Октябрь аеның икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне буларак билгеләп үтелә
Балтач районы – чиста авыл хуҗалыгы районы, элек-электән үк туган төбәгебездә иген, бәрәңге иккәннәр, терлек асраганнар, кош-корт үстергәннәр. Иң авыр чорларда да туфрак халыкны, илне ачлыктан, үлемнән саклап калган.
Заманалар үзгәрә, еллар узган саен авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек итүнең төрле формалары барлыкка килә. Бүгенге көндә җирлегебездә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары киң эшчәнлек җәелдереп, уңышлы гына хуҗалык итә, районыбызда күмәк хуҗалыкларның да үз көннәрен үзләре күреп, басу-кырларыбызны инвесторлар кулына тапшырмыйча, зур осталык һәм җаваплылык белән эшләүләре, күркәм хезмәт үрләрен яулаулары – туган төбәгебезнең өстенлекле ягы булып тора. Тормыш – җирдән, туфрактан башлана ул. Кайсы гына тармакны алып карасак та, эш тә, яшәеш тә җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, ә җир исә үзен тәрбияләүчеләрнең хезмәтен данлы, хөрмәтле итә. “Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле” ди халык. Күпереп пешкән икмәк, камыр ризыклары, ите-мае өстәлләрдә урын алганчы күпме юл үтә, күпме маңгай тире тама?! Табигать көйсезлекләре белән көрәшеп, челлә эсселегеннән дә, дәвамлы яңгырларыннан да оста файдаланырга өйрәнеп кырларда хезмәт куйган һәрбер механизатор иртә яздан кара көзгә кадәр күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәрә. Ә гомере буена җыелган шул көннәрне исәпләсәң, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган һәр хезмәтчәннең урыны мактау тактасында булырлык.
Терлекчелек тармагының да һәр көне тыңгысыз. Бу тармакта эшләүчеләр өчен бәйрәм көне дә, ял көне дә юк. Сөт – ит җитештерүдә ирешкән күркәм күрсәткечләр, продукциянең сыйфаты югары бәяләнү, башкалада узган ярминкәләрдә Балтач районында җитештерелгән продукциягә сорау зур булу – болар барысы да куелган хезмәтнең югары нәтиҗәләренә, максатыбызга ирешү.
Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлыгы 2 мең 500 гә якын райондашыбыз хезмәт куя. 20 күмәк хуҗалык, 50 крестьян-фермер хуҗалыгы, 9519 шәхси ярдәмче хуҗалык, сөт җитештерү буенча 6 гаилә фермасы исәпләнелә. Район буенча күмәк хуҗалыкларда көндәлек 260 тонна сөт савып алына. Быел районда 124 мең 174 тонна уңыш җыеп алынды, 29 мең 929 тонна печән, 260 мең 470 тонна сенаж, 155 мең 221 тонна силос хәзерләнде. Мал азыгы хәзерләү әле бүгенге көндә дә дәвам итә. Әлеге муллык, ирешелгән уңышлар берсе дә җиңел генә килми, һәрберсенең нигезендә намуслы хезмәт, киеренке көч, җаваплылык, бурыч-максатлар ята. Шушы муллыкка карап сөенсәк, үз максатларына йөз тотып эшли белүче хезмәтчәннәребез белән горурлансак та, бу җиңүләр, күрсәткечләр соңгы үрләр булмас дип ышанабыз. Хезмәт кешесенә уңайлы хезмәт шартлары тудырылып, аның мәнфәгатьләре дә исәпкә алып эш оештырылганда гына киләчәккә ышаныч зур була ул.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, Сез башкарган эшне чын мәгънәсендә җирне, үз тамырларын яраткан кеше генә күңелен салып эшли ала. Шушы юлны сайлап, көчегезне, күңелегезне биреп эшләвегез, табыннарны ризыклы, мул итүегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Куйган хезмәтегез үзегезгә дә шатлык-куанычлар китерсен, хезмәтегез белән ихтирамлы булып яшәргә һәм эшләргә язсын Сезгә!
Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. «Кайтаваз» радиосы һәм Рәсми Балтач сайты өчен Илзирә Гимадиева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев