Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөдәрисовлар өчен 45 катнашучы да көндәш булмады (фото)

Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!

25-26 октябрь көннәрендә Байлар Сабасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" дигән зур чара булды. Анда Балтач районы данын яклап, "Яңа тормыш" җәмгыятеннән абыйлы-энеле Булат һәм Фәдил Мөдәрисовлар катнашты. Мондый ярышларда алар инде беренче тапкыр гына көч сынамый, тәҗрибәле комбайнчылар бу юлы да җиңүчеләр рәтендә булып, өченче урынга лаек булдылар. 

erid: 2VtzqwTSgT9

Булатның хезмәт юлы унбиш ел элек башланып китә, башта әтисе Мансур абыйда комбайнчы ярдәмчесе булып өч ел эшли ул, аннан 2014 елдан бирле үзе комбайн иярли. Энесе Фәдил башта абыйсы белән эшләсә, аннан әтисенең ярдәмчесе була. Быел алар экипажы алдынгы булып, вымпелга да ия булды. Киләчәктә Фәдил үзе дә комбайнчы булып, Мөдәрисовлар нәселенең лаеклы дәвамчысы булыр.

Егетләрне җиңүләре белән РТ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзе котлады һәм акчалата бүләк тапшырды. Шулай ук Булат республика профсоюзының Мактау таныклыгына да лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9