Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министр урып-җыю барышы белән танышты, шәхси ярдәмче хуҗалыкта булды (фото)

Министр Балтачтагы ат фермасы белән дә танышып чыкты.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтачтагы эшлекле сәфәре вакытында «Сосна» җәмгыятендә булып, анда урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Министр белэн район башлыгы алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар.

«Дуслык» җәмгыяте фермасында булды. Сала Көшкәт авылындагы Александр Прокопьев шәхси ярдәмче хуҗалыгындагы эш барышы белән танышты.

Дуслык комбайнчыларына сертификатлар тапшырылды.

Сосна болынында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, алган тәэсирләре белән уртаклашты, авыл хуҗалыгында бүгенге вәзгыять белән таныштырды, үзенең тәкьдимнәрен әйтте, сорауларга җавап бирде.

Сосна хуҗалыгы тарафыннан төзелгән ат тәрбияләү үзәгендә министр атларның торышы белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев