шунда сата. Берничә ел элек Балтачта да ит кибете ачканнар, үзләренең кафелары да бар.

– “Агропарк”та бер “нокта”ны 2013 елның маенда ук биргәннәр иде,– дип сөйли Азат. – Көзгә кадәр зыянга эшләде. “Тукта, тукта”, дип кенә түздек инде. Хәзер менә эш көйле бара. Балтачта һәр пәнҗешәмбе көнне була торган базарга да сату белән чыгабыз. Менә шуларның барысында атнага җиде үгез, бер тай ите сатыла. Әле сыер итеннән Малмыжда колбаса (казылык дип әйтү дөрес түгел, казылык ат итеннән генә була ди Азат) ясатабыз, фаршлар, пилмәннәр ясыйбыз. Бер ай тирәсе ат казылыгы ясау белән мәш киләбез. Озакламый сезонына керәбез инде. Колбасалар да, үзебез ясаган ат казылыклары да бик тиз сатылып бетә. Үзебезнең клиентлар да бар хәзер. Элегрәк өйдәге малларны да үзебез генә карасак, хәзер җитешеп булмый, өч эшчебез бар...

–Эшләп, башлап китәр өчен уңайлырак булса да, сарыкчылык табышлы тармак түгел бит, нигә аңа тотындыгыз? – дип сорыйм Азаттан. “Без бит ит токымлы терлекләр үстерәбез, корбанлыкка күп сорыйлар, асрар идек дип сорап килүчеләр дә күп... Дөрес, эшли башладым да, баедым, дип уйласаң, бик ялгышасың. “Аякка басу” өчен дә күп еллар, нык кына тырышырга кирәк. Хәзер бит хөкүмәттән дә ярдәм бар, кредитлар алуда да тоткарлык юк... Эш барышында проблемалар, каршылыклар булып тора инде ул, кул селтәмәскә генә кирәк. Кайчакта уйламаган җирдән шундый уңышлы тәкъдимнәр килеп чыга. Үткән ел мин “Хәләл” сертификаты алган идем. Корбан гаете алдыннан хәйриячелек белән шөгыльләнүче төрек фондыннан вәкилләр килеп, 200 баш корбанлыкка килешү төзеп киттеләр. Акчасын да шунда ук күчерделәр. Мин үзебезнең цехта эшкәртеп, Балтач, Саба, Арча мәчетләренә генә илтеп бирдем.

Соңгы ике елда Азат тагын да колачлырак эш башлаган булып чыкты.

–Безнең районда берничә ел элек “Балкыш” кооперативы оешкан булган. Ул ике тапкыр хуҗасын үзгәрткән. Алар нигездә заем-кредит бирү белән генә шөгыльләнгәннәр. Ә минем районда ит эшкәртү буенча кооператив оештырасым килә. Балтачта куәтле сөт эшкәртү комбинаты бар, ә ит юнәлешендә һәркем үзенчә эшли, шул ук күмәк хуҗалыкларны да бергә тупларга иде дигән теләк тә бар. Үстереп сату гына түгел, аны әзер продукция итеп кибет киштәләренә чыгару күпкә отышлырак ләбаса. Менә шушы “Балкыш”ны әлеге юнәлешкә үзгәртү, җир, башка документлар, проектлар эшләтү белән елдан артык йөрдем инде. Авылдан ерак түгел бер гектар җирне дә рәсмиләштерә алдык. Район, министрлык җитәкчеләре дә “добро” бирде, барысы да мөмкин булганча булыштылар. Быел апрель аенда конкурска катнашырга, отарга иде дип хыялланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр