Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Оптимистик рухлы Резидә

Аллаһы Тәгалә аңа эшен дә, сынауларны да өеп бирде.

Андыйлар турында теш чыкканнан фермада инде ул, диләр. Чөнки ул чор балаларының әниләре фермада эшләсә, баласының шунда (гафу итегез) бук арасында үсүе көн кебек ачык инде.

Ул елларда әле фермалар механикалаштырылмаган, кул белән сава торган вакыт (1969-1970 еллар). Малаймы син, кызмы, фермада әниең эшли икән, син аңа ярдәм итмичә кала алмыйсың.

1980 елда мәктәпне тәмамлап, Арбаш фермасына эшкә килгән Резидә Мортазина( Ибраһимова) әнә шулай яшьләй маллар арасында кайнап үскән буын вәкиле. Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара торган, җитез, үтә туры сүзле, һәрвакыт ярдәмчел, бервакытта да кешегә үпкә саклап йөрүне белми торган Резидәбез шушы көннәрдә күркәм юбилеен каршы алды. 

Аллаһы Тәгалә аңа эшен дә, сынауларны да өеп бирде. Яшьләй тормыш иптәшен, соңрак буй җиткергән малаен җир куенына салды ул. Кайгы-хәсрәтләрне җиңеп, башын югары тотып, гомер буе авыр хезмәттә булып та, күңел көрлеген югалтмыйча яшәвен дәвам итә. Һаман шулай оптимистик рухта яшә, Резидә!

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев