Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ниләр булды сезгә, бал кортлары? Яки балсыз җәй борчулары (фото)

Баксаң, быелгы соңарган яз, салкын, яңгырлы җәй табигатьнең иң серле, иң камил җан ияләре - бал кортлары өчен бәла-казага тиң икән. Кайсы гына умартачы белән сөйләшсәң дә, сүзне: "Нишләргә дә белгән юк", - дип башлыйлар.

- Менә бүген сәгать иртәнге өчтән бирле урамда инде, көн саен шулай, быелгы һава торышы белән йокылар качты, - ди Түбән Кенәдән Айдар Сәмигуллин.

Айдар гаиләсе райондашларга күп итеп терлек асраучы, Рәсәйнең иң яхшы йөз шәхси хуҗалыгы исемлегенә керүе белән яхшы таныш. Соңгы елларда Балтач бренды булырлык балы белән дә республикада, аннан читтә танылды. Умартачылык белән чын-чыннан, һөнәри шөгыльләнә башлавына да җиденче ел икән.

- Без балачакта ук әти умарталар тота иде, дөрес, күп түгел, әмма бу эшнең нечкәлекләрен кечкенәдән күреп, аңлап үсәр өчен ул бик әйбәт булды. Быелга кадәр мондый авырлыклар белән очрашкан булмады. Яздан бирле бал кортлары өчен һава торышы бик начар. Ни тал, ни тузганак чәчәк атканда оча алмадылар... Соңгы көннәрдә, ниһаять, юкә чәчәгенә оча башладылар. Хәзер менә билчән, тигәнәк чәчәк атты, көне булып, шулардан үзләренә җитәрлекне җыя алсалар ярар иде дибез. Быел бал алу турында уйламыйбыз да инде, ничек тә кортларны саклап калырга иде дибез. Ачлыктан оя-оя кортлары үлеп беткән кешеләр бар. Башка умартачылар белән гел сөйләшеп, аралашып торабыз, бездә генә түгел, бөтен Рәсәй буенча шушы хәл. Җәй башыннан бирле 800 килограмм запас балны ашап бетерделәр инде. 14 июльгә кадәр бер тамчы бал җыя алмадылар. Минем бер оя үлчәү өстендә утыра, карап, күзәтеп кенә торабыз, җәй буена бер көнне 4 килограмм, бер көнне 3 килограмм 200 грамм чамасы бал җыйдылар. Ә бит һава шартлары уңай килгән елларда көненә 7-8, хәтта уникешәр килограмм бал җыйган чаклары булды. Нинди генә чаралар күрсәң дә, табигый уңайлыкларны, мөмкинлекләрне биреп булмый, кортлар хәлсезләнә. Бу исә көчлерәк оя белән көчсезләре арасында көрәш куркынычын арттыра: көчлеләре һөҗүм итеп, теге ояны талап, тар-мар итәргә мөмкин. Аларны ашатырга дигән өстәмә рамнарны да, бал исен сизмәсеннәр дип, төнлә генә куябыз.

Үз проблемалары күп булса да, башкалар мәшәкатенә дә бик сизгер булып чыкты Айдар. Без сөйләшкәндә дә: "Уңайсызрак вакытта шалтыраттыгыз, Арча белән ике арада умарта оялары төягән фура ауган дип ишеттем, ярдәм кирәк булса дип, шунда барышым иде", - диде ул. Безнекеләр шундый инде дип, горурланып куйдым.

Гомер-гомергә нормабашлылар районда умартачылары белән данлыклы булды. Шуларның эшен дәвам итүчеләрнең берсе, Тимирязев исемендәге хуҗалык кортлыгында эшләүче, элекке әфганчы Рифкать Газизов та: "Егерме ел эшләп, мондый елны беренче тапкыр күрәм, тонналап бал суырта идек бит, - ди. - Безнең монда 90 гаилә бар, 150 оя корты булган таныш умартачы да 1 центнер бал суырткан идем, ник суырттым икән, дип үкенә. Юк быел бал, юк. Юкә чәчәгенә бик өметләнгән идек тә, аның чәчәген корт ашап бетерде. Юкә чәчәге булса, хәлне үзгәртергә аяз торган бер атна җитә иде. Хәзер бөтен өмет донникта. Ул чәчәк атканда булса да, көне булсын иде. Алайса, яздан бирле гел киресе булды. Бал кортлары бит алар үзләре бер дөнья, аларны кояш чыкты дип кенә алдап булмый, көндез генә түгел, төне дә җылы булу кирәк. Ничә еллар эшләсәң дә, аңлап, өйрәнеп бетә торган түгел аларны. Галимнәр дә, күп булса, 20-30 процентка өйрәнгәннәрдер. Бөтен нәрсәне күз белән күреп кенә эшлибез, бер генә әйбер дә компьютерга, датчикка көйләнмәгән. Умартачылар белән дә: "Бөтен юнәлешне компьютерлаштырып бетерделәр инде, шушы умарталарга бер нәрсә уйлап таба алмыйлар", - дип сөйләшәбез. Әле бит ачлык кына түгел, төрле вирус-авырулар да сагалап кына тора. Башка елны бу вакытта инде кышка хәзерлек чаралары күрә идек, быел һаман да көтәбез, өметләнәбез әле.

Нормада туып, бүген Балтачта яшәүче Фәндәс Зариповның умартачылык балачак хыялы булган икән.

- Мәктәптә укыганда, зоология дәресендә бик кызыксынып калган идем алар белән. Аннан соң да күп укыдым. Башта өй янында, аннан менә җиде ел инде Кариле белән Яңа Салавыч арасындагы куаклыктагы аланлыкта кортлар асрыйм. Бу аланлыкка да шул ун яшьләр тирәсендә гашыйк булган идем. Көтүгә чыккан саен: "Их, менә шушында дача төзесәң иде", - дип хыяллана идем. Әле дә кыш буе бирегә чаңгы белән йөрим, табигатьнең матурлыгына сокланып туярлык булмый. Умарталарны да бит мин табыш алу, сату өчен түгел, бал кортларының эшләгәнен күзәтеп, ләззәтләнү өчен асрыйм дисәм дә, ялган булмас. Булса, сатам, булмаса, бал юк дип тә борчылмыйм. Үзләренә җитәрлекне җыя алсалар, бераз миңа да өлеш чыгарсалар, шуңа канәгать булам. Юк, кортларны җәй көне ашатканым юк. Мин аларга: "Сез кыш көне генә минем өстә, җәй көне үзегез турында үзегез кайгыртыгыз", - дим. Ашаткач, билгеле, алар беркая да чыкмый инде. Ә болай көн аязып, беркадәр вакыт үтүгә, кая да булса барып кайталар. Без дөрес, тиеш дип эшләгән әйберләр еш кына ялгыш булып чыга, бал кортлары киресенчә эшли кебек тоела миңа. Аларны аңлап бетерә торган түгел шул. Урманнарда юкә чәчәкләрен корт ашаган диделәр, бездә ул кадәр үк түгел, мин асрый торган бал кортлары клевердан нектар суыра алмый, борыннары кыска, шунлыктан күбрәк кыр чәчәкләре кала инде. Бал күп түгел, әмма үлем-китемнәр юк, күмәк хуҗалыкларның да басуларны агулаганда безгә зыян салганнары юк - шуларына шөкер итәм. Менә бүген кояш чыкты, бал кортлары эшли, барысы да әйбәт булыр дип ышанам.

Язмабызны шундый өметле "нота"да төгәллисе, барлык умартачыларга да куйган хезмәтегез, тырышлыгыгыз эзсез, нәтиҗәсез калмасын, ахыры хәерле булсын, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250